Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: "Хизб ут-Тәхрир эше" нигезендә хөкем ителгән Арсен Абхаиров  варикоздан интегә, аны дәваламыйлар


Арсен Абхаиров
Арсен Абхаиров

"Аны аякларындагы варикозы һәм теш белән бәйле проблемнар борчый. Тикшерү изоляторында тотылган чагында теш табиблары дәваламаган, шуңа тешләрен инде яматып булмый – алдырырлык кына. Чәйни торган тешләре калмаган диярлек”, дип сөйләгән хатыны хокук яклаучыларга.

"Хизб ут-Тәхрир эше" нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар Арсен Абхаиров кан тамыры варикозыннан интегә һәм аңа теш табибы ярдәме кирәк. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Абхаировның хатыны Азизе ире янына Краснодар краеның Енисей төрмәсенә барып кайткан һәм аны дәваламыйлар дип белдергән.

"Аны аякларындагы варикозы һәм теш белән бәйле проблемнар борчый. Тикшерү изоляторында тотылган чагында теш табиблары дәваламаган, шуңа тешләрен инде яматып булмый – алдырырлык кына. Чәйни торган тешләре калмаган диярлек", дип сөйләгән хатыны хокук яклаучыларга.

Варикозның көчәюенә колониядә тотылу шартлары да сәбәпче булган диелә. Абхаиров 16 сәгать аякта йөрергә мәҗбүр. 2023 елның февраленнән төрмә җитәкчелеге кырымтатарны гомуми тәртипкә күчерсә дә, тотылу шартлары үзгәрмәгән. Иртәнге алтыда торалар, кичке унда йокларга яталар, диелә.

Азизе Абхаирова әйтүенчә, ул ире белән озак итеп икенче мәртәбә күрешә, бу юлы очрашулары өч көн булган. Ире янына ике балигъ булмаган балаларын да алып килгән.

Кырымтатар Арсен Абхаировның варикоз авыруы барлыкка килүе турында былтыр август аенда хәбәр ителгән иде.

Арсен Абхаиров Краснояр краеның Енисейски шәһәрендәге 2нче төрмәдә тотыла. 2020 елның ноябрендә аны террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп (Җинаять кодексының 205.5 маддәсе, 2 өлеше) 13 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Абхаиров белән беррәттән кырымтатарлар Рустем Эмирусеиновка 17 ел, Эскендер Абдулганиевка 12 ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирелде.

Тикшерү фаразынча, өч кырымтатар да Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының эшчәнлеген алып барган. Мәхкәмә Эмирусеиновны оештыручы, калган ике кырымтатарны – оешма әгъзалары дип таныды.

"Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасен Русия хакимиятләре террорчы оешма дип тапты. Аның әгъзаларын бары тик фатирларда очрашып, дини әдәбият укулары, яңа әгъзалар җәлеп итүләре өчен генә дә ирекләреннән мәхрүм итәләр. "Сова" мәгълүмати-аналитик үзәге фикеренчә, Русиядә "Хизб-ут Тәхрир"не террорчы оешма дип танулары канунсыз.

  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында моңарчы да хәбәрләр булды.
  • Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең дә изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.
  • Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.
  • Күптән түгел кырымтатар сәясәтчесе, журналист Нариман Джелялның да сәламәтлеге начараюы хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG