Әстерханга Явыз Иванга һәйкәл китертелгән. Әлегә ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Советская урамында урнашкан йорт ишегалдында тора. 13 июль көнне ул православ йола нигезендә "изгеләштерелгән".
Шәһәр идарәсе һәйкәлне җәмәгать урыннарында куярга әлегә рөхсәт бирмәгән. Һәйкәл кую инициаторы Сергей Голов белдергәнчә, хәзерге вакытта шәһәр хакимияте белән сөйләшүләр алып барыла, һәйкәл язмышы губернатор каршындагы махсус шурада каралачак диелә. Ул үзе һәйкәлне Әстерхан кирмәнендә урнаштырырга тәкъдим итә.
Һәйкәл торган ишегалды капкасы йозакка бикләнгән, гадәттә ул ачык торган дип яза җирле "Инфоштаб" басмасы.
Әстерхан ханлыгын басып алган Явыз Иванга бюст Сергей Голов җитәкчелегендәге Әстерхан өлкәсенең Ветераннар һәм башка иҗтимагый оешмалар координация шурасы дигән оешма тәкъдиме белән ясалган. Ул Краснодар меценаты Михаил Сердюков остаханәсендә әзерләнгән. Аның сыннарны Русиянең Украинадан басып алган җирләренә дә җибәрүе мәгълүм.
- Татар ханлыклары башкаласының берсе булган Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимнәре моңарчы да яңгыраган иде. Әстерханда әлеге мәсьәлә кимендә 2016 елдан бирле күтәрелеп килә. Ул чакта моны монархистларның "Великая русская империя" ("ВеРИм") оешмасы күтәреп чыккан иде. Әмма шәһәр мэры Алена Губанова бу бәхәсле нәрсә, бездә төрле халыклар яши, шәһәргә ул кирәкми дип каршы чыкты.
- 2019 елда бу мәсьәләне "Царьград" ширкәтләр төркеменең мөдирләр шурасы рәисе, Бөтендөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары Константин Малофеев күтәреп чыкты һәм һәйкәл кую чыгымнырының яртысын үз өстенә алачагын да белдерде. Шәһәр сайтында бу турыда фикер белешү дә оештырылды. Әмма ул тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителмәде. Татарстаннан һәм Мәскәүдән күп кеше тавыш бирүдә катнашу сәбәпле бу чара нәтиҗәләре гамәли түгел дип белдерелде.
- Һәйкәл кую тәкъдименә шәһәрдәге Ак мәчет имамы Мөслим Юнысов, Татар яшьләре форумы һәм башка кайбер татар оешмалары каршы чыкты. Киңкүләм мәгълүмат чараларында өч ай чамасы барган бәхәсләрдән соң, төрле милли азчылыклар оешмалары җитәкчеләре, галимнәр катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум