Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен пешекчеләр әзерли башлаганнар


Уфада хәрби пешекчеләр чыгарылыш имтиханы тапшыра
Уфада хәрби пешекчеләр чыгарылыш имтиханы тапшыра

Хәрби пешекче курслары Уфаның туклану һәм сервис индустриясе көллиятендә ачылган, аны ачуны Башкортстан хәрби комиссариаты сораган булган.

Башкортстан Украинадагы сугышка җибәрү өчен пешекчеләр әзерли башлаган. Бүген, 7 июнь көнне Уфада шундый биш хәрби пешекче чыгарылыш имтиханы тапшырган. Аларның кырда аш бүлмәсен ничек оештыруларын, боткаларының куелыгын, азык-төлекне ни кадәр дөрес хисаплап пешерүләрен тикшергәннәр. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Хәрби пешекче курслары Уфаның туклану һәм сервис индустриясе көллиятендә ачылган, аны ачуны Башкортстан хәрби комиссариаты сораган булган. Уку йортының мөдире Гүзәл Асылова тагын гаризалар килсә, бу курсларны тагын оештырачакбыз дигән.

"Алгы сафта пешекчеләр кирәк, сугышчылар кайнар ризык ашарга тиеш", дигән көллият укытучысы Юлия Нагаева.

"Башинформ" язуынча, сугышка дип пешекчеләр әзерләү курсы май аенда башланган булган, бу дәресләр бушлай үткән. Аерым алганда алар киптерелгән яшелчәләрдән һәм консервлардан украиннарның милли ризыгы – борщ, борчак ашы, ит консервлары белән бәрәңге пешерергә өйрәнгән диелә.

Хәрби пешекче таныклыгы алучылар бу документларын хәрби комиссариатларга тапшырачак, шуннан соң аларны сугышта Башкортстан хәрби төркемнәре урнашкан урыннарга җибәрәчәкләр. Украинага каршы сугышта катнашучы хәрби пешекчеләр Русия гаскәренең хәрби хезмәткәре булып саналачак, аларга акчалар түләнәчәк, дип искәртә басма.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан ссоң, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләр ясаган иде.
  • Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.
  • Хәзерге вакытта республикада сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән, алар Миңлегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев, Даян Мурзин, Төньяк амурлары һәм Таһир Кусыймов исемнәрен йөртә. Биш батальон инде сугышка китте дә.
  • Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар. Соңгы вакытта һәр атна саен диярлек хәрби әзерлекләргә яңа төркемнәр төзеп җибәреп торалар.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 743 кеше һәлак булган.
  • Шул ук вакытта Башкортстаннан китеп, "ихтыярилар" отряды белән Украинага каршы сугышып кайткан ирләр вәгъдә ителгән акчаларын ала алмауга зарлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG