Бүген, 31 майда Дәүләт шурасының бюджет комитеты утырышында Татарстанның финанс министры Радик Гыйззәтуллин быел республикага бюджет кредитларының 7 миллиард сумын чигерергә мөмкиннәр дип белдергән. Бу хакта "Бизнес Online" яза.
Русия хөкүмәте кабул иткән карарларга ярашлы, әгәр төбәктә инфраструктура проектларын тормышка ашыру – салым түләүләре артуга да китергән икән, төбәкнең дәүләт бурычы киметеләчәк, дип аңлаткан министр.
2022 елда шул ук ысул белән республиканың 1,7 миллиард сум дәүләт бурычы киметелгән булган. Сүз 2013 елда Казанда Универсиада уздыру һәм инфраструктура объектлары төзү өчен алынган кредитлар турында бара. Якын елларда Татарстанның 73 миллард сум бурычын сызарга мөмкиннәр диелә.
- 2023 ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 103,5 млрд сумга җиткән иде. Бу узган елның ноябрь азагы белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк. Ул вакытта 97,6 млрд сум күләмендә бурыч бар диелгән иде.
- Шул ук вакытта февральдә Татарстан финанс министры урынбасары Алексей Шишкин 2023 ел азагында республиканың дәүләт бурычы тагын да артачак дип көтелә, диде.
- Гыйнвар-март айларында республикада 271 млрд сум салым җыелган. Әлеге керемнең 92,4 млрды Татарстанда калган, 66 проценты исә Мәскәүгә — федераль бюджетка киткән.
- 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум