Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Конституция шурасы рәисе итеп элекке хөкемдар Илгиз Гыйләҗев сайланды


Илгиз Гыйләҗев
Илгиз Гыйләҗев

Ул май азагында Татарстан Югары шурасы рәисе вазифасыннан киткән иде.

Татарстан Конституция шурасы рәисе итеп Илгиз Гыйләҗев сайланды. Бүген Дәүләт шурасы депутатлары аның намзәтен бертавыштан хуплады.

Гыйләҗев намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Президент идарәсе башлыгы Әхмәт Сәфәров чыгыш ясап, Гыйләҗевнең бу вазифа өчен таләпләргә туры килүен әйтте.

"Сез аны барыгыз да беләсез. Ул Татарстанда да, читтә дә билгеле кеше. Озак еллар дәвамында үзен югары квалификацияле юрист буларак күрсәтте", диде ул.

Илгиз Гыйләҗев — 2011-2023 елларда Татарстан Югары шурасы рәисе булып эшләде. Аңа 66 яшь. Конституция шурасына ике әгъза да сайланды. Бу — Гыйләҗевнең урынбасары булып эшләгән Роман Гафаров һәм узган ел юкка чыгарылган Татарстан Конституция мәхкәмәсе рәисе урынбасары Эльмира Мостафина. Аларның намзәтен Дәүләт шурасы Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Гафаров белән Мостафина намзәте бары депутат Илшат Әминовта гына сорау уятты. Ул алардан нинди бурычлар куеп эшләячәкләре хакында сорашты. "Барлык бурычлар да канунда язылган. Төп бурыч — Конституциянең канунилеген үтәү. Бөтен көч шуңа юнәлгән. Башта без оештыру эшләренә керешәчәкбез. Аннан республика, Татарстан рәисе куйган бурычларны үтәячәкбез", дип җавап кайтарды Гафаров.

"Дөресен әйткәндә, мин аларны үземә дә чакырып ничек эшләячәкләре турында белештем", дип Мөхәммәтшин үз намзәтләрен яклады.

  • 2020 елда Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң Дәүләт думасы Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләрен бетерү турында канун кабул итте. Бу Татарстан дәүләт хакимияте системы өч тармакның берсен югалтуына китерде. —
  • 2022 елда Татарстан Конституция мәхкәмәсе эшләүдән туктады. Мәхкәмәнең рәисе Фәрхәт Хөснетдинов быел Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде.
  • 2023 елның 8 июнендә депутатлар Татарстан Конституция мәхкәмәсе урынына Конституция шурасы булдыруны хуплады.
  • Татарстанның элекке юстиция министры, юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов Азатлыкка сөйләвенчә, шура мәхкәмәне алыштыра алмаса да, республикага мондый оешма кирәк. Ул Конституция шурасында Илгиз Гыйләҗев кебек ялга чыккан хөкемдарлар түгел, Татарстан яклы кыю белгечләр булырга тиеш дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG