Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда урамдагы бәдрәфтә мәхкәмә приставының мәете табылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мәет Башкортстанның Ярмәкәй районы үзәгендә табылган. Кече мәхкәмә приставы Илдар Гыйләҗев 19 июньдә эш көне башында мәхкәмә бинасыннан чыгып, урамдагы бәдрәфтә атылып үлгән дип фаразлана.

Башкортстанда мәхкәмә бинасы каршындагы урамдагы бәдрәфтә мәхкәмә приставының мәете табылган. Беренчел мәгълүматларга күрә, ул атылып үлгән. Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы хәбәр итә.

Мәет Башкортстанның Ярмәкәй районы үзәгендә табыллган. Кече мәхкәмә приставы Илдар Гыйләҗев 19 июньдә эш көне башында мәхкәмә бинасыннан чыгып, урамдагы бәдрәфтә атылып үлгән дип фаразлана.

Әти-әнисе әйтүенчә, аның эше авыр булган, үзен шуңа күрә дә үтергән булуы бар. Янәсе ир ике мәртәбә эштән китәргә теләгән, әмма гариза язганнан соң, аны китмәскә күндергән булганнар.

Үлемнең сәбәпләрен тикшерү комитеты ачыклый.

  • Быел апрельдә Уфада 37 яшьлек полиция хезмәткәре үзенә кул салган иде , аның җәсәден эш урынында – Дим районындагы 3нче участок пунктында таптылар.
  • 2016 елда Уфада 24 яшьлек полиция хезмәткәре Илгизәр Ишмөхәммәтов үзенә кул салды. Үлеме алдыннан Илгизәр җитәкчелек басымына чыдый алмаганын аңлаткан видеомөрәҗәгать әзерләгән иде.
  • "Мине гел ачуланып торуларыннан, басым ясаудан, җитәкчеләр алдында начар яктан күрсәтүләреннән туйдым. Әгәр эчке эшләр системында хәлләр бүгенге кебек калса, анда эшләүнең мәгънәсе юк", - диелә Илгизәр Ишмөхәммәтов мөрәҗәгатендә.
  • Быел 8 июньгә каршы төндә Казанның Киров районы мәхкәмәсендә эшләүче федераль хөкемдар Артем Бартенев 12нче каттагы фатиры тәрәзәсеннән егылып үлгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG