Экоактивист Илдар Йомаголов Башкортстан Дәүләт җыенына сайлауларда үзен үзе тәкъдим итүче намзәт буларак катнашмакчы. Ул теркәлү өчен документларны 28нче Әбҗәлил бүлгесе төбәк сайлау комиссиясенә кичә, 10 июльдә тапшырган. Бу хакта ВКонтактедагы сәхифәсендә башка бер активист – Илсур Илназаров хәбәр итте.
"КПРФ әгъзасы буларак, Илдар Йомаголов бу фиркадән намзәт булырга ниятләгән иде. Әмма фирка җитәкчелеге Илдар кебек туры сүзле депутат кирәкми дип санап, аны Баймак коммунистларының ачык тавыш бирүләре ярдәмендә сайланган намзәтләр исемлегеннән төшереп калдырды. Абруйлы фикердәшләребез белән киңәшләшеп, Илдар Шамил улын үз-үзен тәкъдим итүче намзәт буларак депутатлар сайлавына чыгарырга булдык. 19 июльгә кадәр 2000 имза җыярга һәм бланкларны комиссиягә тапшырырга кирәк", диелә аның хәбәрендә.
Илдар Йомаголов "Аспекты"га сөйләвенчә, имза җыюлар иртәгә башланачак.
Дәүләт җыенына депутатлар сайлау быел 10 сентябрьгә ниятләнгән.
- Илдар Йомаголов - экологияне яклау белән шөгыльләнүче активист. Куштау шиханын "Сода" ширкәтенә бирүдән алып калуда катнашты, Әбҗәлил районында Кыркытауны саклап калу акциясендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Авыл җирләрен республика җир министрлыгына бирү канунына каршы имзалар җыюны оештырды.
- 2021 елның 18 апрелендә аны ике ир кыйнады. Кыйналу алдыннан активист Баймак районы Югары Мәмбәт авылы янында алтын чыгару карьеры ачылу ихтималына бәйле хәлләр белән шөгыльләнгән иде.
- Быел язын Башкортстанның Баймак районында канунсыз алтын чыгаруга каршы берничә киңкүләм каршылык чарасы үткән иде. Мәсәлән, 28 апрельдә Башкортстанның Баймак районы Ишморза авылында алтын табучы оешмаларга лицензия бирүгә каршы халык җыены узды. Җыен хакимиятләр белән килештерелгән иде, анда меңләп кеше катнашты. Шушы чарадан соң Илдар Йомаголовны полиция тикшерде.
- КПРФның Башкортстандагы бүлекчәсе бу протест чаралары "аерым борчу" тудыруын белдерде. Бу белдерүнең авторлары протест белдерүчеләр белән "чит илдә яшеренүче сатлыкҗаннар идарә итәргә тырыша" дип саный. КПРФ бүлекчәсе "дәүләткә һәм халыкка каршы булган теләсә нинди провокацион гамәлләрне хөкем итүен", аларда фирканең кайбер вәкилләре, шул исәптән Илдар Йомаголовның катнашуын хупламауны белдерде.
- Җәмәгатьчелек моны быел 10 сентябрьдә Башкортстан Дәүләт җыенында узасы сайлаулар белән бәйли: КПРФның республикадагы җитәкчеләре Башкортстан парламентында урын алу өчен тырыша дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум