Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексияләнгән Кырымда балаларның 0,1 процентының гына украин яки кырымтатар телендә белем алу мөмкинлеге бар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Күптән түгел мөселман дини оешмалары вәкилләре Азатлыкка мәктәпләрдә кырымтатар теленең факультативка калганы һәм ул дәресләрне сигезенче дәрес итеп, бер бүлмәгә 1-9нчы сыйныф укучыларын бергә җыеп "дәрес" үткәрергә маташканнары турында сөйләгән иде.

Кырым аннексияләнгәннән бирле аның мәгариф системы тулысынча Русиянекенә яраклаштырыды, ул Украина суверенитетын кире кага һәм тарихны бозып күрсәтә. Бу хакта Украина президентының аннексияләнгән Кырымдагы вәкиле Тамила Ташева белдерде, дип җиткерә Крым.Реалии.

"Баскын хакимиятләр укыту процессын милитаризацияләүче куәтле эш алып бара. Украин яки кырымтатар телендә белем алу мөмкинлегенә Кырымдагы балаларның 0,01 проценты гына ия, бу формаль характерда гына", дип белдергән ул Украина Югары Радасының мәгариф, фән һәм инновацияләр комитеты тыңлауларында.

Күптән түгел мөселман дини оешмалары вәкилләре Азатлыкка мәктәпләрдә кырымтатар теленең факультативка калганы һәм ул дәресләрне сигезенче дәрес итеп, бер бүлмәгә 1-9нчы сыйныф укучыларын бергә җыеп "дәрес" үткәрергә маташканнары турында сөйләгән иде.

Ярылгач (Межводное) авылы мәктәбендә кырымтатар теле укытыла башлаган беренче сыйныф 1991 елда ачылган булган. Ул вакытта 1-4нче сыйныфларда барлык дәресләр кырымтатар телендә алып барылган. Кырым Русия контроленә күчкәннән соң, кырымтатар телен факультатив рәвәштә укыта башладылар, ансы да әти-әниләр гаризалар язса гына, ди Межводное авылының дини оешмасы рәисе Йосыф Әмирасанов.

"Кырымтатар теле факультатив рәвештә сигезенче дәрес итеп укытыла. Сигезенче дәрес сәгәть 15тә тәмамлана. Димәк, беренче сыйныфта укучы кечкенә бала бу дәресне 12дән сәгать өчкә-дүрткә кадәр көтәргә тиеш. Мәктәпкә кайчан килеп карамасаң, йә укытучылары юк, йә җитешми, ә дөресен әйткәндә, җитәкчелекнең теләге юк. Башта гариза язган әти-әниләр гаризаларны кире алалар, чөнки укучыларны ташучы мәктәп автобусы да сәгать 12дә һәм 13тә килә һәм кечкенә балаларны әти-әниләр каршы алырга тиеш. Балалар бит төрле авыллардан килә мәктәпкә. Факультативка 1-9нчы сыйныф балаларын туплап укыталар, бу нинди укыту? Бу мәсьәлә кайчан, нинди дәрәҗәдә хәл ителер, белмибез" дигән иде ул.

Украина Югары Радасының мәгариф, фән һәм инновацияләр комитеты тыңлауларында баскынлыктан азат ителгән җирләрдә белем бирүне торгызу юллары, кешеләрне украин мәгарифенә җәлеп итү турында да сөйләшкәннәр. Аерым алганда 9 ел буе баскынлыкта яшәргә мәҗбүр калган яшьләр белән эшләү, алар белән элемтәләр урнаштыру турында сүз булган.

Украина хокук яклаучылары аннексияләнгән Кырымда балаларга хәрбиләштерелгән тәрбия бирүләрен берничә мәртәбә искәртте. Психологлар Русиянең хәзерге мәгарифендә балалар аңына басым ясыйлар дип саный.

Моңарчы Русия Украинадан басып алган җирләрдә мәктәп укучыларын Z тамгалы рәсемнәр ясарга, гимннан соң Путинны мактаган җыр тыңларга мәҗбүр итәләр, оккупацияләнгән җирләргә Русиядән китерелгән укытучылар шул рәвешле балаларда сугыш культы тәрбияли, дип хәбәр ителгән иде.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән былтыр 24 февральдә башланды. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Мәсәлән, балаларга "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән дәрес укыталар, ә уку елы башыннан мәктәпләрдә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.
  • Элегрәк Русия мәгариф министры Сергей Кравцов яңа уку елыннан Украинаның яулап алынган җирләрендә мәктәп укучылары "Русия стандартлары нигезендә" белем алачагын игълан иткән иде.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG