Русиядә 2023 елның гыйнвар-апрель айларында федераль бюджет кытлыгы 3,4 трлн сум булган, ел буена ниятләнгән күрсәткечтән – 2,9 трлн сумнан да артып киткән. Бу финанс министрлыгының беренчел белешмәләреннән күренә.
Бюджет керемнәре 7,7 трлн сумнан арткан, былтыр шул ук чорда булган керемнәрдән 22 процентка азрак дигән сүз.
Моннан тыш, узган елның беренче дүрт ае белән чагыштырганда, быел гыйнвар-апрельдә чыгымнар 26 процентка – 11,2 трлн сумга арткан.
Шул ук вакытта быел дүрт айда нефть-газ керемнәре 5 процентка артып, 5,5 триллион сумны тәшкил иткән.
Март аенда Bloomberg Русия хакимиятләре бюджет чыгымнарының өчтән бер өлешен – 2,4 триллион сумны яшергән дип язды. Белгечләр исәпләвенчә, бу Русиянең Украинада сугыш алып баруы белән бәйле, чөнки нигездә хәрби чыгымнар яшерелгән.
- Федераль бюджет кытлыгы төрле тармакларга йогынты ясый. Мәсәлән дәүләт ярдәме кимегәнгә күрә, Русия һава ширкәтләре кайбер маршрутларга очмый башлады. 2023 елда Мәскәүне урап уза торган, төбәкләргә булган очышлар өчен дәүләт ярдәмен 9 миллиард сумнан 7,5 миллиард сумга калдырган. Сәбәбе – бюджет дефициты.
- Элегрәк "Ведомости" басмасы үз чыганакларына таянып, финанс министрлыгының Русия ширкәтләре өчен бер тапкыр алына торган җыем салымы турында канун өлгесе әзерләвен язган иде. Аның максаты – сугыш барганда һәм санкцияләр шартларында бюджет керемнәрен арттыру диелә. Русиядән китүче чит ил ширкәтләренә дә искәрмә ясалмаячак, гадәттән тыш салымны алар да түләячәк.
- Бер үк вакытта Русия аннексияләгән яңа төбәкләргә быел федераль бюджеттан 410 миллиард сумнан артык ярдәм биреләчәк. Аеруча фетнәчел Донецки "халык республикасы"на бирелгән федераль ярдәмнең күләме иң зурысы булып тора, алар Кырымга бирелгәннән дә күбрәк.
- Шул ук вакытта Татарстанның Дәүләт шурасы 2023 ел бюджетын 27 млрд сум дефицит белән кабул итте.
- Башкортстанның да бюджет дефициты 2,5 миллиард сумга артып 20,3 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров гөмбәзе килеп төшкән "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум