Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Рамилә Сәетованы “дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру” җинаять эше кысаларында тоткарлаганнар


Рамилә Сәетова
Рамилә Сәетова

Җинаять эшен ачуга исә активистның мобилизацияләнгәннәргә ясаган мөрәҗәгате сәбәпче булган. Ул аларга дип яздырган видеосында “Бүген чын батырлык - мин үтерергә риза түгел дип әйтү”, дигән.

Кичә, 16 майда Башкорт активисты Рамилә Сәетованы өе янында Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм полиция вәкилләре тоткарлады. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итте, әмма тоткарлану сәбәпләре билгесез иде.

ASTRA ачыклавынча, аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру" җинаять эше кысаларында тоткарлаганнар.

Җинаять эшен ачуга исә активистның мобилизацияләнгәннәргә ясаган мөрәҗәгате сәбәпче булган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, быел 16 майда Башкортстан ФСБсы тикшерүчесе Илюшин Сәетовага каршы Җинаять Кодексының 280.4 маддәсе, 2 өлеше, "в" пункты нигезендә җинаять эше ачкан, ул алты елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Активист ике минутлык видеомөрәҗәгатендә мобилизацияләнүчеләргә үз хокуклары өчен көрәшергә өнди, ул бу видеосын узган елның ноябрендә үзенең YouTube каналында чыгарган. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.

Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле узган елның 12 августында иреккә чыкты.

Сәетова 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Сәетова Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Сәетованың Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

Быел март аенда Русия баш прокуратурасы таләбе белән аның ВКонтактедагы сәхифәсе томаланган иде.

  • Путин режимы Украинага былтыр 24 февральдә һөҗүм иткән иде. 21 сентябрьдә исә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте.
  • Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG