Accessibility links

Русия думасы "русофобия" турында җинаять маддәсе әзерли: бу кемгә кагылачак?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Белгеч сүзләренчә, хәзерге вакытта хакимиятнең репрессив маддәләре шактый күп. Бу сугышка каршы фикерләр белән көрәшү арсеналын киңәйтү өчен кулланылачак дип саный ул.

Русиядә яңа җинаять маддәсе булачак – "русофобия" өчен. Дума депутатлары шундый җәза бирүне күз уңында тоткан канун өлгесе әзерли, дип яза "Вёрстка". Басма ЛДПР фиркасеннән булган чыганагына таяна, ул әлеге канун өлгесе авторларының берсе. "Русофобия" өчен биш елга кадәр утыртып куюлары бар диелә.

Төзәтмәләр Русия Җинаять кодексының ике маддәсенә кертелергә мөмкин: 280нче ("Экстремист эшчәнлеккә чакыру") һәм 136нчы ("Кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре тигезлеген бозу"). "Вёрстка" әңгәмәдәше сөйләвенчә, канунны "ышанычсыз кешеләрне" һәм "кемне кирәк, шуны" җаваплылыкка тарту өчен "бик җайлы кулланып булачак".

"Русофобия"гә нәрсәләр керәчәгенә депутатлар әлегә карар бирмәгән, дип яза басма. Канун өлгесе авторларының берсе әйтүенчә, мәсәлән, Русиядә "ят агент" дип табылган кешеләрнең әйткән сүзләре "русофобия" булып санала ала. Яки Мәскәү башлаган сугышта Украинага ачыктан-ачык җиңү теләүчеләр.

"Вёрстка" баш мөхәррире урынбасары Алексей Левченко "Настоящее время"га әйтүенчә, бу маддәгә "Русия турында тискәре фикер әйткән теләсә кем бик җиңел эләгәчәк".

— Русофобия өчен җәза бирүче аерым канун кемгә һәм нәрсәгә кирәк?

— Анда нәрсә өчен җәза бирергә була дип фикер алышканда төрле яңа тәкъдимнәр нык күп яңгыраган. Минемчә, аларга Кремльгә каршы гамәл дип бәяләнердәй күренешләр белән көрәшне даими яңартып тору кирәк. Хакимиятеңне ныгыту, дошман белән көрәшү өчен нәрсә дә булса эшләвеңне гел күрсәтеп тору да мөһим. Шуңа күрә гел ниндидер яңа тәкъдимнәр ясала.

— Канун өлгесенә "русофобия" дигән сүзне язачаклармы?

— Әйе, "русофобия" сүзе – баш фикер, ул хупланган. Аны Юстиция министрлыгы кулланышка кертергә кирәкле фикер буларак яңгыраткан иде. Хәзер депутатлар канун өлгесе яза, аны теге яки бу шәкелдә, барыбер кабул итәчәкләр.

Русофобия дигәндә нәрсә күз уңында тотыла – монда шул катлаулы. Әмма Җинаять кодексында бөтен әйберне дә кертеп була торган берничә маддә бар бит инде. Мәсәлән, экстремизм турындагы 282нче маддәгә бөтен әйберне дә кертеп була.

— Русофобия турындагы бу канун Русиянең милли республикаларында, әйтик Татарстанда яки Чечняда ничек эшләячәк? Әйтик, алар кешеләрнең бу республикалар телләрендә сөйләшү хокукы турында әйтә башласалар?

— Минемчә, беренче чиратта бу маддә чит илдәге кешеләргә кагыла, бу русофобия буларак бәяләргә мөмкин булырдай ниндидер чаралар күргән, чикләүләр керткән институтлар, Европа, чит ил сәясәтчеләре. Әлбәттә, аларны бернинди тикшерү комитеты да кулга ала алмый, шуңа моны символик ым дияргә була. Икенче чиратта, бу Русиядән киткән спортчыларны, артистларны, музыкантларны эзәрлекләү өчен кулланыла ала: ниндидер ярышта чыгыш ясарга теләсәләр, алардан оештыручылар таләп итәргә мөмкин булган сүзләрне әйтә алмасыннар өчен. Бу – аларга нәрсәдер эшләү авыррак булсын өчен шундый чикләү. Бу очракта канун өлгесе авторларының милли республикаларда барган хәлләр турында уйлавы икеле. Һәрхәлдә, алар бу хакта хәтта берни белдерми дә – монда мәсьәлә башкача куела.

— Бу чара Русия хакимиятләренең сугышка каршы сүзләр сөйләнмәсен өчен уйлап тапкан шундый чикләү чарасы булып чыгамы?

— Әйе, бу сугышка каршы фикерләр белән көрәш арсеналын киңәйтү һәм халыкара дәрәҗәдә ныграк ишетелсен өчен кулланылачак корал. Русиягә карата әйтелгән теләсә нинди тискәре фикер бик җиңел генә бу маддәгә туры китереләчәк.

— Юристлар нәрсә ди? Бу маддә чынлап та эшли торган булачакмы?

— Юристлар монда ике әйбер бар ди. Беренчедән, тагын бер бөтен әйберне дә кертеп булачак "җилем" маддә барлыкка киләчәк дигән сүз, ул теләсә кемгә теләсә нәрсә белән янаячак, хәтта иректән мәхрүм итү белән дә. Ул шундый ирекле куллану коралы булачак. Ә икенче проблем шул – әлеге маддәгә эләккән кешеләрне, беренче чиратта чит ил ватандашларын Русия хакимиятләре тоткарлый алмый, шуңа күрә бу маддә гамәлдә булса да, ул эшләмәячәк. Ул нибары пиар коралы гына булачак.

— Русия Думасы моны кабул итәргә җыенамы, кайчанрак кабул итәрләр?

— Мөгаен көзге сессия турында сүз барыр, чөнки хәзер канун өлгесе рәсми кертелмәгән, ә сессия инде июльдә тәмамлана. Кремль бу канунны бик тиз кабул итәргә теләсә генә – алар кайвакыт шулай итәргә ярата, ул чакта канун өлгесен ашыгыч караулары бар.

— Парламент фиркаләре арасында тагын нинди канун өлгесе кертик икән дигән үзенә күрә бер ярыш бара дисез. Моңа охшаш тагын берәр әйбер әзерләмиләр микән? Чыганакларыгыз ни сөйли?

— Төрле белдерүләр ясаганнарын беләм, мәсәлән, КПРФ депутаты Матвеев Җинаять кодексына фронтта паника тараткан өчен җәза кертергә тәкъдим иткән. Май башында хәрби хәбәрчеләр Украина контрһөҗүм башлады дип белдергән иде бит. Анда гел ниндидер креатив бар. Әмма бу креативта җүләрлекләр дә күп.

Җитди тәкъдимнәр турында әйтсәк, хәзерге вакытта хакимиятнең репрессив маддәләре шактый күп. Әйтик, "ят агентлар" турындагы канун өлгесен киңәйтү эше бара – өченче затлар турында фикер алышуларын әйтәм. Монда да әлегә ахыргы карарлар юк. Шуңа күрә, күрербез.

  • 12 майда XI Петербур халыкара юридик форумында Русия Думасы дептутаты Ирина Яровая Русия кануннарында "русофобия" төшенчәсенә "кешеләрне күралмау идеологиясе" билгеләмәсе бирергә һәм аның өчен җинаять җаваплылыгы кертергә кирәк, дип белдергән иде. Аның фикеренчә, русофобия өчен җинаять җаваплылыгы кертүнең максаты – тынычлыкны, иминлекне саклау һәм "русофобия узышындагыларны" туктату.
  • Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында дөньяда русофобия күренеше барлыкка килде. Урыс теле, урыс булу, русияле булу да Русиянең сугышына бәйләнде. Бу вазгыятьттә урыс булмау, башка милләт вәкиле булу, урысча түгел, туган телеңдә сөйләшү хәерлерәк дигән фикерләр дә таралды.
  • Әлегә бу массачыл күренеш дип әйтеп булмый, әмма шулай да социаль челтәрләрдә урыс мәдәниятеннән читләшү, Русиянең кылган гамәлләре өчен оялу һәм гафу үтенүләр, урыс мәдәнияте, дине агрессия тудырды дигән фикерләр бар. Украинадагы сугыш аркасында русиялеләрнең бер өлеше чит илләргә чыгып китте. Һәм аерым дәүләтләрдә килгән мөһаҗирләргә карата русофобия күренешләре дә бар дип тасвирлана.
  • Оператор буларак Казакъстанда нәфис фильмнар, Русия эстрадасы йолдызларына клиплар төшергән Айдар Шәрипов Азатлыкка әңгәмәсендә "Дөньяда барган русофобия шаукымында бүген татар, башкорт, якут, бурят булу күпкә хәерлерәк һәм рус теленнән башка телне, аеруча туган телне белүнең өстенлекләре күп", дигән иде.

Язманың оригиналы: "Настоящее время"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG