Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортларда пассионарлык татарларга караганда көчлерәк"


Брүсселдә узган форумда катнашучылар уртак документны имзалый, уртада - Юлия Фәйзрахманова
Брүсселдә узган форумда катнашучылар уртак документны имзалый, уртада - Юлия Фәйзрахманова

Русия таркалырмы, таркалса, кайчан таркалыр, татарлар яңа үзгәрешләргә әзерме, милли лидерлар бармы – болар хакында күптән түгел Брүсселдә Европа парламентында узган җыенда чыгыш ясаган татар активисты Юлия Фәйзрахманова белән сөйләштек.

Казанда экология ативисты булып танылган Юлия Фәйзрахманова Русия гаскәрләре Украинага басып кергән көнне үк бу җинаятьне кискен тәнкыйтьләде, репрессив механизм көчләнүгә кадәр илдән чыгып китте. Бүгенге көндә ул ике баласы белән Төркиянең Анталья шәһәрендә мөһаҗир буларак яши. Төрле протест акцияләрендә катнаша, журналист буларак репортажлар ясый, мәкаләләр яза.

Шулай килеп чыкты ки, "Русиянең ирекле халыклары форумы" гыйнвар азагында Брүсселдә уздырган җыенда "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган төркем вәкиле Рафис Кашапов та, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев та катнаша алмады. Беренчесе Брүсселгә килеп тә аны илгә кертмәделәр, ә икенчесенә виза бирелмәде. Нәтиҗәдә, татарлар, Татарстанга бәйле фикерләрне анда Юлия Фәйзрахманова яңгыратты.

Бу җыен – "Русиянең ирекле халыклары форумы"ның бишенче чарасы иде һәм ул беренче тапкыр Европа парламенты бинасында узды. Җыен Русия дәүләт медиасы ягыннан да, либераль оппозиция ягыннан да тәнкыйтьләнде. Чарада төрле милләт, төбәк вәкилләре Европадан Русия таркалганнан соң аларның бәйсезлеген тануны сорады. Бу Русия хакимиятенә дә, аңа оппозициядә булучыларның да күңеленә ятмады. Юлия Фәйзрахманова да тәнкыйтьләнде, татарлар исеменнән аңа чыгыш ясарга кем хокук бирде дигән сүзләр яңгырады.


Русиянең таркалуына нинди сәбәпләр бар, татарлар моңа әзерме һәм татарлар арасында лидерлар бармы – шул хакта Юлия Фәйзрахманова белән сөйләштек.

— Юлия ханым, форум беренче тапкыр Европа парламенты бинасында узды. Вакытында язучы Гаяз Исхакый большевиклар хакимияткә килгәч, Көнчыгыш Төркистан аша кача, Япониягә бара һәм анда Европага виза алырга тырыша. Ул Версальдә узачак җыенга барырга тели. Анда Идел-Урал штаты, дәүләтчелек турында сөйләргә, Европада теләктәшлек табарга тели. Барып чыкмый. Виза бирелми, ул вакытта Европада татар-башкортлар өчен мөһим булган бу идея яңгырамый кала. Бүген исә 2023 елда татарлар да, башкортлар да Европа парламенты бинасында Русиядәге милләтләргә карата сәясәт турында, бәйсезлек алып кына исән калырга мөмкин дип чыгыш ясады. Ничек уйлыйсыз, Европа нинди нәтиҗәләр ясаячак? Әллә килдек, сөйләштек, таралаштык белән тәмамланырмы?

— Мин беренче тапкыр шундый зур чарада катнаштым, Европа парламентындагы җыен югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Европа парламентны депутаты, Польшаның элекке тышкы эшләр министры Анна Фотыганың катнашуы үзе үк конференциянең дәрәҗәсен күтәрде. Бу минем өчен яңа тәҗрибә иде. Форумның бу темага җыелганы булмады, аңа мәртәбәне Путин үзе дә өстәде. Путин конференциядән соң, Русиягә Украина бандерчылары да, нацистлары да куркыныч тудырмый, Русияне таркатучылар - менә төп куркыныч кайда, дип әйтте. Путин ук шундый сүзләр әйткәч, димәк чыннан да куркалар, димәк шүрлиләр.

Бу конференциядә катнашучылар үз халкы исеменнән чыгыш ясамый дип тәнкыйтьләнде. Миңа да килде андый "сәлам". Әйе, бу - сайланган намзәтләр түгел, әмма бу кешеләр – үз халкы нинди фаҗига кичерүен ачык сөйләргә кыюлык тапкан шәхесләр. Мине дә татарлар сайлап җибәрмәде. Татар иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиевның фикерен төгәл итеп җиткердем һәм үз исемемнән бүгенге халәт һәм киләчәк турында уйларымны яңгыраттым.

Фәрит Зәкиевка Бельгиягә барырга мөмкинлек булмады. Виза бирмәделәр. Рәфис Кашаповны илгә кертмәделәр. Минемчә, аерым көчләр татар вәкилләренең чыгыш ясавын теләмәгән. Шундый шик калды. Мине исәпкә алмый калдылар, әмма мин Зәкиев теләгәнне әйттем. Анда барысы да кануннарга нигезләнеп язылган, фактлар гына яңгарады. Халыкара җәмәгатьчелектән 1991 елда булган референдум документын танырга соралды. Башкортстан, Идел-Урал төбәкләре турында башкорт активисты Руслан Габбасов та сөйләде, конфедерация мәсьәләсе дә күтәрелде.

Татарстанның сувренитет игълан итеп, бераз булса да бәйсез яшәп алу тәҗрибәсе бар

Татарларга килгәндә, 1991 елда Татарстанда референдум узды. Татарстан республикасының мөстәкыйльлеген халыкның 61 проценты хуплап тавыш бирде. Башка бер төбәктә дә мондый тәҗрибә юк. Татарстаның бәйсез дәүләт булуы – аерым шәхесләрнең, аерым иҗтимагый оешма фикере түгел, бу – халыкның сүзе, теләге. Референдум – кануни ысул, аның ярдәмендә халык үз фикерен җиткерде. Татарстанның суверенитет игълан итеп, бераз булса да бәйсез яшәп алу тәҗрибәсе бар. Татарларның бөтенесе исеменнән сөйләргә хокукы бармы дигән тарткалашу бар икән, минем авызымнан бары тик бу чарада 1991 елда республиканың күпчелеге белән сайланган юл турында әйтелде, искә төшерелде.

Европа күзәтә, җирлекне капшап карый. Кимендә алар ничек теләктәшлек күрсәтергә дип уйлыйдыр. Минемчә, бу конференциядән соң мөһим нәтиҗәләр ясалачак. Алга таба конкрет нишләргә? Европага Русиядәге милли оппозиция хәрәкәтләренә теләкләшлек белдерергә, аларны укытырга кирәк. Күп оешмалар яңача эшләргә өйрәнергә тиеш. Бу да зур эш булыр иде.

— Чыгышта татар теленең, милли мәгарифнең хәле, Мәскәүнең сәясәте аркасында болай да туракланган Татарстан Конституциясеннән символларга ия булган маддәләрсез дә калу турында сөйләдегез. Бу хакта конференциядән соң аерым сораулар бирү, кызыксыну булдымы?

— Юк дисәң дә була. Чараның форматы башкачарак иде, мин конференциянең икенче өлешендә чыгыш ясадым, анда инде сораулар форматы каралмаган. Регламент та бар. Әмма халыкара журналистлар кызыксынды, аерым да килеп сораштылар, алар күбрәк минем чыгышның икенче өлешендәге фикерләргә игътибар итте булып чыкты. Без яңа Русия турында сөйләшәбез икән, бәйсезлекне тануны сорыйбыз икән, кешеләр, хатын-кыз, ЛГБТ вәкилләренең хокуклары аяк астына салып тапталмаска тиеш дип сөйләдем. Барысы да тигез, берсенең дә хокуклары башкалардан өстен була алмый. Татарстан Ирандагы кебек хокуксызлык дәрәҗәсенә тәгәрәргә тиеш түгел дидем.

Украинадагы сугышта татар хәрби батальоннарын оештырырга кирәк дидем. Кешеләр моны хуплап кабул итте. Янымда Әхмәт Закаев утырды. Мин аны ихтирам итәм, ул еллар буена үз халкы, республикасы өчен корал тотып көрәшә. Аның тәҗрибәсе зур. Ә мин хатын-кыз, ике бала әнисе буларак фикер йөртәм. Минем өчен Татарстанда яшәү имин, тыныч булуы мөһим. Минем кебек башкалар да балаларының киләчәкләре турында уйлый, борчыла дип беләм. Хәзерге вакытта Украинада татарстанлылар шактый. Алар Путин режимы солдатлары. Кемдер үз ирке белән, кемдер ирексездән. Сугыш тәмамланыр һәм алар өйләренә кайтачак. Кешелекле, мәрхәмәтле булмаган, әмма корал белән эш итү тәҗрибәсе булганнар кайтачак. Мин куркам, чөнки алар – корал тотып кешеләрне үтергән, хатын-кызларны көчләгән солдатлар. Буча, Мариуполь кебек шәһәрләрдә канкойгыч вакыйгалар булды, алар да анда булды. Кешеләр азат булып лаеклы тормыш белән яшәргә хокуклы, ләкин бу мөһим төшенчәләрне кем яклар? Кем җинаятьчеләрдән безне аралар, коткарыр? Менә шушы кичәге солдатлар безнең тормышны куркыныч астына куя ала.

Украина ягында сугышкан татар батальоны булырга тиеш дип саныйм

Русиянең таркалу процессы авыр булачак. Кемдер әнә шул Украинага җибәрелгән башкисәрләр көченә таяна ала. Алар белән халыкны өркетә алачак. Менә шул көчләргә каршы торырлык башка сугышчылар булырга тиеш. Шуңа да мин Украина ягында сугышкан татар батальоны булырга тиеш дип саныйм. Аңлагыз, мин канлы бәрелеш яклы түгел, әмма төрлесен уйлыйм. Украина яклы сугышкан хәрбиләр күбрәк булган саен куркыныч сценарийларның тормышка ашуның мөмкинлеге азрак булачак. Украина азатлыгы өчен сугышканнар булса, баш күтәрергә куркачаклар.

Милли республикалардан мобилизацияне дә арттырып оештырдылар, аңа кадәр ихтыяриларны әзерләделәр. Путин режимы, аның амбицияләре өчен һәлак булган ирләрнең табутлары күпләп Мәскәүгә дә, Петербурга да түгел, ә Дагыстан, Бурятия, Тыва, Татарстан белән Башкортстанга кайта. Бу хакта күп әйтелде, язылды. Үз теләкләре белән, көчләп җибәрелгәнме алар – хәзер мөһим дә түгел. Алар Украинага каршы сугышалар. Казан авиация заводында җитештерелгән очкычтан Украина шәһәрләренә һөҗүм ясалуы да факт. Алабугада Иран белән берлектә "Шаһид" дроннары да җитештереләчәк дип хәбәр ителде. Шушы хәлләргә татарларның җавабы да булырга тиеш, вөҗдан дигән нәрсә дә бар бит әле.

— Чечен, кырымтатар отрядлары булуы билгеле. "Башкорт" хәрби отряды барлыгы игълан ителде, әмма бу никадәр чынбарлыкка туры килә – әйтүе авыр, ниндидер пропаганда коралы да була ала. Ә сез татар хәрби бүлегенең барлыкка килүен ничек күз алдына китерәсез?

— Мин хәрби түгел. Әмма башкортлар оеша алган икән, афәрин. Безгә үрнәк. Украинада чыгышы белән Татарстаннан булучылар бар, алар бергә туплана ала дип уйлыйм. Бер генә мисал, Төркиянең Анталья шәһәрендә сугышка каршы хәрәкәт бар, алар акча туплады һәм кырымтатарлардан торган отрядка "внедорожник" сатып алып бирде. Димәк, оешу да, аларга ярдәм итү механизмы да бар. Татар батальонын оештыру могҗизага тиң, булдыра алмаслык эш түгел.

— Сез Иран кебек хокуксыз дәүләткә әйләнмәү мөһим дидегез. Татарстанга андый хәлгә төшү куркынычы яныймы?

— Карагыз, СССР таркалды, төрле милли дәүләтләр барлыкка килде. Эстониядә никадәр урыс теле кысыла, урыс мәдәнияте юк ителә дип лаф орырга яратсалар, анда урыс телле мәктәпләр эшли, кешеләрне милләт буенча да, дин буенча да, фикер буенча да мыскыл итмиләр. Әмма шул ук вакытта Үзбәкстан яки Төркмәнстан кебек дәүләтләр дә барлыкка килде. Икесендә дә кеше хокукларына төкереп бирәләр. Намаз кылу – язык, илдән чыгарга ярамый, контроль ителә, интернет куллану тыела һәм башкалар. Һәр милләт, халык үз тарихына таянып эш итә ала, әмма әлеге вакыттта акивистлар кем, лидерлар нинди карашта, кешеләрнең белемнәре, дөньяга карашлары нинди һәм башкасы – болар барысы да киләчәктә дәүләт нинди юнәлештә үсүенең күрсәткечләре.

Иҗтимагый фикер булуы кирәк. Алдан ук үсеш стратегиясе турында сөйләшү мөһим. Таркалганда, бүленгендә аның турында уйларга да, утырып килешергә мөмкинлек була алмас.

— Сез Русиянең таркалуын төгәл сценарий кебек итеп сөйлисез. Моңа һәм татарларга үз дәүләтчелеген булдырырга мөмкинлек туачагына ышану каян килә?

— Карагыз, мин татар, тел мәсьәләсен күтәрмим әлегә, моны озак еллар дәвамында Татар иҗтимагый үзәге һәрвакыт сөйләде, алгы планга чыгарып килде. Әмма безнең бусагада – өченче дөнья сугышы. Афәт ишеккә кага. Әлеге вакытта Украинага карата коточкыч җинаять кылына. Мин үзем өчен төп приоритет буларак беренче чиратта сугышның бетүен куям, ә ул, иманым камил, Украинаның җиңүе белән тәмамланачак. Бу җиңү барыбызга да, урыс булмаган милләтләргә аеруча кирәк. Шушы сугыштан соң Русия империясе башкаларга золымы тимәсен өчен, ул башкаларга куркыныч тудырмасын өчен нишләргә кирәк дигән сорау куям. Икенче дөнья сугышы тәмамлангач, наци Германиясе бүлгәләнә, бу алар өчен авыр вакыйга. Берлин дивары җимерелүен алар еллар буена көтте. Әмма ул вакытта бу кирәкле чара булган, бу – алманнарның нацизм өчен түләгән бәясе.

Русия дә нәкъ шул маньяк кебек куркыныч икәнен аңлап эш итәргә туры киләчәк

Русия дә үзенең җинаяте өчен хөкем ителәчәк. Әлеге сурәттә Русия яшәргә тиеш түгел, чөнки ул тирә-яктагы дәүләтләргә куркыныч тудыра. Балаларны үтерүче маньякларны җәмгыятьтән ерак тотабыз, Русия дә нәкъ шул маньяк кебек куркыныч икәнен аңлап эш итәргә туры киләчәк. Аның зыян китермәвен телибез икән, моңа аны таркатып кына ирешеп була.

— Ярар, бу мәсьәлә хәл ителгән дип күзаллыйк, әмма татарлар, Татарстан моңа әзерме, ничек уйлыйсыз? Бу эшне әйдәр өчен лидерлар да күренми бугай.

— Лидерлар катлаулы вакытта барлыкка килә. Татарның өстенлеге шунда – аның тарихи хәтере бар. Аның дәүләте булган, ул бөтен системны белә, дәүләт дәрәҗәсендә фикер йөртү, яшәү канына сеңгән ул. Русия киңлекләрендә тагын кайсы халыкның үз ханнары, үз дәүләт системы булган соң? Татарларда гына. Яңа тарихта да күрдек – татарлар кирәк чакта җаваплылыкны үз кулына ала белә, кануннарны яза белә. Татарстан башкалардан аермалы иң әзерлекле төбәк тә әле.

Башкортлар гәүдәләре белән тауларын каплады, ә татар зыялылары Тукай яшәгән мөһим тарихи бинаны сакларга чыкмады

Мөмкинлекне кем ничек кулланачак – менә шунда мәсьәлә. Башкорт милли хәрәкәтен күзәтәм, алардагы пассионарлык миндә ихтирам уята. Куштау өчен халыкны ничек берләштерә алганын күрдек. Кешеләр үз дигәненә ирешмичә тау итәгеннән китмәде. Куркыныч булса да, полиция котырса да, позициясен бирмәде. Шул ук вакытта мин Казан уртасында "Болгар" кунакханәсен бульдозер белән эттереп җимергән вакыйганы искә төшерәм. Камал каршында булды бу хәл. Әйе, хат язылды, ниндидер мөрәҗәгатьләр булды, әмма иң мөһиме – тарихи бинаны яклар өчен урамга кешеләр чыкмады! Башкортлар, башкортстанлылар гәүдәләре белән тауларын каплаган кебек татар зыялылары Тукай яшәгән мөһим тарихи бинаны сакларга чыкмады. Кемдә потенциал көчлерәк? Кем йоклап калмас? Ә лидерларга килгәндә, барлыкка киләчәк ул, менә күрерсез, калкып чыгачаклар...

— Татар элитасы әлегә күзәтә дигән фикер кала. Кая җил өрер, хәлләр кая таба борылыр дип көтә сыман. Ничек уйлыйсыз, чәчрәп чыкмасалар да милли зыялылар, хакимият кешеләре Русия таркалып тарихта тагын бер мөмкинлек барлыкка килүен көтәләрме, әллә инде моңа ышанулар юкмы? Сездә нинди хисләр?

— Сугыш бетсен дип фикерне әйтә алмаучыларны мин ни сәяси, ни иҗтимагый, ни мәдәни элита дип санамыйм. Милли зыялыларга килгәндә, араларында каршы чыгучылар да бар, әмма аз, мин аларны күрмим. Менә урысча язучы Гүзәл Яхинаны эт урынына сүктеләр, әмма ул том-том романнар иҗат итүче татар язучыларыннан күпкә кыюрак, татаррак булып чыкты. Алар сугышка каршы чыкмаганда Яхина канкоеш туктасын дигән фикерен әйтте. Җавап итеп хакимият аның спектакльләрен театр репертуарларыннан ала. Татарстан парламенты, Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар Мәскәү алдында күпме баш исәләр дә, президент атамасын да саклап кала алмадылар. Мин аларны элита дип санамыйм.

Минем чыгышымнан соң миңа язучы да, теләктәшлек күрсәтүчене дә хәтерләмим. Кемдер язды, алар аз, әмма алар ачыкча язарга курка. Теләктәшлек белдерүчеләр башлыча чит илдә яшәүчеләр. Әмма тәнкыйть, минем якка таш атулар күбрәк иде, билгеле. Татарстан исеменнән чыгыш ясарга кем хокук биргән дип тетмәмне теттеләр. Татар иҗимагый оешмасының кассасын бушатып, Фәрит Зәкиев Төркиягә качты дип тә яздылар. Татарлар әлегәчә бер-берсенә пычрак ату белән белән мәшгуль. Гәрчә башта мөһим мәсьәләне хәл итәсе бит! Путин режимын юк итүдә берләшеп эшлисе бар.

— Конференциядә чыгыш ясаучылар төрле һәм алар үз халкы, милләте, төбәге турында сөйләгәндә никадәр кешеләрнең проблемнары төрле дәрәҗәдә икәне аңлашыла. Кемдер сан ягыннан 100 мең яки тагын да азрак калган, кемдер татарлар кебек Конституция мәсьәләсен күтәрә. Максатлар да аерыла кебек, аларны ничек берләштерәсе?

— Әйе, мәсьәләр төрле, концепцияләр дә аерыла. Зур һәм кече милләтләргә берсен дә бүләсе килми. Мөһим телләр һәм мөһим булмаган телләр дип тә сөйләргә хокукыбыз юк. Бу конференциядә катнашучылар башлыча барыбер аларга бәйсезлек кирәк булуын сөйләде. Шуңа да кимендә иҗтимагый диалог кирәк һәм бу сөйләшүдә федераль үзәк булырга тиеш түгел.

— Сез катнашкан конференцияне Русия медиасы кара төсләргә буяп тәнкыйтьләде. Әмма аларга ияреп либераль позициядәге булган, шулай ук Путин режимына каршы булган медиа да бу чараны тәнкыйтьләде. Сез моны ничек кабул иттегез?

— Аңлап кабул иттем. Без Путин режимына каршы булуда берләшә алабыз, әмма аннан соң Русия язмышын хәл итүдә фикерләребез кисешмәскә мөмкин. Ничә кеше – шулкадәр фикер. Шуңа да сөйләшергә, аңлашырга, уртак фикергә килергә кирәк. Әмма милли мәсьәлә темаларын күтәрү, язу мөһим. Начар итеп, тәнкыйтьләп язу берни язмауга, битараф калуга караганда яхшырак.

Сугыш тәмамланырга, Русия Украинага репарацияләр түләргә, Украина тыныч тормыш белән яши башларга тиеш. Бүтән беркайчан да дигән төшенчәдән никадәр сабак алырбыз? Империя көч куллану, башкаларны яулап алу идеясеннән кире кайтмаячак. Аңардан ваз кичми, шуңа да ул империя. Русия вакытлыча тукталып торыр, әмма бу чорда ул тагын һөҗүм итәр өчен көч җыячак. Либераллар яхшы җитәкче утырырга тиеш, ди. Әмма Русия башына "тәти" берәр урыс яки урыс булмаган кеше утырса да ул аҗдаһага каршы никадәр көрәшергә тырышмасын, ахыр чиктә үзе шул аҗдаһага әвереләчәк. Тагын кабатлыйм: Мәскәүдә утырып Русияне төбәкләргә бүлеп, аларга берникадәр вәкаләт биреп һәм ахыр чиктә федераль үзәкнең эшләвенә калса, бүгенге империячел чирдән арынып булмаячак. Урыс булмаган һәм яуланып алынган халыкларның фикерен телиләрме, юкмы, ишетергә турыр киләчәк.

"Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган бишенче җыен 2023 елның 31 гыйнварында Брүсселдә узды. Җыенның беренчесе 2022 елның май аенда Польша башкаласы Варшауда үткәрелде. Икенчесе 2022 елның июль аенда Чехия башкаласы Прагада үтте. Өченчесен 2022 елның сентябрендә Польшаның Гданьски шәһәрендә үткәрделәр. Дүртенчесе 2022 елның декабрендә Швециянең Һелсиңборг шәһәрендә узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG