Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Крым SOS": сәяси тоткыннар ачлык игълан итәргә мәҗбүр


Алексей Тильненко
Алексей Тильненко

Тоткыннар ешрак медицина ярдәме яки дәвалау булмаганга ачлык игълан итә диелә. Аннексияләнгән Кырымда хөкем ителгән сивил журналист Ирина Данилович март ахырында коры ачлык игълан иткән иде. Ул үзен "тиешенчә дәвалый башлауларына кадәр"  ачлык тотачагын искәртте.

Аннексияләнгән Кырымдагы эзәрлекләүләрнең корбаннары ачлык тота башларга мәҗбүр, чөнки бу Русия хакимиятләренең җинаятьләренә игътибар җәлеп итүнең бердәнбер ысулы. Бу хакта Крым.Реалии-га "КрымSOS" хокук яклау оешмасы идарә башлыгы Алексей Тильненко белдергән.

"Кызганыч, безнең сәяси тоткыннарыбыз, тикшерү изоляторларындагы украиннар өчен бу – хокук бозуларга, тикшерү изоляторларында һәм төрмәләрдәге җәфалауларга игътибар җәлеп итүнең бердәнбер механизмы булып тора", дигән ул.

Тильненко сүзләренчә, тоткыннар ешрак медицина ярдәме яки дәвалау булмаганга ачлык игълан итә. Шул ук вакытта тоткыннарны мәҗбүриләп ашатулары - җәфалауларга тиң, дип саный ул.

21 мартта аннексияләнгән Кырымда хөкем ителгән сивил журналист Ирина Данилович коры ачлык игълан иткән иде. Ул үзен "тиешенчә дәвалый башлауларына кадәр яки үлгәнчегә тикле" ачлык тотачагын искәртте. Крым.Реалии язуынча, журналист инде 14нче көн ачлык тота.

Былтыр декабрьдә Русия мәхкәмәсе Кырым активисты Ирина Даниловичны җиде елга ирегеннән мәхрүм итте. Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) фаразынча, Данилович медицина энәләре һәм шартлаткыч маддә ярдәмендә махсус җайланма ясаган һәм аны күзлек савытында саклаган. Активист үзе дә, яклаучысы да бу шартлаткычны аңа куәт оешмалары вәкилләре ташлап китүен әйтә.

  • Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.
  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында моңарчы да хәбәрләр булды. Әйтик, былтыр август аенда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Арсен Абхаировның төрмәдә варикоз авыруы барлыкка килүе әйтелде. Иренең аяклары шешенүе һәм авыртуы турында аның хатыны Азизе сөйләгән иде.
  • "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең дә изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG