Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Төбәк түрәләрен Украинадагы сугышка контрактчылар җыюга шәхсән катнашырга мәҗбүр итә башлаганнар


Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алу пункты. Уфа, 2023 елның марты
Русия гаскәрендә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алу пункты. Уфа, 2023 елның марты

Яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә җитәкчелек акчалата премияләр, чираттан тыш түләнә торган яллар вәгъдә итә. Әлегә ничә кеше җыярга кирәк булуын, аларны ничек җыярга икәнен әйтмәделәр, ди басма чыганагы.

Себер федераль бүлгесендәге төбәк түрәләреннән Украинадагы сугышка контрактчылар җыюда шәхсән катнашуны таләп итәләр. Бу хакта "Вёрстка"га бер төбәктәге чыганагы сөйләгән.

Басма чыганагы әйтүенчә, моны узган атна таләп итә башлаганнар.

"Башта вәкаләтле вәкиллектән кешеләр килде, шуннан соң губернатор безгә контракт нигезендә хезмәт итү өчен кешеләрне җәлеп итүгә шәхсән катнашырга тиешлегебезне сөйли башлады. Һәр тармак министрына һәм вице-премьерга ничә сугышчы җыю кирәклеге турында план төшерелергә мөмкин дигән сүзләр йөри. Калган эшләр, хәтта төп саналганнары да, читтә торып торачак диелә. Мәскәүдән кушылган беренче һәм төп бурыч – контрактчылар җыю", дип аңлаткан ул.

Яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә җитәкчелек акчалата премияләр, чираттан тыш түләнә торган яллар вәгъдә итә. Әлегә ничә кеше җыярга кирәк булуын, аларны ничек җыярга икәнен әйтмәделәр, ди басма чыганагы.

Федераль бүлгедәге башка бер әңгәмәдәше исә "Вёрстка"га кешеләрне "хәрби комиссариатка мәҗбүри куып китерү" кушылмады ди. "Кешеләр белән сөйләшү бурычы тора. Аларга өстенлекләре: ташламалар, югары хезмәт хаклары, начар хәл була калса туганнарына түләнәсе акчалар турында булдыралганча күп сөйләргә. Һәм контракт төзүнең тискәре нәтиҗәләре турында азрак аңлатырга", дигән ул.

Бүген Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев гыйнвар башыннан алып Русия кораллы көчләренә контракт төзеп һәм "ихтыяри төркемнәр" кысаларында 117 меңнән артык кеше керүен белдерде.

  • Гыйнварда Русия саклану министры Сергей Шойгу өч ел эчендә Русия армиясендәге гаскәриләр санын 1,5 миллионга кадәр арттыру бурычы куелуын игълан итте. Аларның яртысы диярлек контрактчылар булыр дип көтелә.
  • 1 апрельдән Русия үзенең гаскәре өчен контрактчылар туплый башлады, моның өчен саклану министрлыгы төбәкләргә бу хактагы документлар ничә кеше белән имзаланырга тиеш булуын язып күрсәтмәләр җибәргән дип хәбәр ителде. Берничә төбәк медиасы контрактчыларның гомуми санын чыгарды, саклану министрлыгы ниятләвенчә, гаскәрне 400 мең кешегә тулыландырырга кирәк.
  • Бу эшнең төп өлеше хәрби комиссариатлар җилкәсенә төшәчәк, ә план үтәлеше өчен ахырдан губернаторлар җавап бирәчәк диелде.
  • Шул ук вакытта Татарстанның "Алга" батальоны солдатлары дүрт ай хезмәттән соң контрактларын өзүне таләп иткән иде, Казандагы мәхкәмә моны кире какты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG