Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәчетләрендә татар телен 1,5 мең кеше өйрәнгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Диния нәзарәте узган елның октябрендә башланган тел дәресләренә йомгак ясады.

Татарстан мәчетләрендә оештырылган татар теле дәресләрен 2020-2021 уку елында 1500 укучы тәмамлаган. Аларга телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү турында таныклыклар бирелгән. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү дәресләре 100 мәчеттә һәм мөфтиятнең башка мәйданчыкларында оештырылган. Иң зур төркемнәр Русия ислам институтында (86 кеше), Норлаттагы белем бирү үзәгендә (53 кеше) һәм Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә (37 кеше) укыган. Курсларда уку түләүсез оештырылган.

Мөфтият оештырган татар теле дәресләре өчен диния нәзарәте 2,5 мең тираж белән үз дәреслекләрен чыгарган, алар "Хозур" нәшриятында бастырылган. Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды, диелә мөфтият хәбәрендә.

Татарстан мөфтияте мәчетләрдә татар теле дәресләрен 2018 елдан бирле, татар теле мәктәпләрдә мәҗбүри укытылудан туктаганнан соң башлап җибәрде. Татар теле тирәсендә шау-шу купканнан соң республика мөфтие Татарстан диния нәзарәтендә татар телле мохит булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук ул татарларга мөрәҗәгать итеп, татар телен саклап калу көрәшенә диния нәзарәтенең дә кушылуын белдерде.

2018 елда Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларына 900 кеше йөргән. Дәресләр республиканың 20 мәчетендә оештырылган. 2020 елгы дәресләргә 1200ләп кеше йөргән. Мөфтият шулай ук татар телендә онлайн мәдрәсә ачу ниятен дә белдерде.

Татарстан диния назәрәте 2020 елны Туган тел елы дип игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG