Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерхан хакимияте Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсен тикшерә


Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәле

Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсе яңадан күтәрелә. Әстерхан хакимияте бу турыда төрле милләтләр вәкилләре һәм өлкә губернаторы катнашында шәһәр төзелеш шурасының киңәйтелгән утырышында караячак.

Әстерхандагы шәһәр төзелеш шурасында Явыз Иван һәйкәле мәсьәләсен каралачагын бу мәсьләне күтәреп чыгучыларның берсе Владислав Дарвинга шәһәр хакимиятенең җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр идарәсе башлыгы Ирина Иванова белдергән. Иванова сүзләренчә ул сөйләшүгә барлык кызыксынучы кешеләр, шул исәптән шәһәр төзелеше өлкәсе вәкилләре генә түгел, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм сәнгать белгечләре дә чакырыла.

Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую мәсьәләсе инде 2016 елдан бирле күтәрелеп килә. Ул чакта моны монархистларның "Великая русская империя" (“ВеРИм") оешмасы күтәреп чыккан иде. Әмма шәһәр меры Алена Губанова бу бәхәсле нәрсә, бездә төрле халыклар яши, шәһәргә ул кирәкми дип каршы чыкты.

2019 елда бу мәсьәләне "Царьград" ширкәтләр төркеменең мөдирләр шурасы рәисе, Бөтендөнья урыс халык җыены башлыгы урынбасары Константин Малофеев күтәреп чыкты һәм һәйкәл кую чыгымнырының яртысын үз өстенә алачагын да белдерде. Узган кышта шәһәр сайтында бу турыда фикер белешү дә оештырылды. Әмма ул тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителмәде. Татарстаннан һәм Мәскәүдән күп кеше тавыш бирүдә катнашу сәбәпле бу чара нәтиҗәләре гамәли түгел дип белдерелде.

Һәйкәл кую тәкъдименә шәһәрдәге Ак мәчет имамы Мөслим Юнысов, Татар яшьләре форумы һәм башка кайбер татар оешмалары каршы чыкты. Киңкүләм мәгълүмат чараларында өч ай чамасы барган бәхәсләрдән соң февраль ахырында төрле милли азчылыклар оешмалары җитәкчеләре, галимнәр катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырылды.

Һәйкәлгә кискен каршы чыгучыларның берсе Мөслим Юнысов Азатлыкка белдергәнчә, Явыз Иванга һәйкәл куюга өлкә мөфтие Рәүф Джантасов һәм өлкәдә яшәүче кайбер милли азчылыклар оешмаларының җитәкчеләре каршы түгел.

Мөслим Юнысов
Мөслим Юнысов

"Әмма шәһәр төзелеше шурасы утырышында һәйкәл кую мәсьәләсен азәрбайҗан, таҗик, үзбәк оешмалары җитәкчеләреннән сорап хәл итү дөрес түгел. Алар Явыз Иваннан үз халыкларына зыян булмаганын әйтә, ә ул XVI гасырда безнең бабаларыбызны, халкыбызны кырган, мәчетләребезне юк иткән. Бу мәсьәләгә читтән килгән халыкларның катнашы юк", ди Юнысов.

Өлкәдә яшәүче ногайларның "Идегәй" оешмасы җитәкчесе, тарихчы Ильдар Идрисов Явыз Иванның "репрессив гамәлләре шул чордагы көч куллану мәдәнияте стандартлары кысаларыннан читкә чыкмаган" дигән фикердә.

Шура утырышында һәйкәлне кайда кую мәсьәләсе дә каралачак. Урын турында сөйләшү башланган икән, димәк хакимият һәйкәл куярга дип үзе өчен хәл иткән инде ди Юнысов.

Былтыр Явыз Иванга һәйкәл Чуашстан башкаласы Чабаксарда да куелды. Хакимият бу эшне фикер белешүләр уздырмый, киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртмый һәм шәһәр хакимияте сайтында мәгълүмат бирми генә башкарды.

Чабаксар: Явыз Иванга һәйкәл куюга ничек карыйсыз?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

Мондый һәйкәл куюга Чуаш дәүләт һуманитар фәннәр институты тарихчылары, Чуаш милли конгрессының аксакаллар шурасы каршы чыкты һәм һәйкәлне алып куюны таләп итте. Алар урыс патшасының чуашларга бер катнашы да юк дип белдерде.

Чуаш халык язучысы Михаил Юхма Чабаксардагы һәйкәлне "чуаш халкының күңеленә төкерү" дип атады.

"Бу бик куркыныч, бу чуаш халкының күңеленә төкерү. Урыс өлкәләрендә дә халык Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыга бит. Ул шул кадәр күп кешене үтергән", ди Юхма.

2017 елда Иван Грозный һәйкәле Мәскәүдәге "Хакимнәр аллеясы"нда куелды.

2016 елда Орел шәһәрендә дә Явыз Иванга һәйкәл куелды. Ул чакта Азатлык Казан урамнарында "Явыз Иванга Орел шәһәрендә ачылган һәйкәлгә сез нинди мөнәсәбәттә? Бу һәйкәл Казанда куелса, моңа ничек карар идегез?" дигән сораштыру уздырды. Татарстан башкаласында Казан ханлыгын җимерүчегә һәйкәл куюны хуплаучылар шактый булуы ачыкланды.

Сораштыру Казанда Явыз Иванга һәйкәл теләүчеләрнең күп булуын күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG