Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда русияләр һәм чит ил халкы өчен татар теле курслары оештырмакчылар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татар теле курслары оештыручыга республика бюджетыннан 500 мең сум түләнәчәк, дип яза "Реальное время". Өйрәнүчеләргә сертификатлар тапшырылачак диелә.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы республикада, Русиядә, чит илләрдә яшәүчеләр өчен татар теле курслары оештыручы эзли. Аңа ярты миллион сум түләргә әзерләр, дип яза "Реальное время".

Курс милләтенә карамастан 100 кеше өчен үткәреләчәк. Башкаручы "Татар теле. Башлангыч дәрәҗә" һәм "Татар теле. Дәвам итүче дәрәҗә" дигән ике өстәмә белем бирү програмы әзерләргә тиеш. Аларның һәркайсы 72шәр сәгатьтән торачак диелә.

Әйтик татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүчеләргә әлифба, авазлар, вакыт, һава торышы, алмашлыклар, татарча сөйләм этикеты үрнәкләре, саннар өйрәтеләчәк. Ахырдан белемнәрен тикшерү өчен тест уздырылачак.

Татар теленә алдынгы галимнәр – фән кандидатлары һәм докторлары, татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә белгечләр өйрәтәчәк дип яза басма. Укытучылар саны кимендә җидәү булыр дип көтелә.

Курслар узганнан соң, өйрәнүчеләргә бу хакта сертификатлар тапшырылачак. Татар теле дәресләрен оештыруны республика бюджетыннан финанслыйлар, моны быел 18 декабрьгә кадәр эшләү таләп ителә.

Азатлыкның татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проекты да эшләп килә. Анда татар телен башлангыч һәм дәвам итүче дәрәҗәдә өйрәнүчеләр өчен курслар, адаптацияләнгән текстлар, башка күп төрле мәгълүматлар чыга.

Быел октябрь аенда Казан мэриясе хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары уздыра дип хәбәр ителгән иде.

Дәресләрдә кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала, татар теленә Казан мәктәпләре укытучылары өйрәтәчәк диелде.

  • 2012 елдан бирле Казан федераль университетында да түләүсез татар теле курслары уздыралар. Беренче елны курсларга 1200 кеше язылган иде.
  • 2018 елдан, татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри укытылудан туктаганнан соң, Татарстан мөфтияте дә мәчетләрдә татар теле дәресләрен башлап җибәрде. Татар теле тирәсендә шау-шу купканнан соң республика мөфтие Татарстан диния нәзарәтендә татар телле мохит булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук ул татарларга мөрәҗәгать итеп, татар телен саклап калу көрәшенә диния нәзарәтенең дә кушылуын белдерде.
  • Татарстан мәчетләрендә оештырылган татар теле дәресләрен 2020-2021 уку елында 1500 укучы тәмамлаган. Аларга телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү турында таныклыклар бирелгән. Татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү дәресләре 100 мәчеттә һәм мөфтиятнең башка мәйданчыкларында оештырылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG