Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа карикатурачысы Камил Бузыкаев Башкортстан Корылтае депутатына намзәт итеп теркәлгән


Камил Бузыкаев (сулда) Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән. Архив фотосы
Камил Бузыкаев (сулда) Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән. Архив фотосы

2019 елда ясаган карикатурасы өчен аны татар хатын-кызларын мыскыл итүдә гаепләделәр. Былтыр декабрь ахырында Бузыкаевны Башкортстан республикасы каршында мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасына алганнар иде. Ул җирле мәдәният үсешенә булышырга җыенам дип белдергән.

Башкорт рәссам-карикатурачысы Камил Бузыкаев Корылтай депутатына намзәт итеп теркәлгән. Бу хакта ул UFA1.RU белән сөйләшкәндә әйткән. Бузыкаев җирле мәдәният үсешенә булышырга җыенам дип белдергән.

“Депутат булырга карар калдым, чөнки мәдәниятебезгә, мультфильмнар, нәфис һәм документаль кино җитештерүгә булышасым килә”, дигән ул.

Узган ел ахырында Бузыкаевны Башкортстан республикасы каршында мәдәният һәм сәнгать үсеше мәсьәләләре шурасына алганнар иде.

  • 2019 елда ясаган карикатурасы өчен аны татар хатын-кызларын мыскыл итүдә гаепләделәр. Карикатурада фәхишәлек белән шөгыльләнүче хатын-кыз сурәтләнгән иде: ул кулына чәкчәк тоткан, кыска күлмәк кигән, башында калфак, ә өстәрәк "Welcome to Kazan" дип язылган плакат эленеп тора.
  • Бузыкаев үзе "мондый кызларны М-7 юлының Татарстан өлешендә еш очратып була, ә Мәскәү өлкәсендә һәм Башкортстанда алар юк", дип аңлатты.
  • Ул чакта Башкортстан башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы булып торган Радий Хәбиров Камил Бузыкаевны тәнкыйтьләде һәм үзе ясаган карикатур өчен татарлардан гафу үтенүен сорады.
  • Башкортстан Корылтаена сайлаулар быел 10 сентябрьдә узачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG