Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстан шәһәр-районнары җитәкчеләренә сугыштагыларның балаларын "әтиләре урынына" мәктәпкә озатырга кушкан


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле, быел Башкортстанда беренче сыйныфка керә торган 589 баланың янында әтисе булмаячак. Хәбиров республиканың гаскәрдә хезмәт итмәгән килеш сугышка киткән түрәсе Азат Бадрановның кызын мәктәпкә озатмакчы була һәм җирле җитәкчеләргә үзеннән үрнәк алырга куша.

Башкортстаннан Украинадагы сугышта катнашучыларның 589 баласы быел беренче сыйныфка укырга керәчәк. Бу уңайдан республика башлыгы Радий Хәбиров район һәм шәһәрләрнең хакимият башлыкларына шушы балаларны "әтиләре урынына" мәктәпкә озатырга кушкан. Бу хакта Ufa1 җиткерә.

Хәбировка бу фикер Башкортстанның гаскәрдә хезмәт итмәгән килеш сугышка киткән беренче вице-премьеры Азат Бадранов белән сөйләшкәннән соң килгән.

Янәсе, Бадранов быел кызының беренче сыйныфка укырга керәчәген сөйләгән, әмма үзем аның янында була алмаячакмын, дигән. Шуннан соң Хәбиров аңа "Әйдә, кызың белән мин барам", дип тәкъдим иткән диелә.

Хәбиров республика башлыкларына мөрәҗәгать итеп, үзеннән үрнәк алырга кушкан, аларга әтиләре сугышта катнашучы беренче сыйныф укучыларын тантаналы линейкага озатырга киңәш иткән. "Моны ничек эшләп була, уйлап бетерегез", дигән ул.

  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Бүген, 31 июльдә, билгеле булганча, Башкортстанда Украинадагы сугыш өчен дип тагын бер батальон төзергә җыеналар. Радий Хәбиров сүзләренчә, Алмаз Сафин исемендәге батальон төзү тәкъдиме белән аңа Әлшәй районының "Боевое братство" ветераннар оешмасы мөрәҗәгать иткән. Тумышы белән Әлшәй районыннан булган 37 яшьлек Алмаз Сафин Украина сугышында һәлак булган иде. Үлгәч аңа Русия каһарманы исеме бирелде.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 827 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG