1994 елның 3 августында төзелгән Шартнамә Башкортстанның Русия белән төзегән өченче килешүе иде. Беренчесе 1557 елда башкортларның Русиягә керү килешүе булса, икенчесе СССР таркалгач, 1992 елда Татарстан һәм Чечнядан кала бөтен төбәкләр һәм Мәскәү арасында төзелгән федератив Шартнамә булды. Татарстан белән Чечня ул чакта аерым мөнәсәбәтләр таләп итте.
1994 елның февралендә Татарстан Мәскәү белән аерым Шартнамә төзеде. Августта моңа охшаш килешүне Башкортстан да имзалады. Документка Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов, премьер-министр Рим Бакыев, Русия президенты Борис Ельцин һәм хөкүмәт башлыгы Виктор Черномырдин кул куйды.
Башкортстанга 18 төрле вәкаләт бирелде. Алар арасында республиканың үзаллы бюджетын булдыру, файдалы казылмалар, җир байлыкларын куллану мәсьәләсен хәл итү, республика дәүләт банкын ачу, чит илләр белән мөнәсәбәтләр булдыру, Башкортстан ватандашлыгы мәсьәләсен хәл итү кебек маддәләр бар иде.
2000нче елларда Русиядә хакимият вертикале өстенлек итә башлагач, Мәскәү мондый килешүләрне озайтмады. Бары тик Татарстан гына төрле киртәләр аша узып һәм кайбер вәкаләтләрне югалту бәрабәренә Шартнамәне озайтуга ирешә алды.
Башкортстанда 2006 елда "Урал" башкорт үзәге үзенең пленумында бу мәсьәләне күтәреп карады, ләкин ул хуплау тапмады.
2010 елда өченче Дөнья башкортлары корылтаенда Башкортстан белән федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләр темасы калыкты. Мондагы чыгышларны Русия думасы депутаты Юрий Савенко "экстремистик" дип бәяләде. Шул ук елны Мортаза Рәхимов президентлыктан китте.
Нинди файда күрде Башкорстан бу килешүдән, яисә оттырдымы? Белгечләр фикерләре аерыла. Шартнамә мәсьәләсе янә калкып чыкса, ул нинди форматта булачак?
Сәясәт белгече Аббас Галләмов 1994 елгы вәкаләтләрне бүлешү турында килешү Башкортстанга файдалы булды, республиканың хакимият механизмы эшкә салынды, дип саный.
— Суверенитет декларацияләре игълан ителгәч, бер вакытка үзәк дилбегәсез калды, көчсезләнде, Мәскәүгә хокукый нормалар кертергә кирәк иде. Республика суверенитеты юридик яктан тәртипкә китерелде. 2000нче елга кадәр, Путин килгәнче, ул яхшымы-яманмы, гамәлдә булды.
Нинди файдалар? Республика үз җирендә тулы хокуклы хуҗа булды, федераль кануннар эшләде, әмма алар республика хакимияте теләгән чикләрдә генә гамәлдә булды. Суверенитет заманында республика бөтен акчаларны, керемне контроль итте. Бөтен оешмалар да республика милеге булды. Нефть эшкәртү комплексы Борис Ельцин теләге белән "Лукойл"га керергә тиеш иде. Мортаза Рәхимов ул фәрманны үз территориясендә юкка чыгарды, республика аны үз контролендә тотты. Финанс яктан файда зур булды, аның белән республикадагы күп мәсьәлә хәл ителде. Әмма Рәхимов ахыр чиктә оешмаларны приватизацияләде, улы Урал Рәхимовка күчерде. Путин хакимияте ныгыгач, барысын да тартып алды. Башкортстандагы нефть эшкәртү комплексы "Роснефть", Игорь Сечинга эләкте, башка оешмалар Мәскәү олигархлары арасында бүленде. Мәскәүне инде бернинди килешүләр кызыксындырмады.
Аббас Галләмов мондый килешүләрне оныттырырга тырышсалар да, бу мәсьәләләр янә калкып чыгачак, ди. Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы аркасында "децентрализация", федератив килешү сүзләре ешрак яңгырый. Әмма сәясәт белгече киләчәктә бу мәсьәлә башкача башкарылырга тиеш ди.
Мәскәү төбәкләрне кысты, бөтенесен бер йодрыкка төйнәде, үзәкләштерде, әмма шушы вазгыять төбәкләрдә каршылык тудырды, аларны ныгытты гына
Һичшиксез, режим егылачак. Мәскәү төбәкләрне кысты, бөтенесен бер йодрыкка төйнәде, үзәкләштерде, әмма шушы вазгыять төбәкләрдә каршылык тудырды, аларны ныгытты гына. Кешеләргә сәяси вертикаль ошамый, каршылык милли республикаларда да, төбәкләрдә дә күзәтелә. Приморьеның Мәскәүгә карата дәгъваларын гына карагыз! 1917 елдан соң да, 1990 елдан соң да төбәкләрнең дилбегәне үз кулына алу теләге туды. Бу юлы да шулай булачак. Әмма юридик яктан бу ничек башкарылачак? Вәкаләтләр бүлешү моңа кадәр тигез булмады дип саныйм. Республикалар үзенә вәкаләтләрне алганда башкалар "Ә бездә ник юк ?" дип сорау бирә, тигезсезлек, көнләшү барлыкка килә. Федераль үзәк республикаларны акылга утыртканда өлкәләр куана, шул кирәк аларга дип астыртын эш итә. Федераль үзәккә каршы бергә тупланыр урынына ассиметрия килеп чыга. Төбәкләрне сындырмас өчен һәрбер төбәк үзен генә уйлау начар, бөтен төбәкләргә вәкаләтләр бертигез бүленергә тиеш. Шуңа да мин киләчәктә килешүләр имзалап түгел, ә вәкаләтләр канун нигезендә бүленеп теркәлергә тиеш дип саныйм.
Башкортстанның үзендә шартнамә мәсьәләсе соңгы тапкыр 2017 елда, Татарстан белән Мәскәү арасындагы шартнамәнең мөддәте чыккан вакытларда калкып чыкты.
Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев журналистлар белән очрашуда федераль үзәк белән шартнамә мәсьәләсендә "хәзер барысы да федераль кануннар белән регламентлаштырылган, иҗатка урын юк", дип белдерде.
"Без әлеге килешүне төзегәндә (1994 елның 3 августы - ред.) федерациянең хокукый кыры бик проблемлы иде. Үзәк белән төбәкләр арасындагы хокукый мөнәсәбәтләрнең күп өлкәләре көйләнмәгән иде. Хәзер инде барысы да федераль кануннар белән регламентлаштырылган, мондый шартларда яңа килешү төзү - димәк, гамәлдәге кануннар өлкәсенә тыкшыну була," диде спикер.
Чит илләрдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты әгъзасы, Башкортстаннан Германиягә күчкән Илшат Киньябаев — Оренбур өлкәсендә туып-үскән башкорт һәм суверенитет тулы булмаса да, Шартнамә булганда Башкортстан барыбер аерылып торды, яшәү дәрәҗәсе башкача иде, республика үзе тапкан малына хуҗа булды дип сөйләде Азатлыкка. Әмма Шартнамә - ул капкын һәм киләчәктә федераль үзәк белән бернинди дә килешү була алмый дип саный ул. Авыз бер генә пешмәде, ди ул.
— Башкорт милли хәрәкәте комитеты да, минем дә позициям бер - килешүләр, шартнамәләр вакыты узды. Килешеп карадык бит инде, Мәскәү Кремле һәрвакыт алдады, бастырып талады. Шуңа да башкортлар тулы бәйсезлек турында гына сүз алып барырга тиеш, — дип фикерләре белән уртаклаша ул. — Хәтта Путин режимына каршы көрәшкән оппозиция дә, Алексей Навальный тарафдарлары да, Михаил Ходорковский да бүленмәс Русия турында гына фикер йөртә. Без республиканың киләчәген башкача күрәбез. Башкортстан бәйсез булгач, нишләргә икәнен үзе хәл итәчәк, Идел-Урал төбәкләренең конфедерациясе генә була ала.
Украинадагы сугыш ничек тәмамланачак, Путин режимы юкка чыгачакмы, әллә сакланып калырмы — барысы да шуңа бәйле.
Илшат Киньябаев Башкортстандагы милек туздырылды, аннары тартып алынды, әмма суверенитетның иң мөһим өлеше акчага хуҗа булу түгел, ә республиканың милли сәяси субъект булуы иде дип саный.
Башкортстан барыннан да колак какты, республика гап-гади төбәккә әйләнеп бара. Бер-ике буыннан без милләт буларак юкка чыгачакбыз
— Килешүләр төзелде, Уфа да, Казан да Мәскәүгә буйсынды, Татарстанда милекнең бер өлеше калды, әмма федераль үзәк ни башкортка, ни татарга телләрен сакларга, тарихларын өйрәнергә мөмкинлек калдырмады. Барысы да кысрыклап чыгырыла. Икътисад өстенлек булырга тиеш түгел иде, суверенитетны саклап калу ул милләтне саклап калу иде. Башкортстан барысыннан да колак какты, республика гап-гади төбәккә әйләнеп бара. Бер-ике буыннан соң без милләт буларак юкка чыгачакбыз, — ди ул.
Уфада яшәүче сәясәт белгече Андрей Потылицин суверенитеттан да, Шартнамәдән дә гади халык файда күрмәде, хакимият ничек теләде, шулай эш итте, дигән фикердә.
— Ул вакытта бу килешүләр ике якка да мөһим иде. Борис Ельцин нәкъ Уфада суверенитетны күпме телисез, шулкадәр алыгыз диде. Һәм республика җитәкчеләре үзләре ничек уңайлы, шулай аңлады һәм эш итте. Путин килгәч, үзаллы эш итү сепаратизм буларак кабул ителә башлады. 1994 елдагы Башкортстан белән 2023 елдагы Башкортстанның үзаллы хәрәкәт итүендә аермалар күк белән җир арасындагы кебек. Мортаза Рәхимов аеруча үзаллы иде. Федераль үзәк Башкортстанга булышмады, шуңа идарә дә итә алмады, — ди ул.
Потылицин яңа федератив килешүләр була алмый, конфедерация мәсьәләсен азсанлы сепаратистлар гына күтәрә, әмма Русиядә төбәкләр күп, алар белән идарә итү авыр, ди ул. "Рәхимов чоры турында хыялланып ятучылар бардыр, әмма ул кире кайтмаячак. Реформалар булырга тиеш, идарә итү системы, төбәкләр белән аралашу системы үзгәрергә тиеш, ләкин ул ничек булачак - әйтә алмыйм", ди ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум