Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирын тентү турындагы карарны гамәлдән чыгарды


Зөлфия Ситдыйкова
Зөлфия Ситдыйкова

Тентү уздыру мөрәҗәгатен Казанның Совет районы мәхкәмәсе яңадан карарга тиеш булачак.

Бүген, 4 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкова фатирында тентү уздыру турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Аның фатирын 16 майда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр иде.

Азатлык шул ук көнне куәт оешмаларының Казанда яшәүче башка берничә кешедә дә тентү уздыруын язды. Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре Ситдыйковадан тыш, активист Вера Отрешко һәм журналист Наилә Муллаевага килде.

Алар барысы да Чумаковны белмәүләрен әйтә һәм җинаять эшендә шаһит булып бара.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе рөхсәт иткән тентү карарын Ситдыйкова шикять итте. Активист "Idel.Реалии"-га әйтүенчә, Югары мәхкәмәнең бу карарны гамәлдән чыгаруы аның өчен көтелмәгән хәл булган.

Ситдыйкова Совет районы мәхкәмәсен ни өчен гамәлдән чыгаруларын әлегә аңламавын әйтә. Мәхкәмәдә ул үзен-үзе яклаган. Кыз бәлки хөкемдар һәм прокурорга үзенең тәэсирле чыгышы йогынты ясагандыр дип фаразлый.

"Хәзер нәрсә булыр – белмим дә, дидем. Без бу системны асрыйбыз, ничә еллар салым түләдем, ә прокурор торып басар да стандарт, ятлап куелган сүзен – "Бар да канунлы", дип әйтер дим. 2022 елга кадәр бернинди хокук бозуларым да булмавын әйттем. Әмма хәзер мин административ эзәрлекләүгә дучармын һәм дәшми калырга җыенмыйм. Хөкемдарлар, прокурорлар, тикшерүчеләрнең исемнәре язылган плакатлар белән чыгачакмын. Ватан үзенең каһарманнарын белергә тиеш. Хөкемдар мине моңарчы нәрсә өчен җәзага тартуларын белгәч, гаҗәпләнде. Хөкемдар киңәшләшү бүлмәсенә кереп киткәч, хәтта прокурор да "Ә сез шикаять иттегезме соң? Аны бит шикаять итеп була", дип әйтте, дигән Зөлфия Ситдыйкова.

Бер ай эчендә Ситдыйкованың фатирын тентү турындагы эш Казанның Совет районы мәхкәмәсенә кире карауга кайтырга тиеш.

  • 2022 елдан башлап Зөлфия Ситдыйкова даими рәвештә полиция тарафыннан эзәрлекләнә.
  • Былтыр 14 июнь кичендә аны "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.
  • Быел 28 апрельдә полиция Казанда Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарлады. Алар шигарьләре өчен тоткарланды. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG