Югары уку йортларында укучылардан һәм эшләүчеләрдән үз илләре турында уйлаганда нинди фикерләр тууын да сораганнар. Беренче урында хафалану һәм курку (36 процент) тора. Дүрттән бере "өмет" дигән, 20 проценты исә "ачу килү һәм күңел кайту"ны атаган. 12-14 процент кеше генә горурлык һәм ышаныч белдерә.
Русия хакимиятләре студентлардан сораштыру уздырган. Анда катнашучыларның өчтән бере илдән китәргә теләвен әйткән, яртысына якыны илдәге вазгыятьне "кризис" дип саный. Бу хакта "Важные истории" җиткерә.
Русия президенты хакимияте, мәгариф министрлыгы, фән һәм югары белем министрлыклары Русиянең 500дән артык югары уку йортларында социологик сораштыруга заказ биргән. Шуларның 30ы – Русиянең Украинадан басып алган төбәкләрендә урнашкан уку йортлары. Тикшеренүнең беренче этабы 10-28 апрельдә үткән, журналистларның аның нәтиҗәләре ачык кулланылышта булуын искәртә.
Сораштыруда катнашучылар телефон номеры яки "ВКонтакте" аша теркәлергә, шәхси белешмәләрен кертергә тиеш булган.
Аерым алганда югары уку йортында укучылардан һәм эшләүчеләрдән үз илләре турында уйлаганда нинди фикерләр тууын сораганнар. Беренче урында хафалану һәм курку (36 процент) тора. Дүрттән бере "өмет" дигән, 20 проценты исә "ачу килү һәм күңел кайту"ны атаган. 12-14 процент кеше генә горурлык һәм ышаныч белдергән.
Сораштырылганнарның 44 проценты Русиядәге хәлләрне – "кризис" дип, 32 проценты – "җимерелү хәлендә" дип атаган. 13 проценты гына Русия хакимияте "хәрби куәтен" кайгыртырга тиеш дип саный, ә күпчелек хакимиятләр русияләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуны кайгыртсын иде дип белдергән.
Сораштыруда катнашканнарның барлыгы 10 проценты "ил тормышында катнашу" һәм "дәүләтне хуплау"ны мөһим дип саный.
Сораштыруларның беренче этабы нәтиҗәләренә күрә, анда катнашучыларның өчтән бере илдән китәсе килүен әйткән.
Югары икътисад мәктәбендә белем алучыларның 58 проценты илдән китү турында уйлана.
Сораштырылганнарның 64 проценты президентка ышаныч тоя, әмма монда Югары икътисад мәктәбе студентларының фикере исәпкә алынмаган, чөнки җитәкчелек карары белән студентларга бу сорауны бирмәгәннәр.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
- Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
- 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак.
- Күптән түгел Путин русияләрнең чит илгә агымын киметү өчен чаралар күрергә кушты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум