Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен татар теле курслары узачак


Дәресләргә йөрү ихтыяри. Анда кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә оешмалары хезмәткәрләре катнаша алачак.

Быел октябрь аенда Казан мэриясе хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары уздырачак.

Дәресләрдә кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә оешмалары хезмәткәрләре катнаша алачак. Курслар ике төркемгә бүленеп алып барыла – телне өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен. Белем бирү програмы 12 дәресне үз эченә ала. Аларда төп граматика һәм сөйләм нигезләре өйрәнеләчәк. Һәр дәрес бер сәгать дәвам итәчәк. Курсларга йөрү ихтыяри булачак.

Татар теленә Казан мәктәпләре укытучылары өйрәтәчәк. Курсны тәмамлаучыларга тиешле таныклыклар биреләчәк.

Узган ел Казан хакимияте хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен түләүсез курслар оештыра башлады. Укуны тәмамлау турында сертификатларны 20 кеше алды. Татар теле дәресләре шәһәр түрәләренә дә үткәрелде. Казан мэры Илсур Метшин татар телен инглиз телен укыткан кебек өйрәтергә чакырган иде.

Былтыр Казан федераль университетында республика министрлыклары җитәкчеләре һәм вице-премьерлар өчен махсус татар теле курслары оештырылган иде. Анда 23 түрә йөрде.

Шул ук вакытта Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту кыенлаша баша. Бу уку елында мәктәпләрдә белем бирү яңартылган федераль стандартлар нигезендә алып барылачак. Яңа укыту програмы нигезендә туган тел дәресләре ике тапкырга кимергә мөмкин. Быелдан мәктәпләрдә ата-аналар гариза язып туган тел урынына дәүләт теле буларак татар телен укый алачак.

  • 2017 елда Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.
  • Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде.
  • 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. ()Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.
  • Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.
  • Бу уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG