Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген АКШта “Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы” башланды


Русиянең азат халыкларының икенче форумында катнашучылар, Прага, 22-24 июль 2022
Русиянең азат халыкларының икенче форумында катнашучылар, Прага, 22-24 июль 2022

Анда татар халкы милләте исеменнән Татар иҗтимагый үзәге Фәрит Зәкиев, Аида Габдрахманова, Иршат Хәбиев, Юлия Фәйзрахманова, башкорт халкы милләте исеменнән Руслан Габбасов чыгыш ясар дип көтелә.

Бүген, 25 апрельдә АКШта "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"ның "Төньяк Евразиянең яңа киләчәге" дигән алтынчы җыены башланды.

Анда татар халкы милләте исеменнән Татар иҗтимагый үзәге Фәрит Зәкиев, Аида Абдрахманова, Иршат Хәбиев, Юлия Фәйзрахманова, Башкорт халкы милләте исеменнән Руслан Габбасов чыгыш ясар дип көтелә.

Алтынчы форумның эшен АКШның Һадсон институты мәйданчыгында күзәтеп барырга мөмкин. Һадсон институты — Вашингтон шәһәрендә урнашкан аналитика үзәге, 1961 елдан бирле эшли.

Беренче булып АКШтан Русия белгече Януш Бугайски чыгыш ясады. "Тарихи мизгелдән файдаланып калырга кирәк. Украинага каршы башлаган сугыш аркасында Русия үзе тотрыксызланачак. Милли республикалар урыслашудан туячак, ачулары кабарачак. Русия халыкара чикләрне хөрмәт итми, ул Украинага бәреп керде — нәкъ менә шушы адымы Русиянең эчке чикләренә дә бумеранг булып китереп бәрәчәк.", диде ул.

Ул Русиянең таркалуыннан куркырга кирәк түгел, Русиядән аерылып чыгарга теләгән республикалар Көнбатыш һәм Көнчыгыштагы демократияләрнең партнерлары була ала дип белдерде.

"Русия эчендә кысылып калган милләтләр азат тормышта яшәргә тели. Аларның бу теләкләре Көнбатыш кыйммәтләре белән туры килә. Әйе, Мәскәү азатлыкка омтылган шушы төбәкләргә карата кырыс адымнар башларга мөмкин — моңа әзер булу кирәк. Русия халкы үзе дә шуны аңласын: алар ирекле тормышта яши ала. Аларга балаларын сугышка җибәрмәсәләр дә була", диде Януш Бугайски.

Чара 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ул АКШның өч шәһәрендә – Вашингтонда, Филадельфиядә һәм Нью-Йоркта үтәчәк.

  • Пост-Русия азат халыклары форумының беренче утырышы былтыр май аенда Варшауда узды. Икенче очрашу былтыр июль аенда Прагада үтте. Өченче форум 24 сентябрьдә Польшаның Гдански шәһәрендә ачылды. Дүртенчесе 7-11 декабрьдә Швециянең Һелсингборгында үтте. Быел 31 гыйнварда Брүсселдә, Европарламент бинасында бишенче утырыш узды.
  • Быел март аенда Русия баш прокуратурасы Пост-Русия азат халыклары форумын "теләнмәгән оешма" дип тапты.
  • Баш прокуратура фикеренчә, Форумның эшчәнлеге "Русия Федерациясе конституцион корылышы нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра", ә аның утырышларында "этнофетнәчел хәрәкәтләр лидерлары һәм чит ил спикерлары чыгыш ясый, аларда Русиягә каршы рух нык чагыла".
  • Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG