Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте "дошманга һөҗүм итегез" дип, "Алга" һәм "Тимер" хәрбиләренә дроннар тапшырган


"Алга" батальоны хәрбиләренә тапшырылган дрон
"Алга" батальоны хәрбиләренә тапшырылган дрон

Дрон белән идарә итүчеләргә барысын да күрергә ярдәм итә торган 3 ФПВ-шлемы да биргәннәр диелә.

Татарстан премьер-министры ярдәмчеләренең берсе Украинага каршы һөҗүмдә катнашучы "Тимер" һәм "Алга" батальоннары "ихтыярилары"на хәрби һәм күзләү дроннары тапшырган. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә, премьер-министр ярдәмчесенең исеме аталмый.

"Сезнең белән анда, урында очрашачакбыз. Хәрбиләргә сәлам, нык булыгыз. Кулланыгыз, җиңегез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дошманга һөҗүм итегез!", дигән ул.

Татарстан хөкүмәте дрон белән идарә итүчеләргә барысын да күрергә ярдәм итә торган 3 ФПВ-шлемы да тапшырган диелә.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеде. Ирләрне бу хәрби төркемнәргә зур акчалар белән кызыктырып җәлеп иттеләр.

  • "Алга" батальоннары солдатларының зарлары турында даими ишетелеп тора. Моңарчы "Алга" батальоны солдатларының дүрт ай хезмәттән соң контрактларын өзүне таләп итүе, Казандагы мәхкәмә моны кире кагуы хәбәр ителде.
  • "Алга" батальоны сугышчылары фронттагы хәлләргә, техника, ризык һәм җылы кием булмауга зарланып хат язган иде. Шулай ук алар вәгъдә ителгән акчаларның түләнмәвен дә әйткән иде.
  • Шушы көннәрдә ялга кайткан "Алга" батальоны ихтыяриеның сугышка барасы килмичә үзенә кул салуы билгеле булды. Чаллыда яшәгән 34 яшьлек Альфред ГалимовУкраинадагы сугышка акча эшләр өчен киткән. Контрактын дүрт айга гына төзегән булса да, ирне ярты елсыз өенә җибәрмәгәннәр. Ялга кайткач, "китәсем килми" дип зарланган. Бүген-иртәгә Украинага кузгалырга тиешле ир бәдрәфтә ишек тоткасына асылынып үлгән.
  • Шул ук вакытта Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллануы билгеле. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • 2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен язган иде. Язмада әйтелгәнчә, иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә".
  • АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Татарстандагы Алабуга шәһәрендә Иран дроннарын җитештерә башлау ниятенә борчылу белдерде.
  • Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Азатлык алып барган хисапка күрә, бүгенгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 493, Башкортстаннан кимендә 790 кеше һәлак булган. Саннар чынында зуррак, хакимият югалтулар санын яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG