Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 9 сыйныф укучыларының 6,3 проценты туган телдән имтихан тапшырган


Бу узган елдан 2,5 процентка күбрәк.

2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган брифингта белдерде.

Татар телен барлыгы – 2 351 укучы, чуаш телен – 99, удмурт – 29, мари телен 12 кеше сайлаган.

Туган телдән имтиханны иң күбе Казанда (329 укучы), Питрәч районы (146), Азнакай (133), Чаллы (129), Сарман (108), Кукмара (108), Әгерҗе (104) районнарында тапшырганнар.

Республикада бары Югары Ослан районында гына бер укучы да туган телдән дәүләт имтиханын тапшыручы табылмаган. Туган тел сынавын иң аз сайлаучылар арасында Менделеевски районы (4 укучы), Спас (4), Апас (5), Минзәлә районы (8) бар.

Имтихан тапшыручылар уртача 4,44 балл җыйган. Аерым алганда, татар теленнән укучыларның уртача күрсәткече 4,38 балл тәшкил иткән.

Узган ел Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын бирде. Ул вакытта татар телен 1 263 укучы сайлаган иде. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмады.

2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) 8 укучы тапшырган. Моңа кадәр дүрт бала гына имтихан бирде дип әйтелгән иде. Казан укучысы Ихтияр Кыямов татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырган бердәнбер укучы булган.

  • 2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар. Бу сынауны Балтач районының Норма урта мәктәбен тәмамлаучы Әдилә Шәйхетдинова гына узды.
  • Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булган.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Узган уку елыннан Русия мәктәпләре яңартылган федераль стандартлар (ФГОС) нигезендә белем ала башлады. Укыту програмнары нигезендә туган тел дәресләре ике тапкырга диярлек кими. Кайбер укыту вариантларында туган телне өйрәтү бөтенләй каралмаган. "Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин сүзләренчә, Русия төбәкләрендә татар телен бер сәгать кенә укыган җирләр бар. Туган тел укучы татар балаларының 7 проценты гына шул күләмдә генә үз телен өйрәнә. Татарстан мәктәпләрендә дә татар телен укыту кыенлаша бара.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG