Accessibility links

Кайнар хәбәр

Менделеевскида беренче татар гимназиясе ачылачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татар гимназиясе 264 укучы өчен исәпләнгән.

Яңа уку елында Менделеевски шәһәрендә “Мирас” дип аталган беренче татар гимназиясе ачылачак. Бу хакта “Татар-информ” район матбугат хезмәтенә таянып хәбәр итә. Яңа гимназия шәһәрнең 7нче мәктәбе базасында эшләячәк.

Хәзерге вакытта бинаны реконструкция эшләре алып барыла. Татарстан хөкүмәте моңа 89 млн сум акча бүлеп биргән. Бүген төзүчеләр спорт залын төзекләндерә, алга таба тәрәзә һәм ишекләрне алыштырачак, тышкы төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәчәк дип әйтелә.

Гимназия ноябрь башында үз ишекләрен ачачак. Моңа кадәр гимназия сентябрьдә әзер булыр дип көтелгән иде.

Татар гимназиясе 264 укучы өчен исәпләнгән. Анда 20 укытучы белем бирәчәк.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов татар гимназиясенең концепциясе белән танышкан. Ул бина эчендә “татар рухы” хөкем сөрергә тиеш дигән.

Гимназиядә “Җомга мәктәбе” проекты тормышка ашачак. Ул дәресләрне җирле хәзрәт алып барачак. “Әдәбият мәктәбе”ндә язучы Факил Сафин чыгыш ясаячак. Шулай ук уку йортында татар көрәше белән шөгыльләнеп булачак.

2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныф укучыларының татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыручылары арасында Менделеевски районы түбән күрсәткечләр күрсәтте. Районда нибары 4 укучы гына туган тел сынавын тапшырды.

Татарстан мәгариф министрлыгы мәгълүматынча, узган ел Менделеевски районындагы мәктәпләрдә татар телендә белем һәм тәрбия бирү барлык укучылар саныннан 13,28 процентны тәшкил иткән. Бу республика районнары арасында Югары Осланнан соң иң начар күрсәткеч.

Соңгы җанисәп мәгълүматаларына караганда, Менделеевски районында 30 839 кеше яши. Шуларның 15 627 — татар, 11 512 — урыс, 1 363 — удмурт, 1 186 — мари.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. 2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) 8 укучы тапшырган. 2017 елда имтиханны 74 бала биргән булган.
  • 2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән, шуларның 2 351 — татар телен сайлаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG