Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Төркия банкы русияләрнең хисапларыннан акчаларын алган


Төрек лирасы. Иллюстратив фото
Төрек лирасы. Иллюстратив фото

Аларның хисапларында әллә ни күп акча булмаган – ике мең лирага кадәр (7 мең сум тирәсе). Кайбер очракларда хисаплардан акчалар тулысынча киткән диелә.

Төркия банкы - Denizbank мөштәриләре булган русияләр хисапларыннан акчалары китүгә зарлана. Бу хакта Forbes яза.

Банкның мобиль әсбабында акчаларның "хисап белән идарә итү өчен комиссия" буларак алулары әйтелә, дип сөйләгән ике мөштәри.

Denizbank мөштәриләре хисапларындагы акчаларны бер сәбәпсез кисүләренә урыс телле Telegram-каналларда да зарлана диелә. Аларның хисапларында әллә ни күп акча булмаган – ике мең лирага кадәр (7 мең сум тирәсе). Кайбер очракларда хисаплардан акчалар тулысынча киткән диелә.

Банкның үзендә бу хәлне төзексезлекләр белән аңлаталар һәм якындагы берничә көндә акчаларны кире кайтарырга сүз бирәләр, дип сөйләгән Denizbank мөштәриләре булган русияләр.

Forbes-ның Төркиядә яшәүче әңгәмәдәше исә киткән акчаларны банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итсәң кире кайтарырга мөмкиннәр дип әйткән.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр күпләп илдән китә башлады, "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң күчеп китүчеләр саны тагын да артты.
  • 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак. Мәҗбүри эмиграция аркасында татарларның бер өлеше, аеруча яшь һәм актив катламы кем кая таралды. Бер өлеше Төркиядә урнашты.
  • Визасыз барырга мөмкин булганга, Төркия русияләр өчен популяр юнәлешләрнең берсе булды. Былтыр сентябрь ахырында Төркия банклары АКШ санкцияләреннән сагаеп, Русиянең "МИР" түләү системы белән эшләүдән баш тартты.
  • Мобилизация игълан ителгәннән соң Төркиягә күчеп киткән русияләргә төрек банклары карта рәсмиләштергән вакытта өстәмә таләпләр куя башлаган иде. Банклар Төркиядә эшләүгә рөхсәт кәгазе, биш мең доллар күләмендә депозит яки 100 доллар комиссия түләүне сораган. Кайбер банклар чит ил ватандашлары белән эшләмибез дип әйткән. Русияләрдән иң озын чиратлар Denizbank бүлекчәләрендә хасил булган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG