Башкортстанда "колумбайн" агымын пропагандалаган өчен 11 сыйныфта укучы кыз тоткарланган. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә.
2023 елда махсус хезмәтләр хезмәткәрләре Стәрлетамакта яшәүче 17 яшьлек Каринага игътибар иткән. Апрель аенда тикшерүчеләр аңа тентү белән килеп, шәхси көндәлекләрен һәм техникаларын тартып алган. Экспертиза уздырганнан соң, укучының колумбайнерлар эшчәнлеген хуплавы һәм аларның тарафдары булуы ачыкланган.
Шулай ук 2022 елның языннан ул социаль челтәрләрдә яшьтәшләре белән язышкан һәм алар арасында белем бирү оешмаларына һөҗүм итү фикерен пропагандалаган диелә.
Каринага каршы террорчы оешма эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу турында (Җинаять кодексының 205.5 маддәсе) җинаять эше ачылган. Ул читкә чыкмау турында кәгазь имзалаган.
Мәктәптә атышларны алга сөрүче колумбайн агымы Русиядә террорчы дип табылды һәм тыелды.
- Казанның 175 гимназиясендә ут ачкан Илназ Галәвиевкә дә әлеге субкультура йогынты ясавы әйтелгән иде. Бу хакта Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әйтте. Ул Галәвиевнең җинаять кылуга 2021 ел башыннан ук әзерләнүен сөйләде. "Бу - "колумбайн" субкультурасы вәкилләренең корал һәм шартлаткыч җайланмалар кулланып, мәктәптә киңкүләм үтерүләр кылуы турындагы, интернетта чыккан мәгълүматлар йогынтысы астында булган", дип белдергән иде ул.
- ыел апрель аенда, һөҗүм булганнан соң ике ел диярлек вакыт үткәч, мәхкәмә Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
- Ул күп кешене үтерүдә, шартлаткыч ясау һәм куллануда, мәктәп милкен зарарлауда гаепле дип табылды. Гомерлек зинданнан тыш, Галәвиевкә 200 мең сум штраф бирелде.
- Галәвиевка хөкем карарын чыгарганда балаларын, якыннарын югалтучылар да бар иде. Әле дә йөрәк яраларыннан кан сыкрап торган ата-аналар барлык мәхкәмә утырышларына да йөрергә тырышты. Кемдер бер утырышны да калдырмыйча йөрде, кемдер хәлсезләнеп, моны башкача күзәтә алырлык көчем юк дип аерым мәхкәмәләргә бармый калды. Әмма күбесе якыннарын кайтара алмаса да, яраланучылар тулаем сәламәтләнә алмаса да, ниһаять, бу эшкә нокта куелды дип җиңел сулап куйды.
- Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.
- Бу эш нигезендә 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылды.
- Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум