Accessibility links

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Рамилә Сәетованы тикшерү изоляторында калдырган


Рамилә Сәетова
Рамилә Сәетова

Кабат сорау алган вакытта Сәетова “гаебен тануын” әйткән.

Бүген, 24 майда Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетова шикаятен канәгатьләндермәгән. Ул иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган чикләү чарасы билгеләүләрен сораган булган.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе матбугат хезмәтендә "Idel.Реалии"га хәбәр итүләренчә, Сәетованы сак астына алу турында беренче мәхкәмә чыгарган карар үзгәрешсез калган.

17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы ике айга кулга алды. Ул 16 июльгә кадәр сак астында калачак.

16 майда аны өе янында Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм полиция вәкилләре тоткарлады. Аны интернетта "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру" җинаять эше кысаларында тоткарладылар. Бу маддә Русия җинаять кодексында 2022 елның июлендә барлыкка килде, моның өчен алты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист ике минутлык видеомөрәҗәгатендә мобилизацияләнүчеләргә үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.

Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.

  • Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле узган елның 12 августында гына иреккә чыкты.
  • Ул 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Ул Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Активистның Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.
  • Быел март аенда Русия баш прокуратурасы таләбе белән аның ВКонтактедагы сәхифәсе томаланган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG