Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүчеләргә яңа төзелгән йортта ике бүлмәле фатир сатып алу өчен 11 елдан артык акча җыярга кирәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фатир өчен акча туплап бетерергә кирәкле вакыт озынлыгы ягыннан ил төбәкләре арасында Башкортстан 53нче урында тора. Бу вакытны исәпләп чыгарганда кешенең хезмәт хакын тотмыйча, бөтен килеш фатир алуга җыеп куюы күз уңында тотыла.

Башкортстанда аена уртача 48,3 мең сум хезмәт хакы түләнүен исәпкә алганда, республикада яшәүчеләргә яңа йорттан 6,5 миллион сумлык ике бүлмәле фатир алу өчен 11,1 ел вакыт кирәк. Бу хакта "Мир квартир" порталы аналитиклары тикшеренүенә таянып, РБК яза. Татарстанда ике бүлмәле фатир алу өчен 12,9 ел кирәк.

Фатир өчен акча туплап бетерергә кирәкле вакыт озынлыгы ягыннан ил төбәкләре арасында Башкортстан 53нче урында тора. Бу вакытны исәпләп чыгарганда кешенең хезмәт хакын тотмыйча, бөтен килеш фатир алуга җыеп куюы күз уңында тотыла.

Ике бүлмәле фатирга акчаны иң тизе Мурмански өлкәсендә яшәүчеләр җыячак. Анда моның өчен 5,1 ел вакыт кирәк. Рейтингның икенче урынында Ямал-Ненец автоном бүлгесе тора, аларның 5,3 ел вакыты китәчәк.Беренче өчлекне Коми республикасы йомгаклый (5,6 ел). Шулай ук Яһүди автоном бүлгесендә (5,7 ел) һәм Төмән өлкәсендә (5,8 ел) яшәүчеләр дә алты ел эчендә торак сатып ала ала.

Ике бүлмәле фатирга акчасын иң озагы аннексияләнгән Кырымда (22,1 ел), Акъяр (Севастополь, 17,9 ел) һәм Краснодар краенда (15,4 ел) яшәүчеләр җыячак.

Шул ук вакытта 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Башкортстанда халыкның 10,1 проценты – 404,2 мең кеше фәкыйрьлек чигендә яши.

2023 елның беренче чирегендә Башкортстанда микрофинанс оешмалардан бурыч алырга теләүчеләр артуы да хәбәр ителгән иде.

  • Моңарчы Русиядә яңа йорттагы фатирлар узган ел белән чагыштырганда 28 процентка акрынрак сатыла башлавы билгеле булды. Бер ел элек уртача 129 көндә сатылган булса, хәзер 165 көндә сатыла.
  • Бу күрсәткеч ягыннан Казан икенче урында тора, яңа йортлардагы фатирлар Казанда былтыргыдан 88,8 процентка акрынрак сатыла башлаган. Белгечләр моны беренчел базарда тәкъдимнәр күп, ә ихтыяҗ кимегән, шуңа сатып алучы озаграк сайлана, дип аңлата.
  • Шул ук вакытта мартта Татарстанда төзелеп килүче йортлардагы фатирларның 60 проценты сатылмавы хәбәр ителде. Бу күрсәткеч ягыннан республика Русия төбәкләре арасында бишенче урында тора диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG