Былтыр көз мобилизацияләнеп Украинадагы сугышка киткән Илнар Хатмуллинның үлеме турында да, аның белән хушлашу турында да төрле сайтлар һәм социаль челтәрләрдәге пабликлар, төркемнәр күп язды. Аның фотолары, биегән видеолары чыкты. Һәрбер пост астында дистәләрчә генә түгел, йөзләрчә фикер калдырдылар. Күбесе кайгы уртаклашу булса, "бу сугыш кайчан бетә", "иң асыл егетләребезне әрәм итәләр", "ни өчен алып калмадылар" кебек комментарлар да шактый иде. Башкортларның сугышка күпләп алынуына да игътибар итүчеләр бар. Ни өчен Татарстан, Русия артистлары китмәде, автобус тутырып Сибай артистларын җибәрделәр дигән сораулар да күп.
Әлеге фотогалереядә "Башкортстан", "Атайсал", "Йәшлек", "Оскон" гәзитләре төркемнәреннән, Интертат сайты төркеменнән һәм кайбер район һәм шәһәр төркемнәреннән алынган скриншотлар бирелә. Бу комментарларда халыкның сугышка карата фикере ничек үзгәргәне күренә. Боларда сугыштан тую да, түрәләргә ачу да, өметсезлек тә бар.
Башкортстан — Украинадагы сугышта үлүчеләр саны белән Русия төбәкләре арасында алдынгы рәтләрдә. Азатлык таба алган исемнәр саны гына 800дән артып китте. Бу кайтарып күмелгән һәм исемнәре интернетта чыккан кешеләр генә. Чын саннарны хакимиятләр яшерә.
Республика – Русиянең Украинага һөҗүмен иң нык хуплаучы төбәкләрнең берсе. Башкортстан башлыгы сугыш башланганның беренче көннәрендә үк Путинның бу гамәлен яклап чыкты. Шулай ук республикадан сугышка дистәдән артык батальон җибәрелде. Аларга ихтыяриларны җыйдылар. Моннан тыш, "Башкортстан" дип аталган полк та оешты.
2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300 меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын былтыр 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.