Украинадагы сугышта хәрбиләр саны җитмәү сәбәпле, Русиядә мобилизациянең икенче дулкынын үткәрергә кирәк. Бу хакта "Мәскәү сөйли" радиосы эфирында "Роскосмос"ның элекке башлыгы Дмитрий Рогозин белдергән.
"Шуны исәптә тотарга кирәк – дошман бездән күпкә көчлерәк. Монда һәр кем үзе өчен, дип эш итә алмыйбыз. Алай булмый. Мобилизация кирәк. Көз башында бер генә түгел, тагын бер мобилизация булырга тиеш иде. Безнең хәрбиләр җитмәү проблемы бар, аңлыйсызмы? Чөнки безнең егетләрне яралыйлар, безнең сугышчыларны үтерәләр", дигән Рогозин.
Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен хәрбиләре саны җитмәү сәбәпле, мобилизациянең икенче дулкыны башланырга мөмкин дигән имеш-мимешләр медиаларда узган ел ахырыннан бирле чыгып килә. Аерым алганда бу хакта Көнбатышның берничә иле күзләве һәм Украина хакимиятләре дә кисәтте. Кремль мондый ниятләр булуын кире кагып килә.
Шул ук вакытта Башкортстаннан мобилизациягә киткәннәрнең хатыннары Хәбировка ирләрен ялга кайтармыйлар дип зарлана. Аларның ирләрен былтыр 27 сентябрьдә мобилизацияләгәннәр һәм шул вакыттан бирле бер тапкыр да ял бирмәгәннәр. "Айдан айга күчерәләр. Башта март, соңыннан апрель, майда чын-чынлап җибәрәчәкбез дигәннәр иде, нәтиҗәдә тагын июньгә күчерделәр. Ял бирүләрне туктатып торуларын әйткәннәр", дип белдерде ирен сугышка озаткан хатын-кызларның берсе.
Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта һәлак булган хәрбиләр, ихтыярилар һәм тоткыннар турындагы белешмәләрне яшерә. Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
Әмма Ак йорт белдерүенчә, бары тик Бахмут шәһәрен басып алырга тырышканда гына да, соңгы биш айда Русиянең 20 мең хәрбие һәлак булган, аларның яртысы – "вагнерчы"лар.
Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга нигезләнеп, ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" Украинадагы сугышта калган русияләрнең исәбен алып бара. Журналистлар хисабынча, апрель ахырына Русиянең Украинада 21 700 хәрбие һәлак булган. Бу – бары тик ачык чыганаклардан алынган, расланган үлемнәр генә, ә чынлыкта аларның саны тагын да күбрәк. "2023 елның гыйнварыннан һәр көн атна саен сугышта һәлак булган уртача 700 русияленең исеме билгеле була. Сугышның беренче елында Русия чыганаклары һәр атнада якынча 250-300 кешенең үлемен хәбәр итә иде", дип яза журналистлар һәм үлемнәрнең нык артуын искәртә.
Азатлык та сугышның беренче көненнән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 431, Башкортстаннан кимендә 678 кеше һәлак булган.
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
- Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум