Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә сайлаулар: төрки дөнья белән мөнәсәбәтләр үзгәрерме?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

14 май Төркиядә президент һәм парламен сайлаулары узачак. 2014 елдан бирле президент булып утырган Рәҗәп Эрдоган вазифасын саклап калырмы, юкмы - төрле фаразлар яңгырый. Азатлык Төркия белән төрки дөнья, Казан һәм Кырым татарлары, башкортлар арасындагы элемтәләр никадәр саклануы турында фаразлый.

Төркиядәге сайлауларга 9 көн кала. Һәм Төркиядә бу - төп тема. Һәр кешенең телендә - кем җиңәчәк дигән фаразлар, үзара бәхәсләр, тарткалашулар. Кешеләр икмәк турында сөйләшә башласа да ахыр чиктә сүз сайлауларга барып төртелә. Соңгы ике атна агитация дә көчәйде.

Бу сайлаулар Төркия өчен хәлиткеч. Президент булып кем сайланачак, парламентта кайсы фирка депутатлары урын алачак - болар Төркиянең эчке һәм тышкы сәяәсәте нинди юнәлеш алуына бәйле. Төркиядә хакимият алышынса, Русия белән мөнәсәбәтләр ничек корылачак? Татарстан белән Башкорстанга карата Төркиянең карашы нинди булыр? Рәҗәп Эрдоган калса, төрки дөнья белән аралашу үсә алармы һәм татарлар, башкортлар, кырымтатарлар нәрсәгә өмет итә ала? Сугыштан Төркиягә качкан татар-башкортларның язмышлары нинди булыр? Бу хакта без Төркия, Русия, төрки дөньяны өйрәнүче белгечләр белән сөйләштек.

Әнкара Идел буе төрки республикалары белән тыгыз элемтәдә булды. Электән үк килгән гадәт. Кардәш, якын милләтләр, төрки мәдәният, уртак тарих, дин берләштерде. Русиядәге төркиләрне алганда, Төркиянең аеруча Татарстан белән тыгыз элемтәләре булды. Татарстан мөстәкыйльлек алу белән турыдан-туры мөнәсәбәтләр булдырган дәүләтләрнең берсе Төркия була. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев 1992 елда Әнкарада ул вакытта президент булган Сөләйман Демирель белән очрашып, беренче уртак татар-төрек ширкәтен төзү турында килешенгән иде. 1992-1996 елларда Татарстан беренче тапкыр Мәскәүне уратып чит илләргә нефть сатты. 1996 елда Казанда Төркия консуллыгы ачылды. Аннан соң да Төркия белән Татарстанның элемтәләре ныгый гына башлады. Уртак сәүдә, мәдәни, мәгариф проектлары шактый булды.

Әмма боларның күбесе тарихта калды. Мәскәүнең сәяси вертикале Татарстанның тышкы сәясәтен үз контроленә алды, Төркия белән аралашу да Мәскәү рөхсәтенә бәйле була башлады. Мәскәү Төркиягә арты белән борылса, үпкәләсә, тугандаш халыкларның да элемтәләре өзелде. Бер генә мисал, 2015 елның 24 ноябрендә Русия хәрби очкычы Төркия чигендә бәреп төшерелгәннән соң Татарстанда да, Башкортстанда да TURKSOY оешмасының эшчәнлеге туктатылды, барлык элемтәләр өзелде. Аңа бәйле проектлар да туңдырылды. КФУда ачылырга тиешле Юныс Әмрә үзәгенә дә юлны яптылар.

Мәскәү Төркиядән һәрвакыт шүрләде һәм пантөркичелек идеяләрен дә Татарстанда да, Башкортстанда эзләде. Төркия татар белән башкортларга артык тәэсир итүеннән курыкты һәм әле дә курка. Әмма Мәскәү Украинаны басып алу сугышын башлагач, дөнья Русияне кискен тәнкыйтьләде һәм аның белән сөйләшүләр алып барудан туктады. Путин өчен Төркия бердәнбер аралашкан эре дәүләтләрнең берсе булып калды. Төркия ни Русия, ни Украина ягына авышмады. Хәзер исә Русия дә Төркиядә кем президент булачак, кем белән эшне алып барырга кирәк булачак дип көтә. Рәҗәп Эрдоган Мәскәү өчен аңлашылган, сыналган шәхес, ә аның көндәше Кемаль Кылычдароглы яңа кеше. Ул, җиңә калса, кайсы якка авышыр: Көнбатышны сайлармы, әллә Русия белән якынаермы?

Русия-Төркия мөнәсәбәтләрен өйрәнүче бәйсез белгеч Өмет Нәҗми Хазыр "Idel.Реалии"га сөйләгәнчә, сайлаулардан соң ике сценарий була ала: Төркия Көнбатыш белән якыная ала, чөнки икътисад мәсьәләләре кискен тора, яки Русия белән тыгызрак эш итә башлый. Мәскәү белән якынайган очракта, белгеч фикеренчә, Украинага каршы сугыш башлаган Русиядән качып Төркиядә сыенуны тапкан русиялеләр өчен хәлләр мөшкелләнә ала. Мәсәлән, Әнкара Мәскәү Кремле каршында тәти булып күренер өчен Төркиягә килүче релокантларга карата сәясәтен катлауландыра ала. Ул соңгы айларда да күренә, Төркия русиялеләргә вакытлыча яшәү рөхсәте кәгазьләрен бирми башлады, биргән очракта да зур авырлык белән биргәне күзәтелә.

Өмет Нәҗми Хазыр
Өмет Нәҗми Хазыр

— Әгәр дә Эрдоган бу сайлауларда җиңсә, Төркия белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр уңай якка үсеш алачак. Төркия моңа кадәр Көнбатыш белән дә, Русия белән дә уртак тел таба белде, шул балансны саклавын дәвам иттерәчәк. Кемаль Кылычдароглы җиңә кала икән, Төркия Көнбатыш ягына борылачак, аңа Европа белән мөнәсәбәтләрне булдыру өстенлеге мөһим булачак. Бу очракта рәсми Әнкараның тышкы сәясәтендә Русия беренче урында булмас, — дип саный белгеч.— Шулай да Төркиядәге сәяси оппозиция көче Русия белән элемтәне юкка чыгарырга теләмәс. Әнкара, аның җитәкчелегендә кем булуына карамастан, Көнбатыш белән дә, Русия белән дә оста мөнәсәбәтләр кора белде. Икесе арасында балансны тапты.

Төркиянең Татарстан, Башкортстан белән аерым җылы мөнәсәбәтләре корылды. Белгеч фикернчә, бу элемтәнең мөһимлеген Төркия президенты кәнәфие өчен көрәшкән ике төп намзәт тә яхшы аңлый. Эрдоган да, Кылычдароглы да төркиләрне читкә этермәс, чөнки Төркия төрки дөнья өчен үзен җаваплы дип саный, ди ул.

— Эрдоган хөкүмәте төрки дөнья белән элемтәләрне ныгытуга зур игьтибар бирә. Соңгы вакытта Казан белән мәдәни, сәүдә элемтәләр яхшырды. Бу Мәскәү белән элемтәләрнең рәткә килүе белән бәйле. Кылычдароглының төрки дөнья, Татарстан белән мөнәсәбәтләре ничек үсәргә тиешле хакында сәяси програмы бармы-юкмы - белмим. Әмма Төркия өчен тышкы сәясәттә төрки дөнья мөһим урынны били. Шуңа да Кылычдароглы президентлыкка килсә, ул да Татарстан, Башкортстанга зур игьтибар бирәчәк дип фаразлыйм, — ди ул.

Әйтергә кирәк, Рәҗәр Эрдоган Төркиянең премьер-министры булганда да, аннары президент булып сайлангач та Татарстанны читкә этәрмәде, мөмкинлек булганда, элемтәләрне ныгытырга тырышты.

2011 елда Эрдоганны президент буларак Казанда каршы алдылар. Ул зур делегация белән Татарстанга килде. Төркия башлыгының Казанга килеп, КФУда чыгыш ясаганын күпләр хәтерли. Чит ил дәүләте башлыгы татар телендә Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен укыды, Төркиянең дәүләт буларак барлыкка килүендә Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый кебек кешеләрнең өлеше зур дип сөйләде. Кол Шәриф мәчете, Благовщен чиркәвендә булды. Шул ук елны TURKSOY оешмасы 2011 елны төрки илләрдә Габдулла Тукай елы буларак игълан иткән иде.

2013 елда исә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә барды. Һәм рәсми Әнкара аны бәйсез дәүләт җитәкчесе буларак каршы алды: һава аланында кызыл келәм, Төркиянең тезелеп баскан гаскәриләре, Төркия белән Татарстан гимннары. Миңнехановны Путин дәрәҗәсендә каршы алдылар һәм бу Татарстанны тану булды. Эрдоган хакимияте Төркия Татарстанны ничек кабул иткәнен шушы очрашу аша күрсәтте. Миңнеханов ул вакытта татарлар күпләп яши торган Искешәһәргә барды, анда Татар йортын ачты. Казан һәм Искешәһәр кардәш шәһәрләр дип килешүләр төзелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов узган елны Казанда Билал Эрдоганны кабул итте. Билал - Рәҗәп Эрдоганнын улы һәм ул Дөнья төрки халыклары милли уеннарының төп оештыручысы. Быел бу уеннар Бурса шәһәрендә узды. Татарстан белән Башкортстан такымнарны да катнашты, әмма алар республика әләмнәре белән чыкмады, Русия байраклары белән чыкты. Уеннарга Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Төрек һәм төрки телләрне, шул исәптән татар, башкорт телләрен дә өйрәнүче, Әнкара университетының тел галиме Фәрхәт Бекташ Эрдоган хакимияттә калса, тышкы сәясәттә төрки дөнья белән эш итү калачак, ә Кылычдароглы президентлык итсә, моңа артык басым ясалуын көтәргә кирәкми, ди.

Фәрхәт Бекташ
Фәрхәт Бекташ

— Эрдоган һәм аның фиркасе җитәкчелектә калган очракта төрки дөнья белән элемтәләр кимендә югалмаячак, хәтта тагын да үсәр дип уйлыйм. Алар өчен ул мөһим, буш сүз белән генә чикләнмәячәкләр. Кылычдароглының исә, төрки дөньяга карашы салкын, кызык түгел аңа башка төркиләр. Кылычдароглы үзе төрки түгел, ул - алавит, шуңа да башка дәүләтләрдә яшәүче төркиләр дә, аларның нинди халәттә булулары ул алып барган сәясәттә әллә ни әһәмиятле мәсьәлә булмас, — ди галим. — Төркия өчен үзгәреш кирәк, төрекләр беренче чиратта үз хәятләре өчен борчыла. Моңа кадәр Төркия башкарган сәясәт читтән килүчеләргә дә, төрки дөнья өчен дә уңайлы иде. Эрдоган читтәге төрки дәүләтләр белән тыгыз элемтәдә, ярдәм итә. Мәсәлән, Азәрбайҗан, Казакъстан белән эшләр тыгыз бара, бу - бәйсез дәүләтләр, Русия белән эш итү башканы таләп итә.

Төркия һәм Русиядәге төрки дөнья татар белән башкортлар яки чуашлар белән генә чиләнми. 2014 елдан соң Русиянең Төркия белән мөнәсәбәтләренә кырымтатарлар мәсьәләсе дә килеп басты. Русия Кырымны Украинадан тартып алды, дөнья бу гамәлне тәнкыйтьләде. Путин белән Эрдоган аралашуын дәвам итте, әмма Төркия президенты Кырым мәсьәләсендә Русия ягына авышмады, ул әлегә кадәр Кырымны Русиягә кушуны танымады.

Эрдоган әлегәчә Украинаның территориаль бөтенлегенә басым ясап килә, аның суверенитеты шик астына куелырга тиеш түгел дип әйтә һәм Украина белән Русия арасындагы киеренкелек туктатылырга тиеш, ди. Эрдоган һәрвакыт Кырым мәсьәләсе күтәрелгәндә кырымтатарлар турында сүз кузгатты. Бу гына түгел, ул ачыктан-ачык Кырымның бәйсезлеге, аның Украинага кайтарылуы өчен көрәшкән, Путинның сәясәтен кискен тәнкыйтьләүче кырымтатар шәхесләре белән очраша, кырымтатарларга ярдәм итә.

Төркия президенты 2022 елның 3 февралендә Киевка рәсми сәфәр белән барды, ул анда Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашты. Эрдоганны Борисполь һава аланында Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев, Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, Украина Югары Радасы депутатлары Ахтем Чийгоз, Рустем Умеров, Украина тышкы эшләр министрының урынбасары Эмине Джеппарова һәм башкалар каршы алды. Шунда алар белән очрашу да оештырылды, Кырым һәм кырымтатарлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү стратегиясе хакында сөйләшенде.

Әйтергә кирәк, Эрдоган Төркиянең Украина белән мөнәсәбәтләрнең нигезенә кырымтатарлар тәэсир итә дигәнгә басым ясый. Төркия хакимияте, депутатлары кырымтатарлар Украинада асаба халык икәнен даими рәвештә әйтә. Украинаның бу хакта аерым канун чыгару омтылышына да теләктәшлек күрсәтә.

Узган елның башында Украина депутатларының бер төркеме Төркиягә барды. Бу эш сәфәре вакытында да Кырым һәм кырымтатар мәсьәләләре күтәрелде. Төркия "Кырым платформасы" саммитын оештыруда да ярдәм итеп килде.

Сугыш башлангач та Төркия кырымтатарларны кабул итте, аларга яшәү рөхсәте кәгазьләрен алу мәсьәләсен җиңеләйтте.

Әнкарада яшәүче галим, җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан кырымтатарларны Төркиядә таныйлар, алар тышкы сәясәткә тәэсир итә алмаса да, алар белән хакимият эш итә, Казан татарлары да, башкортлар да бу дәрәҗәгә үсә алмады дип сөйләде.

Роза Корбан
Роза Корбан

— Төркиядә Казан татарларын танымыйлар дип үпкәләргә кирәкми, монда татарларның үз гаебе бар. Кайбер үзәкләр бик сүлпән эшли, үзен танытмый, пассивлар. Ул яктан кырымтатарлар актив эш итә, — дип сөйли ул. — Төркиянең Татарстан, Башкорстан белән ныграк эшләвен телибез икән, үзебезне таныту кирәк. Без, мәсәлән, соңгы елларда Русиядә татар белән башкортларга карага Мәскәү нинди сәясәт алып барганын: латин имласын тыелганын, мәктәпләрдә татар-башкортларга дәүләт теле укытылмаганын, иҗтимагый оешмаларның экстремистик дип танылуын, сәясәтче, җәмәгать эшлеклеләренә басым ясалганын, штрафлар салуларын, мөселманнарның төрмәгә утыртылуын һәм башка золымнар кылынганын яздык. Әмма Эрдоган хакимиятеннән җавап булмады. Һәрхәлдә Идел-Урал буендагы төрки халыкларның нинди хәлдә булуларын белеп торсыннар дигән фикердәмен.

Сугыш башлангач, Идел-Урал буеннан йөзләрчә татар-башкорт килде, әмма күпләр яшәү рөхсәтен ала алмады, кем кире кайтты, кем башка дәүләтләргә китте. Аның каравы, кырымтатарларга Төркия юлларны ачты, аларга җиңел юл белән яшәү рөхсәтен алу мөмкинлеге булдырылды. Бу Төркиядәге кырымтатарлар оешмалары, аларның актив булуына да бәйле, Эрдоган хакимиятенең Кырым мәсьәләсен күз уңында тотуына да бәйле.

Роза Корбан Кемаль Кылычдароглының тышкы сәясәте ничек булуын белмим, фаразлый алмыйм, ди. Хәлләр төрле якка үзгәрә ала, дигән фикердә. Артыкка өмет итәргә кирәкми, һәр дәүләт беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен кайгыртканын онытмаска кирәк ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG