Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һелен Фоллер: "Татарстан демократик дәүләт була ала"


Һелен Фоллер
Һелен Фоллер

Татарстан өстендә Мәскәү тормаса, ул демократик дәүләт була ала дип саный антрополог, Татарстанны өйрәнүче эксперт Һелен Фоллер. Сугыштан качып чит илләргә киткән татарларның дөньяга карашы үзгәрәчәге һәм алар Татарстанны яңадан кору идеяләре белән кайтачак дип саный. 

Галим Һелен Фоллер Русиядә деколонизация, Татарстанның киләчәге, татарларның яңа карашларга ия булуы турында "Idel.Реалии"дагы "Наизнанку" проектына сөйләде. Азатлык аның иң кызыклы фикерләрен бирә.

Һелен Фоллер – антрополог, элекке Совет берлегендә 20 еллап эш тәҗрибәсе булган тикшерүче, галим. Татарстан, Казакъстан, Кыргызстан белгече. "Милләт. Тел. Ислам. Татарстанның суверенитетка хәрәкәте" китабы авторы. Әлеге хезмәт Татарстанда алып барылган тикшерүләр нигезендә язылган, Татарстанның яңа тарихында төпле академик хезмәт дип атарга мөмкин. Соңгы вакытта Үзәк Азияне өйрәнә. Үзәк Азиядә яшәүче хатын-кызлар турында тикшерүен тәмамлаган. Һелен Фоллер шулай ук Русиядә деколонизация темаларына кагылышлы чараларда катнаша.

Сугыш һәм аның нәтиҗәләре

Һелен Фоллер Украинада Русия җиңә алмаячак, аннан соң Путин да булмаячак дип саный. Ә Путинсыз Русия бүгенге кебек булмаячак.

— Украина бирешмәячәк, чөнки бирешсә, ул юкка чыгачак. Украина бетә икән, украиннар да калмаячак. Һәм ахыр чиктә, Русия сугышта җиңелгәч, Путин да булмаячак. Аны алып ташлаячаклар яки башка сәбәпләр булачак. Путинсыз Русия бүгенге халәтендә була алмаячак дип уйлыйм. Бәлки, ул вакытта хакимияткә Алексей Навальный кебек шулай ук империалист кеше килер. Русиядән чикләүләрне алсыннар өчен ул үзен демократ итеп күрсәтергә тиеш булачак. Һәм инде реформалар башлангач, Горбачев вакытындагы кебек барысы да үзгәрәчәк: сүз иреге, үзгәртеп кору, халык үз фикерен әйтергә курыкмый. Минемчә, Русиядә шундыйрак хәлләр булыр. Ләкин мин көч куллану булыр дип тә куркам, Татарстанда гына түгел, бөтен илдә. Әмма башка чыгу юлы юк дип саныйм.

Шул ук вакытта Фоллер бүгенге вазгыятьнең уңай якларын да күрә. Бу бигрәк тә тел мәсьәләсенә кагыла.

— Русиядә мобилизация башлангач, социаль челтәрләрдәге төркемнәрне күзәтә башладым. Бу вакытка инде мин күп кенә татарлар белән таныш идем. Мобилизациядән качучы татарлар чаты оешты. Андагы сөйләшүләрне укып барам. Антрополог, фән кешесе буларак шуны әйтә алам, алда зур үзгәрешләр булачак. Беренчедән, бу чатта барысы да диярлек татарча гына аралаша. Гәрчә, беләбез ки, Татарстанда, Русиядә татар теле тормышта әллә ни кирәк түгел. Ягъни урыс телендә аралашу әйбәтрәк, җиңелрәк. Һәм менә әлеге кешеләргә татар теле мөһим тел булып чыкты. Чик аша чыгу турында, башка сорауларны нәкъ менә шушы телдә белешәләр.

Галим шулай ук китүчеләрнең күп өлеше Казакъстанга, Кыргызстанга китүе, ә анда татарларны җылы кабул итүләрен дә искә ала.

Күчеп киткән кешеләрнең дөньяга карашы үзгәрә

Һелен Фолллер сугыштан качып чит илләргә китүчеләрнең дөньяга карашы үзгәрә һәм аларның яңа белемнәре яңа Татарстан корырга ярдәм итә алачак дип саный.

— Бу моңа кадәр сәяхәт иткән татарлар түгел. Алар өчен бу бөтенләй башка тәҗрибә. Һәм аларның моннан соң дөньяга карашы да үзгәрә дип уйлыйм. Ни өчен болай дим? Чөнки Русиянең киләчәктә таркалуы Татарстанның суверенитет алу өчен көрәшен хәтерләтергә мөмкин дип фаразлыйм. Ул вакытта Миңтимер Шәймиев хакимлектә иде. Ул тотрыклылык яклы булды, үзгәрешләрнең күп булуын теләмәде. Ләкин Рафаэль Хәкимов һәм Дамир Исхаков кебек кешеләр дә бар иде. Исхаков үзе сөйләде, Мәскәүдә университетта укыган чорда ул яһүдләр белән танышкан һәм бу аның тормышка, җәмгыятькә карашын үзгәрткән. Һәм ул бу белемнәрне суверенитет эшләре белән шөгыльләнгәндә кулланган. Бу очракта да шулай булыр дип уйлыйм. Мин моңа өметләнәм. Татарстанны ничек кору турында чит илдән идеяләр дулкыны булыр дип уйлыйм.

Татарстан демократик дәүләт була аламы?

Галим Русия таркалуының ике варианты була ала дип саный: милли республикаларның аерылып чыгуы яки икътисади мәнфәгатьләр нигезендә бүленү. "Ничек булачагын әлегә әйтә алмыйм", ди ул.

Татарстанның тышкы чикләре булмау мәсьәләсенә килгәндә, "тиздән булырга мөмкин", дигән фикер белдерә.

— Моның белән шөгыльләнүчеләр бар. Мәсәлән, Пост-Русиянең ирекле милләтләре форумын атарга була. Ул шушы көннәрдә АКШта җыела. Анда украиннар башка халыклар вәкилләре белән Русия киңлеген көч кулланмый гына деколонизацияләү турында сүз алып бара. Белмим, килеп чыгармы аларның бу эше. Ләкин шөгыльләнүчеләр бар.

Русиянең таркалуына каршы булучылар демократик булмаган бер ил урынына берничә шундый дәүләт барлыкка килергә мөмкин дип саный. Әмма Һелен Фоллер Мәскәү өстендә булмаса, Татарстан һичшиксез демокртик дәүләт булачак дип саный.

— Татарстан суверенитеты турында рефендум вакытында татарлар гына түгел, башкалар да тавыш бирде. 62% "әйе" дип җавап бирде. Ул чорда татарлар саны анда 48% тәшкил иткән, ялгышмасам. Димәк, Татарстанда яшәгән төрле халыклар суверенитет яклы булган. Һәм сүз урыслар турында гына түгел, чуашлар, башкортлар һәм анда яшәүче башка халыклар турында да бара. 1990нчы елларда Татарстанда яшәгәндә мин шулкадәр күптөрлелек, толерантлык күрдем, мондый әйберне Петербурда яки Мәскәүдә яшәгәндә тоймадым.

1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде.


Татарлар тынычлык яратучы, башкортлар оеша белә

Татарстан ни өчен колониаль сәясәткә түзеп яши дигән сорауга, Һелен Фоллер татарлар курка ди.

— Татар мәдәниятендә барысы да тыныч, көчләүләрсез булу мөһим. Гади сугышуга да барып җитмәслек булмасын. Татарстаннар үз җирләрен ярата һәм бу җирнең бомбага тотылуын теләми.

Башкортларда үзара оеша алу сәләте югарырак дип саный галим. Шулай ук ул аралашкан башкорт һәм татарлар ирекле яшәү өчен берләшеп, хезмәттәшлек итәргә теләр идек дип белдергән. "Татарлар һәм башкортлар аерыла, әлбәттә. Алар төрле. Ләкин алар уртаклыкны да күрә" ди Һелен Фоллер.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG