Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Донецки һәм Мариупольдән 149 бала җәйге ялга китерелгән


Уфа тимер юл вокзалы
Уфа тимер юл вокзалы

Оккупациядәге Луһански өлкәсеннән 150 бала киләчәк. Башкортстан җәйге ялга Украинаның оккупациядәге төбәкләреннән 2 мең кеше кабул итәргә җыена.

Украинаның Русия оккупациясендәге Донецки һәм Мариуполь шәһәрләреннән 149 бала Башкортстанга җәйге ялга китерелгән. 31 майда аларны Уфаның тимер юл вокзалында каршы алдылар дип белдерде респбулика башлыгы идарәсе җитәкчесе Максим Забелин.

Забелин сүзләренчә, балаларны Благовещенски, Гафури, Илеш, Мәләвез һәм Стәрлебаш районнарындагы аланнарда урнаштырачаклар.

"Програм бай булачак - белем бирү, мәдәни, тәрбияви програмнар әзерләдек, остаханәләр, квестлар һәм экскурсияләр", диде Максим Забелин.

1 майда оккупациядәе Луһански өлкәсеннән тагын 150 бала киләчәк.

"Җәй дәвамында барлыгы озатып килүчеләр белән бергә 2000 кеше кабул итәчәкбез", диде Забелин.

  • Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.
  • Украина хакимиятләре мәгълүматынча, сугыш башланганнан бирле Украинаның 16 меңнән артык баласын Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгарганнар. Аларның күбесен "яңабаштан тәрбиялиләр" , кайберләрен исә техника кулланырга, атарга өйрәтәләр.
  • Шул ук вакытта Украинадан Русиягә чыгарылган балаларны әти-әниләре озак кына кире кайтара алмый җәфаланды.
  • 23 мартта Русия аланнарыннан Украинага 17 бала кайтарылган иде. Алар арасында үзләрен кыйнауларына зарланучылар булды.
  • Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында да фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган иде. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелде.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG