Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлдермештән Әлмәндәр" мультфильмы тәкъдим ителде. Үзгәрешләр шактый


Премьерадан күренеш
Премьерадан күренеш

10 майда Камал театрында "Әлдермештән Әлмәндәр" тулы метражлы анимацион фильм премьерасы узды. Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә эшләнсә дә, мультфильмның сюжеты шактый аерыла. Премьерадан безнең репортажны укырга тәкъдим итәбез.

ТАТАР МУЛЬТФИЛЬМЫ ДӨНЬЯГА ЧЫГАР ДИГӘН ӨМЕТ ЧАТКЫСЫ

"Әлдермештән Әлмәндәр" мультфильмы турында сигез ел сөйләнә икән инде. Интернет барысын да хәтерли: 2015 елда, "Татармультфильм" краудфандинг ысулы белән, халыктан акча җыеп шушы мультфильмны ясап чыгарга теләгән. 1976 елдан башлап, утыз елдан артык Камал театрында аншлаг белән уйналган спектакльнең анимация форматында кире кайтуын татар халкы күтәреп алыр дип өмет иткәннәр булса кирәк. 26 минутлык мультфильмның бюджетын ул чакта 7,8 миллион сум дип бәяләгән булганнар. Ахыр чиктә, бу сумманың 5 проценты гына тупланган һәм эш кичектерелгән. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым да пьесаның сюжетына хилафлык китерүләренә каршы чыкканга, авторлык хокуклары тирәсендә дә каршылыклар туган.

Быел дөнья күргән 68 минутлык мультфильмның бюджеты турында берни әйтелми. 4 майда, Камал театрының кече залында булган матбугат очрашуында да бу хакта дәшмәделәр. Ә авторлык хокуклары мәсьәләсе "Туфан Миңнуллин пьесасы мотивлары нигезендә" дигән килешү белән имзаланган.

Киләчәктә "Әлдермештән Әлмәндәр" мультфильмын урысчага, башка чит телләргә дә тәрҗемә итәргә җыеналар

Матбугат очрашуында мәгълүм булганча, бу мультфильмны бер елдан артыграк вакыт эчендә башкарып чыкканнар. Режиссеры Сергей Киатров аның прокатка эләгәсенә дә ышана һәм бу ышанычын "аның өчен хәзер уңай шартлар бар" дип аңлата. Тел төбендә нәрсә ятуы яхшы аңлашыла: санкция шартларында чит ил фильмнары, мультфильмнары тыелган икән, бәлки, нәкъ менә хәзер татар мотивлары яткан мультфильмга прокатка чыгу өчен мөмкинлек туар дип өметләнүләре.

Сүз татар телендәге анимация фильмы прокаты турында гына түгел – киләчәктә мультфильмны урысчага, башка чит телләргә дә тәрҗемә итәргә җыеналар. "Татармультфильм" үз эшләрен Youtube каналына урнаштырып бара һәм бу мультфильм да искәрмә булмас, башка телләрдә прокатка чыгарылган очракта да татарлар өчен гомуми кулланылышта булыр дип ышанасы килә. Сүз уңаеннан, Камал театрында куелган "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен дә бүген Youtube челтәрендәге Камал театры каналында күреп була, дәвамлылыгы ике сәгатьтән артыграк.

ЧАКЫРУЛЫ КУНАКЛАР ПРЕМЬЕРАСЫ

Камал театрына керү юлында чират торганда ук күренде: премьерага күпчелек чакыру билетлары белән килгән иде. Биредәге "Әлдермештән Әлмәндәр" анимация фильмын әзерләгән иҗат коллективы (100гә якын кеше), аларның туганнары, дуслары, театр артистлары, президент аппаратыннан, Мәдәният министрлыгыннан хезмәткәрләр, Халыклар дуслыгы йорты, Язучылар берлеге әгъзалары, журналистлар – болар бар да чакыру билеты тотып керде. Урыннар җитмәс дип, рәт араларына урындыклар да тезелгән иде.

Тамашачы
Тамашачы

Залга керү юлында ук, тамашаның програмы белән бергә, "Әлдермештән Әлмәндәр" анимацияләреннән торган 30 битле комикслар җыентыгы да сатыла иде. Барысы бергә 438 сум тора.

"Журналистлар бармы икән монда? Сез журналист түгелме?" - дип мөрәҗәгать итте каршыма утырган ханым. - "Балконда Сергей Киатровның беренче укытучысы утыра, сез аннан интервью алырга теләмисезме? Бу бит Киатровның фильмы", диде ул. Үзе дә Киатровның гаилә дусты булып чыкты.

Премьераны ачып җибәргән артист Фәнис Җиһанша "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы авторы Туфан Миңнуллин, аны сәхнәгә куйган режиссеры Марсель Сәлимҗановны, аның актерларын исемләп искә алды. Күрсәтеләчәк мультфильм турында да кыскача мәгълүмат бирде.

Фәнис Җиһанша
Фәнис Җиһанша

— Сез күрәчәк анимацион фильмны өч дистәгә якын рәссам җанландырды. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, аны 96 кешедән торган иҗат командасы эшләде. Алар тарафыннан 650 фон булдырылды, ул 1126 күренешне үз эченә алды. Сез бүген 26 музыкаль тема, 12 төп ария ишетәчәксез, - диде Җиһанша.

Шуннан соң тамашачыларга "Альмандар. Фильм о фильме" дигән видеоролик күрсәттеләр. Биредә мультфильны әзерләү барышы, тавышландыру күренешләре, рәссамнар эшчәнлеге күрсәтелде. Аның азагында, Фәнис Җиһанша барлык иҗат төркемен сәхнәгә чакырды.

Иҗат төркеме
Иҗат төркеме

Режиссер Сергей Киатров мультфильмның спектакльгә нигезләнеп эшләнүе, хәтта персонажларны да шунда уйнаган актерларга охшатып ясаулары турында сөйләде.

Сергей Киатров
Сергей Киатров

— Бу фильмны әзерләгәндә, без татар мәдәниятенең бөек шәхесләренә таяндык. Драматург Туфан Миңнуллинга, режиссер Марсель Сәлимҗановка, композитор Алмаз Монасыйповка. Танылган спектакльнең алтын актерлар составы безнең рәссамнарга илһам чыганагы булды, без аларга охшаш геройларны булдырдык. Бу безгә анимацион кино алымнарын файдаланып, иң яраткан татар спектакльләренең берсен яңа формада, яңа карашта тудырырга һәм бүгенге, киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкинлек бирде, - диде Сергей Киатров. Ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка, Туган телләрне үстерү комиссиясенә һәм шәхсән аның җитәкчесе Марат Әхмәтовка һәм "Татнефть" ширкәтенә һәм аның генераль директоры Наил Магановка, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм аның министры Ирада Әюповага, Камал театры җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

"Татармультфильм" студиясенең башкарма директоры Алсу Низамиева анимацион фильмның спектакльдән аерылуын, чөнки аларның ике жанрдагы сәнгать әсәре булуын әйтеп, иҗат төркеме белән исемләп таныштырды.

Алсу Низамиева
Алсу Низамиева

— Без беренче тапкыр коллективыбыз белән әлеге сәхнәдә чыгыш ясыйбыз. Сезгә 7 ел дәвамында тырышып эшләгән эшебезнең нәтиҗәсен - "Әлдермештән Әлмәндәр" дип исемләнгән тулы метражлы анимацион фильмны тәкъдим итәчәкбез. Әлбәттә, ул спектакльнең күчермәсе түгел. Моны аңлап та була, чөнки алар икесе ике төрле жанрда эшләнгән сәнгать әсәре, диде Низамиева һәм иҗат төркеме белән таныштырды.

Рәссамнәр Диана Вострикова, Александр Сергеев, Ләйсән Гыйльманованы, аранжировкалар авторы Мария Сергееваны, тавыш режиссеры Рафаэль Бахтиозинны, сценарий авторлары "Татармультфильм" студиясе директоры Азат Ганиевны һәм башкарма директор булган үзен, фильмның сәнгать җитәкчесе Марат Ганиевны аерым атады. Тавышландырган актерларны: Эмиль Талипов (Әлмәндәр), Ләйсән Гатауллина (Хәмдебану), Гөлнара Гайнетдинова (Өммия), Илнур Закиров (Искәндәр, җитәкче, Стажер һәм башкалар), Сергей Киатровны (Евстигней) исемләп атаганда, Равил Шәрәфиев исеменнән соң, зал аны аягүрә басып озак кына алкышлады. Шулардан соң, мультфильмга да чират җитте.

Равил Шәрәфиев
Равил Шәрәфиев

СПЕКТАКЛЬ БЕЛӘН МУЛЬТФИЛЬМНЫ ЧАГЫШТЫРАБЫЗ

Мультфильм драматург Туфан Миңнуллин сүзләре белән башлана: "Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма". Бу цитатадан соң Татарстан рәисенә, Туган телләр комиссиясенә, "Татнефть" мөдиренә, Мәдәният министрлыгына рәхмәт сүзләре әйтелә. Ул рәхмәтләр баштан да, азактан да куелган.

Матбугат очрашуында да спектакль белән мультфильмны чагыштырырга ярамавы турында кат-кат әйтелгән иде. Биредә дә бу хакта телгә алдылар. Тик ничек кенә тырышсаң да, чагыштырудан тыелып булмый.

Анимацион фильмның сюжеты, чынлап та, спектакльдән шактый аерыла икән. Шулай да, режиссер Сергей Киатров әйткәнчә, спектакльдә уйнаган геройларга шактый охшаш персонажлар килеп чыккан. Әлмәндәр – Шәүкәт Биктимеровка, Искәндәр – Ирек Баһмановка, Өммия – Нәҗибә Ихсановага, Әҗәл дә азмы-күпме Равил Шәрәфиевкә охшаганнар. Тавышландыручы актерлар да тавышларын мөмкин кадәр охшатырга тырышкан: кемнеңдер бу эше килеп тә чыккан. (Үзләре чагыштырмаска кушалар, ә үзләре шул актерлардан "илһам алып" рәсемнәрен ясаган, шуларга охшатырга тырышып тавышландырылган.) Әлмәндәр картның Хәмдебануга өйләнергә теләве, дача корып ятуы, балалар яратуы, дусты Евстигней белән элемтәсе, килене белән мөнәсәбәтләре, Әҗәлне алдап йөртүе – болар бар да урынында. Спектакльдәге Гөлфирә, Мансур, Илсур ише персонажлар "уены" гына биредә юк.

Чагыштыра торгач, спектакльдән аермалы яклары зур булуы аңлашыла. Сюжет бүгенге көннәргә яраклаштырылган: Әлмәндәр бабайның оныклары камералар, смартфоннар тотып фотосурәтләргә төшереп йөри. Ул оныкларының авылга кайтырга теләмәвеннән зарлана, аларны бирегә җәлеп итү өчен, аерым җәйге йорт салуын сөйли.

Анимацион фильм спектакльнең юморын саклап кына калмаган, аны арттырып та җибәргән. Нәтиҗәдә, элеккеге "моңсу комедия" урынына "күңелле вә гыйбрәтле комедия" барлыкка килгән.

Пьесага үзгәрешләр кертеп, үзләреннән өстәүләр урыны белән артыкка да киткән. Мәсәлән, сугыш вакытында Әлмәндәрнең Әҗәлне сугып егып: "Урыслар бирешми", дип өстәүләре бүгенге вәзгыятьтә бер дә көлдерми. Әҗәл дә аңа җавап итеп аптырап әйтеп куя: " Документларда татар дип язылган, аңламассың бу кешеләрне", ди.

Урыс төшенчәсен бар милләтләргә таратып, аларны шул бер исем астында гомумиләштерү сәясәте баруын күрәбез. Казан мәктәбендә балаларга "Я - русский" дип кычкыртулары, Русиядә яшәгәч, сез барыгыз да урыс диюләре дә шуның бер өлеше. Биредә дә татар кешесенең үзен урыс милләтенең бер өлеше итеп күрсәтүе шул куркыныч сәясәтнең бер чагылышы сыман күренә.

Әлмәндәрнең яшь чагы сурәтләнгән эпизодлар да бирелгән
Әлмәндәрнең яшь чагы сурәтләнгән эпизодлар да бирелгән

Биредәге Әҗәл дә без күреп ияләнгән Әҗәл түгел: ул кайвакыт Дисней мультфильмнарындагы лампадан чыга торган Җенне хәтерләтә.

Спектакльдән аермалы тагын бер ягы – биредә Әлмәндәрнең яшь чагы да сурәтләнә. Без аның сугыш елларында Әҗәл белән ике тапкыр очрашуын, вафат булган хатыны Йөзембикә белән бергә булган яшь гашыйк егет вакытларын да күрәбез.

Спектакльдә төп вакыйгалар Әлдермеш авылында барса, биредә мөһимрәк өлешләр күк кәнсәләрендә башкарыла. Монда фәрештәләрнең дә, башка Әҗәлләрнең эшчәнлеге дә күрсәтелә.

Мисал өчен, мультфильмның башында ук, чоландагы бәрәңге арасында, 7884 номерлы әҗәл-стажер тычканны сагалап утыра. Тычкан үз вакыты белән капкынга каба. Әҗәл, тычканның җанын җитәкләп, күккә аша. Аның белән бергә башка әҗәлләрнең дә күккә ашуын күрәбез.

Космик станцияне хәтерләтүче күк кәнсәләрендә йорт хайваннары, кыргый хайваннар, кешеләрнең җаннарын секторларга бүлү күренеше тасвирлана. Күсе җанын алып килгән Әҗәл үзенең стажер гына булуын әйтеп, аны кая илтәсен сораша. Үзенә кирәкле секторны эзләгәндә адашып, ялгыш кына бер кызыл төймә өстенә утыра һәм системада XX гасырдагы җаннарның исемлегенә автомат рәвештә тикшерү уздырыла. Шунда 1941 елда вафат булган дип саналган Әлмәндәрнең әле дә яшәп ятуы ачыклана.

Газраилне биредә Босс дип исемләгәннәр. Ул Әлмәндәрнең җанын алырга барган 1550нче Әҗәлне үз янына чакыра. Вәзгыятьне ачыклый башлыйлар: менә шушы урында инде экрандагы хроникада Әлмәндәрнең яшь чагына кайтабыз. Ике очрашуның берсендә Әлмәндәр Әҗәлдән сазлыкта качып кала. Әҗәл исә аны батып үлгән дип уйлый һәм документларын кәнсәләргә тапшыра. Хрониканы алга таба карыйлар. Әлмәндәрне Евстигней атлы хәрби саздан тартып чыгара.

Ялгышлык белән җаны алынган дип саналган кешенең җанын тагын бер кат алып булмый, бу юлы аның үз ризалыгы кирәк – хәзер Әлмәндәр махсус чакыру кәгазенә имзасын куярга тиеш. 1550нче номерлы Әҗәлгә моның өчен бер тәүлек вакыт бирелә.

Биредә Әҗәлнең Әлмәндәрне тапканчы татар авылы буйлап сәяхәте, Сабантуйдагы маҗаралары кызыклы итеп сурәтләнгән. Әлмәндәр үз янына килгән Әҗәлне эшкә җигә, җәйге йортны төзеп бетермичә, имза салмаячагын әйтә. Алар аны тиз арада төзеп тә бетерәләр. Ишек кенә куясы калгач, анысын оныклары шәһәрдән алып кайтачагын әйтә, аларны да көтәргә туры килә. Алар белән табын корып утырганда, Евстигней карт та хәл белешергә килеп кунак була. Әҗәл Әлмәндәр урынына аның улы Искәндәрнең яки Евстигнейның җанын алырга тели, әмма карт моңа каршы чыга. Ул Әҗәлгә үз шартларын куя: башкаларның гомерен күпмедер елга озайту бәрабәренә генә аның белән китәргә ризалаша.

Әҗәл артыннан күзәтеп торган Җитәкчесе Әлмәндәрнең тормышны шулкадәр яратуын, ут уйнатып яшәвен, оныклары, дуслары белән матур тормыш итүен күреп, аны кызганып елый башлый. Ул инде аның гомерен озайтырга да риза, әмма Әлмәндәр Чакыруга имзасын салып өлгергән. Әҗәл Әлмәндәрнең җаны белән бергә, Әлдермеш авылындагы халыкның барысына да өстәмә 15-20 ел гомер сораткан кәгазьләрне дә алып кайтып, Җитәкченең өстәленә китереп өя. Әлмәндәр күк кәнсәләрендә дә фәрештә кызларга бәйләнүен дәвам итә. Аны милли орнаментлар белән бизәлгән ишек аша җәннәткә озаталар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG