Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашучыларга йорт төзергә бушлай җир бирмәкчеләр

Башкортстаннан Украинадагы сугышка озатылган хәрбиләр. Архив фотосы
Башкортстаннан Украинадагы сугышка озатылган хәрбиләр. Архив фотосы

Шул ук вакытта бушлай җиргә бары тик сугышта Русия каһарманы исемен алганнар яки сугыштагы "казанышлары" өчен орденнар белән бүләкләнгән хәрбиләр генә өмет итә ала. Бу ярдәм чарасы хәрбиләргә, ихтыяриларга, Росгвардия хезмәткәрләренә кагыла.

Башкортстанда Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучыларга шәхси торак төзелеше өчен бушлай җир бирергә телиләр. Җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турындагы канунга төзәтмәләрне Башкортстан җир һәм милек министрлыгы әзерләгән. Бу хакта РБК җиткерә.

Шул ук вакытта бушлай җиргә бары тик сугышта Русия каһарманы исемен алганнар яки сугыштагы "казанышлары" өчен орденнар белән бүләкләнгән хәрбиләр генә өмет итә ала. Бу ярдәм чарасы хәрбиләргә, ихтыяриларга, Росгвардия хезмәткәрләренә кагыла.

Әгәр хәрби сугышта алган яраларыннан яки авыруыннан үлсә, җир алу хокукы аның хатынына, балаларына яки әти-әнисенә күчәчәк. Хәзерге вакытта документ коррупциягә каршы экспертиза уза диелә.

  • Сугышка китеп "батырлык күрсәткән" хәрбиләргә бушлай җир бирү турындагы канун өлгесе узган атнада Татарстанда да әзерләнгән иде. Канун өлгесен Русия президенты Владимир Путин кушуы белән әзерләүләре әйтелде, Путин төбәкләргә сугышта катнашучыларга бушлай җир бирергә киңәш иткән иде. Җиргә дәгъва итүчеләрне махсус реестрга теркәп барачаклар, алар җирне чираты җиткәч алачак диелә.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышу һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан — Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.
  • Украина саклану министрлыгы башкортларга мөрәҗәгать итте. Аерым алганда ул сугышта үлгән башкортлар башкорт субъектлыгын һәм башкорт теле мәсьәләсен хәл итүгә ничек булыша дигән сорау бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG