Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә сайлаулар. Татар авылы ничек сайлый?


Госмания авылы
Госмания авылы

Иртәгә Төркиядә сайлаулар. Бер көнне президентны да, парламентка депутатларны да сайлыйлар. Президентлыкка намзәтләр арасында көрәш киеренке, һәр тавыш кадерле. Төркиядәге Госмания авылы да сайлауларга әзерләнә. Алар ничек тавыш бирәчәк?

Төркиядәге Госмания авылы Искешәһәр шәһәреннән 70 чакрым ераклыкта урнашкан. Бетеп бара торган авыл. Кышын ул бушап кала, биредә 30лап гаилә гомер кичерә. Башлыча - өлкәннәр. Язга таба татар авылы җанлана, шәһәрләрдә кышын уздырган татарлар йортларына кайта башлый, бакча үстерә, кош-корт асрап гомер кичерә. Нәкъ Идел-Урал буендагы кайбер авыллардагы кебек. Кичә һәм бүген авыл җанланды. Кайтучылар күп. Сәбәбе - сайлаулар. Кемдер Искешәһәрдә яшәсә дә, "прописка"лары авылда, шуңа документлары кайда, шунда сайлыйсы дип Госманиягә кайталар.

— Бүген шимбә киченә дә кайтып җитәрләр әле, кемдер эшли бит, кайтып өлгерми. Ә иртәгә - ял, сайлауларга кайтмый калмый берсе дә!

Моны шушы авылда туып-үскән, әлеге вакытта Искешәһәрдә яшәүче, татар җәмгыятенең актив әгъзасы Вахит Ирдән әйтә. Авылдагы сайлаулардагы "явка" 100 процент, ди ул. Һәм бу татар авылына гына хас күренеш түгел. Бөтен Төркиядә дә шул ук хәл. Төрекләр сайлауны калдырмый һәм һәр кеше аның тавышы мөһим икәнен белеп эш итә, бу эшкә җитди карый, ди ул.

Вахит Ирдән үзе дә шундый. Сайлауда катнашу - һәр кеше бурычы, ә бу сайлаулар аеруча мөһим, Төркиянең киләчәге хәл ителә, дип аңлата ул. Ул хатыны белән инде җомга ук кирәк-яракларын туплап, төрле ризыклар алып, туган авылына кайткан. Йозак эленгән йорттан төтен чыккач, бакчада кеше йөргәч, күңелле. "Күршеләребез дә кичә кайтты! Сайлауга! Барысы белән күрешәбез", ди ул.

Вахит Ирдән хатыны белән
Вахит Ирдән хатыны белән

— Искешәһәрдә яшәсәк тә "прописка" авылда. Без монда теркәлгәч, авылда тавыш бирәбез, — дип аңлата ул авылга хатыны белән кайту сәбәбен, — Балалар Искешәһәрдә теркәлгән, алар шунда сайлаячак, ә без авылга махсус кайттык. Сайлауга иртүк барабыз.

Вахит Ирдән кем яклы икәнен яшерми, ул "Ак партия" белән Рәҗәп Эрдоган өчен тавыш бирәм, ди. Ни өчен икәнен гади итеп аңлата - аларның эшләре уч төбендә, Төркия мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итәләр, дигән фикердә ул.

"Сезнең өчен яки, мәсәлән, авыл өчен нинди файда китерелде?" дип кызыксынабыз.

— Авылда кеше яшәми диярлек, әмма авылга Чифтәләрдән (район үзәге - ред.) авылга таба юл салынды, менә дигән. Искешәһәрдә яшим, шәһәрдә барлык уңайлыклар да тудырылган. Дәүләт авыр хәлдә калган кешеләрне кайгырта. Өйләрдә ягарга күмер бармы? Булмаса, бушлай бирә. Хастаханә, медицина системы да җайга салынган. Кемдер авырый икән, ашыгыч ярдәм авылга ук килә. Килеп кешеләрне тикшереп тә йөриләр.

Мәктәпкә укытучы кирәк икән, хөкүмәт белгечне бирә. Мәчеттә гыйбадәтләрне алып барыр өчен имамга ихтыяҗ бар икән, дәүләт имамны да билгели, аңа эш хакын да түләп тора. Пенсия дә, эш хаклары да күтәрелде, — дип аңлата ул.

Госмания авылы мәчете
Госмания авылы мәчете

Госмания авылында мәктәп юк, чөнки авылда балалар да юк. Авылда кибет тә эшләми, кирәк-яракларны, икмәкне Чифтәләр бистәсенә кем машинада бара, шуңа әйтеп җибәрәләр, "маршрутка"да бар, кайчак азык-төлекне шундагы йөртүче аша сораталар. Авылда газ юк, гәрчә авылдан ерак түгел газ торбасы уза. Аны халык "Путин газы" дип атый. Татар авылына берничә чакрымнан урап үтә ул.

Вахит Ирдән гаиләсендә барысы да аның кебек тавыш бирми. Аның сүзләре белән әйткәндә, "тулы хөррият, һәркем кем өчен тавыш бирүен үзе хәл итә". Аның сәяси карашларын хатыны да, балалары да хупламый, башкачарак фикер йөртә. Әмма Вахит әфәнде бу - гадәти күренеш дип аңлата, гомумән кем кем өчен тавыш биргәнен дә белеп булмый, шәрран кычкырып йөрми берсе дә, ди ул. Кем җиңәчәген ул белми, фаразлап булмый, ди.

Азатлык хәбәрчесенең Русиядә, мәсәлән, барысы да кем һәм якынча нинди тавыш белән җиңәчәге билгеле дигәненә "Төркиядә бу мөмкин түгел. Тавышлар гадел санала, хәрәмләшү юк", дип әйтә.

— Авылда, мәсәлән, ничек алдап, хәрәмләшергә мөмкин?! Без барыбыз да бер-беребезне беләбез, ничә кеше - барысы да уч төбендә. Өстәмә бюллетеньнәр биреп булмый. Санаганда күренә бит. Барысы да мөһерләнә, карап торыла. Ничек алдап була соң ул? Шәһәрдә, бәлки, бардыр, әмма ул кадәр зурлап алдаганнарын белмим. Беленсә, шау-шу күтәрелер иде, — ди Вахит әфәнде.

Госмания авылы
Госмания авылы

Госманиядәге сайлаулар элекке башлангыч мәктәптә уза. Элекке сайлаулар да нәкъ шунда узган. Анда инде барысы да тәртипкә китерелгән, сайлаулар узарлык итеп оештырылган. Якшәмбе сайлау урыны иртәнге 8дә ачыла. Биредә сайлауны уздыруга 5 кеше килә. Алар - Чифтәләр район үзәгендәге сайлау бүлгесеннән рәсми вәкилләр. Моннан тыш тагын күзәтүчеләр дә була. Һәр фирканең үз күзәтүчесе була. Алар бәйсез кешеләр һәм сайлауның гадел булуын да, тавышларның дөрес итеп саналуын да карап тора.

Гадәттә авыл кешеләре эшне иртәнге якта ук тәмамларга тырыша. Госманиядә дә шулай. Вахит Ирдән әйтүенчә, өйләгә кадәр авылда теркәлгән һәм авылда бу вакытта булган кешеләр барысы да үз тавышларын биреп өлгергән була. Сайлаулар кичке 5кә кадәр дәвам итә, әмма ул вакытка инде Госманиядә эшләүче сайлау участогы эшне күптән тәмамлаган була.

Бүген туган авылына Мәҗит Сүзәр дә кайтып төште. Ул туган авылы Госманиядән ерак яши, Адана ягындагы Госмания шәһәрендә. Әмма сайлау аңа Измирга барырга, ә ул уңаеннан туган авылына да сугылырга мөмкинлек биргән. Авылда аларның туган нигезе калган. Әмма сайлау көнне алар Измирга кузгалачак, чөнки сайлау хокуклары шул шәһәрдә. Бу күренеш янә татарларның, гомумән Төркия ватандашларының сайлауга никадәр җитди карашта булуын ачык күрсәтә.

Мәҗит Сүзәр
Мәҗит Сүзәр

Мәҗит әфәнде әйтүенчә, авылда күбесенчә хәзерге хакимият яклылар. Аның фаразына күрә, Госманиядәге тавышларның 60 проценты әле хаким иткән фирка белән президент өчен булыр, калган 40 проценты хакимияткә каршы булган көчләр өчен тавыш бирер.

— Мин үзем үзгәрешләр яклы. Менә бакчаны карагыз, ел саен җиргә бер үк үсемлек утыртсагыз, туфрак начарая, ә ел саен аралаштырып торсагыз, туфрак йомшара, уңдырышлы була. Хакимият дилбегәсен дә төрле кешеләргә тоттыру яклы мин, — дип фикерләре белән бүлешә ул.— Хакимияткә яңа килүче кешеләр башта эшли ул, аннары үз кесәсе турында уйлый башлый, ә озак утырсалар кешеләрне оныта. Шуңа алмаштырып торганда хакимият үзләрен түгел, кешеләрне кайгыртыр. Төркиядә тормыш авырайды, һәрнәрсә кыйммәт, һәрнәрсәгә бәяләр күтәрелде. Яңа кешеләр эшләп карасын, эшләрен күрсәтсен.

Мәҗит Сүзәр сайлауның нәтиҗәләре билгесез, алдан фаразлап булмый, һәр тавыш өчен көрәш бара, дип аңлата. Шулай да ул хакимияткә яңа көчләр килер дип өметләнә.

Мөнәвәрә белән Нүсрәт Яфай җәйгә авылга кайтып тора. Зур хуҗалык белән яшәгән гаилә бүген пенсиядә. Бакча карый, тавыклар асрый. Аларның да өйләрендә дә төп сөйләшү - иртәгәсе көнне узучы сайлаулар. Бу Төркиянең һәр гаиләсендә шулай. Төп тема - кемне сайлыйбыз, кемгә тавыш бирәбез. Телевизор эшләп тора, барлык караган тапшырулар - сәяси аналитика, намзәтләрнең чыгышлары. Мөнәвәрә ханымның ире Нүсрәт кемгә тавыш биргәнен белә, ул аны өздереп әйтә. "Озак еллар дәвамында Эрдоганның "Ак партия"се өчен тавыш бирдем, үземә хыянәт итмим", ди ул. Мөнәвәрә ханым да озак еллар дәвамында алар өчен тавыш бирдем ди, әмма соңгы бер ел эчендә булган үзгәрешләр, бәяләрнең котырып үсүе аны бераз шикләнергә, икеләнергә этәрә.

Мөнәвәрә һәм Нүсрәт Яфай
Мөнәвәрә һәм Нүсрәт Яфай

— Һич беркайчан да сайлауларны калдырмадык, бу юлы да барабыз. Телевизор, әнә, сөйләп тора, ирем кем өчен тавыш бирүен белә, мин бераз икеләнәм, иртәгә күңел ничек хәл итәр - белмим, — дип уйлары белән уртаклаша татар хатыны. — Бәяләр бигрәк нык күтәрелде. Кешеләргә яшәү авырайды. Әллә яңа кешеләр өчен тавыш бирим микән дим. Әмма шул ук вакытта Эрдоганнар да күпне эшләде. Мәсәлән, алар килгәнче яулыклы хатыннарга дәүләт оешмаларына керү тыела иде бит. Керәсең килсә, яулыгыңны сал. Бигрәк хаксызлык иде. Хәзер хәлләр үзгәрде.

Мөнәвәрә ханым белән Нүсрәт әфәнденең дүрт баласы бар. Алар башка фикердә, безнең кебек фикер йөртмиләр, ди ул балаларының да сәяси карашлары турында аңлатып.

— Балалар яшь, алар укыган кешеләр. Алар үзгәрешләр яклы. Дүртенче балабыз гына безнең яклы. Сәяси карашлар аерыла, әмма бер-беребезгә басым ясамыйбыз. Алар үз фикерендә, безнең үз карашыбыз. Кысылмыйбыз бер-беребезгә. Ничек кенә булмасын, хәерлесе белән тәмамлансын бу сайлаулар. Кешеләрнең тормышлары яхшы якка үзгәрсен иде, — дип тели ул.

Салих Кыргыз җәйләрен Госманиядә уздырса бу ялларга ул авылдан киткән. Аның да, хатыны Шөкран ханымның да "просписка"лары Истанбулда. "Тавыш биргәч, кире кайтабыз авылга" ди ул. 75 яшьтәге татар Салих Кыргыз Госмания авылында башлыча "Ак партия" яклылар дип аңлата, әмма үзен аларның рәтенә кертми.

Салих Кыргыз хатыны Шөкран белән
Салих Кыргыз хатыны Шөкран белән

— Бөтен фиркаләрнең програмнарын укыдым, миңа иң якынын сайладым. Төркиядә икътисади мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, яңа кешеләр эшләп карасын, — ди ул. — Пенсияне һәр фирка арттарабыз ди, Эрдоган Ураза гаетенә өстәп тә бирде. Менә шулай тартышалар.

Салих әфәнде президент кем булачагы билгесез, көрәш каты бара, тавышлар саналгач, күрербез ди. Кем өчен тавыш биргәнен әйтми ул, хатын да үзенчә фикер йөртә, бездә иреклек, дип аңлата ул. Әмма шулай да ул сорауга сорау белән: "Менә әйтегез әле, әлеге хакимият авылыбыз өчен нишләде? Берни эшләмәде. Район үзәгеннән сузылган юл авылга кергәндә бетә, асфальт юл кешеләргә уңайлы булыр иде түгелме?" дип җавап кайтара.

Төркиядә сайлаулар ничек узса да, татар авылын кайгырту, аны саклау, яшәтү беренче чиратта барыбер халык җилкәсенә төшәчәк. Моны халык яхшы аңлый. Сайлауларның нәтиҗәсе гади халыкның тормышын җайга салырга ярдәм итсен дигән теләк -дога белән яши алар. "Төркия көчле булса, безгә, татарга да яшәү рәхәт булачак", ди алар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG