Татарстан балаларының беренче төркеме аннексияләнгән Кырым аланнарына җәйге ялга киткән. Чиратта тагын берничә төркемне җибәрәчәкләр. Бу хакта "Татмедиа" Telegram-каналы яза.
Беренче төркемдә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән 560 бала бар, аларның 400е – Краснодар краена, 160ы Кырымга киткән. Ярымутрауда балаларны "Сатера" (Алуштада) һәм "Сәләт – Ак Барс" аланнарына (Форос, Ялта) урнаштырачаклар. Быел "Сәләт" үзәге аннексияләнгән Кырымда аланнар санын дүрткә арттырачагын әйткән иде.
Быел Татарстанның Русия тарафыннан анексияләнгән Кырымда балалар өчен җәйге аланнары эшләячәге хәбәр ителде. Республика хакимияте, Украинаның контрһөҗүм башларга җыенуы, шул исәптән Кырымны кире кайтаруы турында хәбәр итүенә карамастан, аланнар эшен туктатырга җыенмый. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева балаларга ял итү өчен "тулысынча иминлек чаралары белән тәэмин ителгән инфраструктура булдырылган" диде.
Быел Татарстан Кара диңгез буена 5,3 мең баланы ял итәргә җибәрергә ниятли.
- Шул ук вакытта былтыр август аеннан башлап, аннексияләнгән Кырымда көн саен диярлек шартлау тавышлары яңгырый. Августта Русия хәрби базаларында бер-бер артлы булган шартлаулар ярымутрауда вазгыять киеренкеләшә баруын күрсәтте.
- 2022 елның октябрендә Кырым күперендә шартлау булды.
- 2023 ел башыннан бирле Русиядәге һәм аннексияләнгән Кырымдагы тимер юлларда, саклану министрлыгы һәм энергетика объектларында кимендә 57 мәртәбә диверсия ясарга омтылганнар.
- Моңа кадәр Кырымда окоплар төзү өчен эшчеләр җыялар дигән хәбәр таралды. Русия гаскәрләре ул төштән украин хәрбиләренең һөҗүм итүен көтә. Украин күзләве һәм җирле халык берничә тапкыр аннексияләнгән ярымутрауның төньягында һәм төньяк-көнбатышында Русия хәрбиләренең ныгытмалар төзүе турында белдерде.
- Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Кырымдагы курорт кәсебенә дә зур зыян салды. Аннексияләнгән Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов "логистик авырлыклар" аркасында туристлар агымы белән бәйле вазгыять "киеренке" диде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум