Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия басып алган Луһанскиның 500 баласын Чаллыга җәйге ялга китерәләр, чыгымнарны "КамАЗ" түли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның ялы "Саулык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексында, 30 майдан 31 августка кадәр оештырыла.

Русия Украинадан аннексияләгән Луһански "халык республикасы" балаларын җәйге ялларын үткәрергә Чаллыга китертмәкче булалар. Аларның ялы "Саулык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексында, 30 майдан 31 августка кадәр оештырыла. Бу хакта Chelny-biz хәбәр итә.

Украина балаларын Чаллыга тимер юл аша һәм машина транспорты белән китерәчәкләр һәм кайтарып куячаклар, транспорт мәсьәләсен Татарстан хөкүмәт йорты хәл итәчәк. Ә балаларны "Саулык"ка китерүне, аларның ял итүен һәм кире кайтарып кую чыгымнарын "КамАЗ" түләячәк диелә.

Былтыр Чаллыда фетнәчел Донецки "халык республикасы"ның Мариуполь шәһәреннән китерелгән балалар ял иткән иде.

"Бу балалар сигез ел пулялар һәм бомбалар астында яшәгән, алар тыныч күк йөзе астында яшәргә тиеш", дигән иде Чаллы мэры Наил Мәгъдиев. Ул аларга аерым игътибар бирергә кушты.

Шул ук вакытта быел җәен Башкортстан аланнарында әтиләре Украинадагы сугышта катнашучы кимендә җиде мең бала, Русия Украинадан басып алган Луһански һәм Донецки "халык республикалары"ннан китерелгән 1,5 меңләп бала ял итәр дип ниятләнә.

  • Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.
  • Украина хакимиятләре мәгълүматынча, сугыш башланганнан бирле Украинаның 16 меңнән артык баласын Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгарганнар. Аларның күбесен "яңабаштан тәрбиялиләр" , кайберләрен исә техника кулланырга, атарга өйрәтәләр.
  • Шул ук вакытта Украинадан Русиягә чыгарылган балаларны әти-әниләре озак кына кире кайтара алмый җәфаланды.
  • 23 мартта Русия аланнарыннан Украинага 17 бала кайтарылган иде. Алар арасында үзләрен кыйнауларына зарланучылар булды.
  • Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында да фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган иде. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелде.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG