Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе кырымтатар Азамат Эюповка 17 ел колония бирү карарын үз көчендә калдырган


Азамат Әюпов
Азамат Әюпов

Эюпов "Хизб ут-Тәхри" эше нигезендә гаепләнде, аңа 60 яшь.

Русиянең Власиха бистәсендәге аппеляция хәрби мәхкәмәсе 60 яшьлек кырымтатар активисты Азамат Эюповка чыгарылган 17 ел кырыс тәртипле колония карарын үз көчендә калдырган. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Эюпов "Хизб ут-Тәхри" эше нигезендә гаепләнде.

Беренче өл елны Эюпов төрмәдә уздырырга тиеш, аннары аны колониягә җибәрәчәкләр диелә.

Эюпов инде 2021 елның февраленнән сак астында тотыла. Шул вакыт дәверендә аның сәламәтлеге нык какшаган. Ул берничә инсульт кичергән һәм остеохондроз ачыкланган.

Яклау ягы гаепләү нигезе булган аудиоязмаларда Эюпов тавышы юк дип белдерде. "Хизб ут-Тәхрир"нең Карасубазар эше нигезендә элегрәк хөкем ителгән Риза һәм Энвер Омеровлар ислам һәм сәясәт турында фикер алышкан очрашулар уздыруын, ләкин аларга Эюповның йөрмәвен сөйләгән. Дин тотучыларның берсе дә көч кулланырга җыенмавын белдергән.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Русия колонияләрендә тотылучы кырымтатарларның сәламәтлеге начараюы, тиешле медицина ярдәме ала алмаулары турында хәбәрләр булды.
  • Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатар имамы Раиф Февзиевнең дә изоляторда сәламәтлеге какшады. Бер елда имамның кан басымы, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк тракты, нерв системы белән проблемнары туган. Хатыны аңа табиблар тикшереп тормыйча гына антибиотиклар билгели дип зарланган иде.
  • Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Гыйнвар аенда Гафаровның адвокаты аның начар хәлдә булуын, көнгә ике йөрәк өянәге кичерүен сөйләгән иде. Җемил Гафаровка 60 яшь иде.
  • Күптән түгел кырымтатар сәясәтчесе, журналист Нариман Джелялның да сәламәтлеге начараюы хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG