Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яшәүче урыс кызы мангаларны татарчага тәрҗемә итә


"ДжоДжоның гаҗәеп маҗаралары" комиксыннан сурәт
"ДжоДжоның гаҗәеп маҗаралары" комиксыннан сурәт

Мәскәүдә яшәүче 15 яшьлек урыс кызы Анастасия Журавлева мангаларны татарчага тәрҗемә итә. Аның "Татар телендә манга" Telegram-каналында популяр "ДжоДжоның гаҗәеп маҗаралары" комиксының әлегә беренче өч бүлеге урнаштырылган. Настя белән татар теле, манганы тәрҗемә итүе турында сөйләштек.

Манга — фентези жанрындагы традицион япон комикслары. Манга сүзе "сурәт итеп төшерелгән хикмәтле вакыйгалар" дигәнне аңлата.

— Настя, татар теле белән ничек кызыксына башладыгыз?

— Башта миңа Русиядә яшәүче кайсы да булса халыкның телен өйрәнү кызык иде, чөнки янәшәңдә яшәүче кешеләрнең телен белү яхшы идея булып тоелды һәм мин татар телен сайладым. Соңыннан ул миңа бик ошады, моның өстенә, татар телен белсәң, башка бик күп телләрне дә аңлыйсың.

Татарчага тәрҗемә итү идеясе ничек барлыкка килде?

Анастасия Журавлева
Анастасия Журавлева

— Бервакыт мин манганы татарча эзләп карарга булдым, әмма тулы тәрҗемә тапмадым. Моңа бик гаҗәпләндем, чөнки интернетта барысын да табарга була, һәм татарчага күчерелгән манга да булырга тиеш кебек иде. Моңа кадәр берәү дә моның белән шөгыльләнмәгәнен белгәч, миңа бераз моңсу булып китте, шуңа күрә дөнья татар телендәге манганы да күрергә тиеш дип карар иттем. Өстәвенә, тел өйрәнү вакытында миңа нәкъ менә манга кебек нәрсәләр җитмәде — бәлки, бу эш кемгәдер тел белән яхшырак танышырга ярдәм итәр.

Мәктәптә уку дәверендә тәрҗемәгә дә вакыт табу авырмы?

— Авыр димәс идем, әмма бу бераз арыта торган процесс, шуның аркасында беркадәр вакыт ял итәргә кирәк. Мин татарча бик үк яхшы белмим, шуңа күрә бу, мөгаен, телне яхшы белүчеләргә караганда күбрәк вакытны ала, чөнки кайбер әңгәмәләрне, ниндидер сәерлек килеп чыкмасын өчен, берничә тапкыр тикшерергә туры килә. Ә болай, бу эш өчен миңа вакытым һич кызганыч түгел.

—​ Сез татар телен кайдадыр өйрәнәсезме?

— Әйе, өйрәнәм. Нигездә "Әйдә! Online" кулланам, чөнки ул, мөгаен, мин тапкан ресурсларның иң нәтиҗәлесе һәм кызыклысыдыр. Шулай ук мин татар телен өйрәнүгә багышланган кайбер Telegram-каналларга (Basqala, Tатарский словарь, Tатарча сөйләш) язылдым һәм, әгәр моны ресурс дип санарга мөмкин булса, социаль челтәрләрдә татарча аккаунтлар алып баручы кешеләрне укыйм.

—​ Тагын кайсы телләрне беләсез?

— Бары тик инглиз һәм беларус телләрен генә беләм. Ә болай мин телләрне өйрәнергә бик яратам һәм бик күпләрен өйрәнә башладым, ләкин барыннан да бигрәк татар, япон, токипона, француз телләрен өйрәнүдә алга киттем.

—​ Татарча белгән якыннарыгыз, дусларыгыз яки танышларыгыз бармы?

— Бик юк, әле күптән түгел генә гомумән юк иде, хәзер тәрҗемә белән ярдәм итүче кешеләр бар. Алар — минем Telegram-каналны кулланучылар. Татар мәдәнияте һәм тарихы турында мин бик күп белмим, ләкин бик кызыклы күренә.

Cезнеңчә, манга жанры ник шулкадәр популяр? Ул нәрсәсе белән үзенә тарта?

— Бу жанрның үзенчәлеге аркасында дип уйлыйм. Бу — Япония мәдәниятенең бер өлеше, шуңа күрә комикслар аша ниндидер гадәти булмаган нәрсә белән танышасың. Бары тик дөньяга карауның башка ысулы. Әйе, ул бик җиңел укыла, чөнки анда текст бик күп түгел һәм төп басым рәсемнәргә ясала. Моның өстенә, мангалар шулкадәр күп, үзеңә ошаган әсәрләрнең теләсәң ниндиен табарга була.

—​ Татарчага әйләнгән мангалар хакында ниндирәк комментарлар килә?

— Әлегә кадәр күрүемчә, татарларга бу жанрны үз телләренә тәрҗемә итү идеясе бик ошый.

—​ Кешеләрдә башка милли телләргә карата кызыксыну уятып буламы, ничек уйлыйсыз?

—​ Мин була дип ышанам. Хәзер "бу телдә беркем дә тормышта сөйләшми, ул берничек тә кирәк булмаячак" дигән фикер бар, телдә ниндидер шәп һәм кызыклы нәрсәләр эшләп, аңа башкаларны да җәлеп итәргә була. Һәм, мин ышанам, моңа шул исәптән минем проект та ярдәм итәр.

  • Манга — фэнтези жанрындагы традицион япон комикслары. Manga сүзе "сурәт итеп төшерелгән хикмәтле вакыйга" дигәнне аңлата.
  • Япониядә манганы уңнан сулга уку кабул ителгән, шуңа күрә манга китабының битләрен дә шулай ук карыйлар. Европа яки Америка өчен җайлаштырылган китаплар да бар: аларны без күнеккән ысул белән укыйлар.
  • Комиксларның бер сериясе берничә китаптан торырга мөмкин. Персонажлар арасында кемнең кем булуын, ни өчен алар бер-берсенә һәм тормышка нәкъ менә шулай каравын, кылган гамәлләренең нинди мотивлар белән бәйле булуын ачыклау өчен тарихны баштан ук, беренче чыгарылышыннан укырга кирәк. Чыгарылыш саны, кагыйдә буларак, тышлыкта эре хәреф-саннар белән билгеләнә.
  • JoJo's Bizarre Adventure (яп. ジョョョの奇妙な冒険 "ДжоДжоның гаҗәеп маҗаралары" — мангалар сериясе, аның авторы һәм иллюстраторы — Һироһико Араки. Комикс 1987–2004 елларда Weekly Shonen Jump журналында басыла, соңрак серияләр басмасы Ultra Jump айлык сэйнэн-журналына күченә. JoJo’s Bizarre Adventure – Shueisha нәшриятының иң эре манга серияләренең икенчесе санала, һәм үз эченә 135 томны ала.
  • Алты кисәктән торган "ДжоДжоның гаҗәеп маҗаралары"нда вакыйгалар Джонатан Джостара һәм аннан соң килгән буыннар тирәсендә бара: һәр өлеш укучыга яңа вакыйгалар һәм гайре сәләтле яңа каһарман тәкъдим итә. Мангада шулай ук параллель дөньяда барган вакыйгалар тасвирлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG