Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә президент сайлауда бер намзәт тә 50 проценттан артык тавыш җыя алмады. Икенче тур булачак


Рәҗәп Эрдоган (сулда) һәм Кәмал Кылычдароглу
Рәҗәп Эрдоган (сулда) һәм Кәмал Кылычдароглу

Төркиядә 28 майда сайлауның икенче туры узарга тиеш. Беренчел нәтиҗәләргә күрә, Рәҗәп Эрдоган 49,36 процент, ә аның көндәше Кәмал Кылычдароглу 44,99 процент тавыш җыйган.

Төркиядә президент сайлавында катнашучы намзәтләргә бирелгән тавышларның 100 проценты саналды. Төркиянең TRT дәүләт каналы җиткерүенчә, беренчел нәтиҗәләргә күрә, Рәҗәп Эрдоган 49,36 процент, ә аның көндәше Кәмал Кылычдароглу 44,99 процент тавыш җыйган. Мөхәррәм Инҗе сайлаулардан намзәтен алса да, аңа 0,43 процент кеше тавыш биргән. Синан Оган 5,21 процент тавыш җыйган.

Истанбул, Әнкара, Анталия, Искешәһәр, Мәрсин, Измир кебек шәһәрләрдә Кылычдароглу Эрдоганга караганда күбрәк тавыш җыйган.

Төркия президентын сайлауларның икенче турга калачагы турында алдан да фаразлаганнар иде. 20 елдан артык хакимияттә торган Эрдоган өчен быелгы сайлаулар президент буларак та, хөкүмәт башлыгы буларак та иң киеренкесе булды. Сайлаулар алдыннан уздырылган сораштыруларның күбесендә оппозиция намзәте Кәмал Кылычдароглу бераз өстенрәк чыгып килде.

Парламент сайлавында фиркаләр альянска берләшеп катнашты. Алар өчен тавыш бирелгән 100 процент бюллетень саналган.

Рәҗәп Эрдоганның "Ак фиркасе" тирәсенә берләшкән Җөмһүрият альянсы әлегә 49,32 процент, ә Кәмал Кылычдароглуның фиркасе тирәсенә берләшкән Милләт альянсы 35,17 процент тавыш җыйган.

  • 14 майда Төркиядә президент һәм парламент сайлаулары узды. Тавыш бирүләр җирле вакыт белән (ә ул Казан вакыты белән туры килә) кичке сәгать биштә тәмамланды.
  • Эрдоганны тәнкыйтьләүчеләр, әгәр дә ул кабат президент итеп сайланса, төркия чын-чынлап автократиягә әйләнәчәк дип сагая. Төркия бу сайлауларга проблемнар белән керде: берничә ай элек илнең көньяк-көнчыгышында җимергеч зилзилә узды. 50 меңнән артык кеше җир тетрәү корбаны булды. Җимерелгән төбәкләрне торгызырга кирәк булачак.
  • Шул ук вакытта илдә икътисади кризис бар. Узган ел Төркиядә инфляция 80 проценттан арткан. Көрдләр һәм көрд фетнәчел хәрәкәте мәсьәләләре дә хәл ителмәгән килеш кала бирә.
  • Сайлау алды кампаниясе барышында Кәмал Кылычдароглу үзенең хакимияткә килсә, илне яңа юнәлештә алып барачагын, "берничә ел дәүләт репрессияләре булганнан соң", демократияне торгызачагын һәм Көнбатыш белән элемтәләрне җайлаячагын әйткән иде.
  • Шулай ук ул Русия белән дуслыкны да саклаячагын белдерде. Әмма сайлауларга берничә көн кала оппозиция намзәте Русияне сайлауларга тыкшынуда гаепләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG