Кайнар хәбәр

“Вагнер” белән килешү имзалаудан баш тарткач, 100дән артык мобилизацияләнгән русияле Луһански өлкәсендә юкка чыккан

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ирләр туганнары белән 7 апрельдән бирле элемтәгә чыкмый.

Русиядән Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән 100дән артык ир-ат "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән контракт имзалаудан баш тартканнан соң, Луһански өлкәсендә юкка чыккан. Бу хакта хәрбиләрнең туганнарына сылтама белән Astra хәбәр итте.

Басма мәгълүматынча, быел 5 апрельдә Русиянең төрле төбәкләреннән мобилизацияләнгән 500ләп хәрбине йөк очкычлары белән Курскидан Дондагы Ростовка җибәргәннәр. Бу хакта солдатлар үзләре сөйләгән. Янәсе солдатларга хәрби әзерлек уздырып, җирле хәрби бүлекчәгә тапшырырга тиеш булганнар. Әмма төнлә ирләрне Луһански өлкәсенә алып чыкканнар.

"Иремне һәм аның белән хезмәт итүчеләрне – мобилизацияләнгән 500ләп кешене - фәрман нигезендә, ИЛ-76МД хәрби йөк очкычында Дондагы Ростовка кыр лагерына җибәрделәр. Аларны өч очкыч белән юллаганнар, һәр очкычта 170 кеше булган. Хәрби җитәкчеләре озата бармаган. Ирләрне автобуслар, хәрби полиция һәм офицерлар каршы алган. 150нче дивизиянең 27нче бригадасындагы бүлекчәгә алып киткәннәр, хәрби билетларын җыеп алганнар. Аларны озатып баручы итеп подполковник Федоров Владислав Юрьевич куелган. Мобилизацияләнүчеләрне "Урал"ларга төяп, "полигон"га алып чыкканнар. Алар чикне төнлә узган", дип сөйли бер хәрбинең хатыны.

Луһански өлкәсенә килгәч, очкычларның берсендәге хәрбиләр төркемен Стаханов шәһәрендәге вагон төзелеше заводына алып киткәннәр. Хәрбиләр үзләре янына "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкилләре - кулларында кораллары булган 30лап кешенең килүен, басым ясавын сөйләгән. Басма язуынча, аларны "Вагнер" белән контракт төзергә мәҗбүр иткәннәр.

Солдатларның туганнары әйтүенчә, 170 кешенең 57се "Вагнер" белән килешү төзергә ризалашып, билгесез тарафка киткән.

Туганнары сөйләвенчә, калган 113 кешене машиналарга төяп, Луһански өлкәсендәге Красная Таловка авылына, полигонга алып киткәннәр. Килү белән телефоннарын тартып ала башлаганнар. Бу хәрбиләр 7 апрельдән соң элемтәгә чыкмый башлаган. Ростов гарнизонының хәрби прокуратурасында мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына "500 кеше турында" берни белмибез дигәннәр.

Шул ук вакытта басма бер очкычтагы хәрбиләрнең туганнары белән генә сөйләшкән, калган ике очкычтагылар турында хәбәрдар булмавын искәрткән.

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Моңарчы Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре дә Украинада сугышучы туганнарын эзләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG