Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Идел-Урал конфедерациясе кирәк". Төркиядә "Азат Русия өчен" хәрәкәте оешты


Чарада катнашучылар, сулдан: Руслан Айсин, Руслан Кутаев

30 октябрь Төркиядә "Азат Русия өчен" хәрәкәте оешты. Хәрәкәтнең рәисе итеп чечен активисты, Ичкерия хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Руслан Кутаев, аның урыбасары итеп сәясәт белгече Руслан Айсин сайланды. Оештыру чарасында чечен, татар, украин, урыс, кырымтатар, чиркәс, дагыстан, кыргыз вәкилләре һәм Төркиядәге элекке мөһаҗирләр, барлыгы 60лап кеше катнашкан. Оештыручылар милли республикаларны яңадан кору турында фикерләшкән.

Җыенда Русиядә барган сәяси вакыйгаларга, Украинадагы сугышка, Путин режимы җинаятьләренә, асаба халыкларның хокулары кысылуына бәя бирелгән. Русия халыкларына карата колониаль сәясәт алып баруны туктатырга да чакырганнар. Конференциядә катнашучыларны Болгарстанда шундый ук хәрәкәт оештырган сәясәтче Геннадий Гудков сәламләгән.

Бу Русиядәге халыкларның азатлыгы өчен көрәшүче беренче оешма гына түгел. Русия Украинага каршы сугыш башлагач май аенда "Азат милләтләр лигасы" оешкан иде.

Лига милли республикаларның бәйсезлеген якласа, "Азат Русия өчен" хәрәкәте нигездә федерализм идеяларын күтәреп чыга. Яңа оешманың алга таба эшчәнлеге турында Руслан Кутаев һәм Руслан Айсин Азатлыкка сөйләде.

Декларация төрле фикерләр уятты

Истанбулда узган җыенда төрле милләт вәкилләре җыелды. Оештыручылар элгән фотоларда кайбер кешеләрнең йөзе томалап бирелүе күренә. Моны алар иминлек өчен эшләнүен әйтәләр. Ахырдан "Азат Русия өчен" хәрәкәте 7 пункттан торган декларация кабул итте. Анда Путин режимының кылган җинаятьләре, Русия халыкларына куркыныч янавы, Украинадагы сугышны хөкем итүләре, Русиядә хакимиятнең алышынырга һәм федерализмның кайтарылырга тиешлеге әйтелә. Русиядә яшәүче халыкларны сугышка җибәреп, геноцид кылынуын искәртәләр. Декларация ахырында Путинның тышкы гына түгел, эчке колониаль сәясәт алып баруы, шул рәвешле халыкларны сәяси милләт буларак юк итү эшен алып барган Мәскәүнең империячел режимына каршы көрәшәчәкләре әйтелә.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Азат Русия өчен" хәрәкәтенең декларациясе милли хәрәкәт вәкилләрендә төрле фикерләр уятты. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова әлеге резолюциядә милләтләрнең бәйсезлеге турында әйтелмәгән дип социаль челтәрдә тәнкыйди фикер калдырды.

"Бу декларациядә Русиядә кол хәлендә яшәгән милләтләр, аларның азатлыгы, бәйсезлеге турында берни дә әйтелмәгән. Русияне бу режимнан коткару ул әле монда яшәүче милләтләрне коллыктан коткару түгел. 90нчы елларда да демократик Русия төзибез дигәнгә ышанып, урыс булмаган милләтләр шушы төрмәдә бикләнеп калды. Хәзер дә шул хәл кабатланырга тора. Режимны алыштырып, демонтаж уздырып кына безнең хәлебез үзгәрмәс, бары тик Русиядә деколонизация уздыру гына милләтләргә тулы азатлык бирәчәк", дип язды ул.

"Безгә чын федерализм һәм халыкларның үзбилгеләнү хокукы кирәк"

"Азат Русия өчен" хәрәкәте рәисе Руслан Кутаев Азатлыкка сөйләвенчә, әлеге оешманы булдыру өчен алар 4-5 ай әзерләнгәннәр. Хәрәкәтнең нигезен Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булган Русия халыклары вәкилләре тәшкил итә. Алар моңа кадәр Анкара, Бурса, Анталья шәһәрендә түгәрәк өстәл уздырган. Путин "өлешчә мобилизация" игълан иткәннән соң, хәрәкәткә яшь активистлар да өстәлгән.

"Конференциядә катгый фикерләр белән чыгыш ясаучылар булды. Безгә конструктив кына түгел, аерым хәрби юл белән дә көрәшергә тәкъдим иттеләр. 4-5 ай эчендә кешеләрнең Путин хакимияте турында ни дәрәҗәдә катгый фикерли башлавын күзәтәбез", ди ул.

Кутаев сүзләренә караганда, "Азат Русия өчен" хәрәкәте иң элек дипломатик юл белән эш итәргә җыена. Шул ук вакытта ул халыкларның азатлыгы өчен көрәш хәрби юл белән дәвам итәчәген дә кире какмый.

Бу көрәштә безгә демократия һәм яхшылык ягында булырга кирәк, ләкин хәрби юл белән көрәшергә туры килүен дә кире какмыйм

"Халыкара хокук биргән барлык юлларны кулланырга телибез. Үзебезнең эштә төрле кешеләрне, шул исәптән АКШ, Европада яшәгән кешеләрне дә берләштерәбез. Хәзер координацион үзәк булдырып, Путин режимына, аларның җинаятьләренә каршы бер юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк. Шул ук вакытта без Русиядә нинди хәлләр баруын күрәбез. Бүген Рамзан Кадыров (Чечня башлыгы - ред.), Евгений Пригожин ("Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештырган Путинга якын эшкуар - ред.), Русия саклану министрлыгы, ФСБның кораллы тарафдарлары һәм мобилизациягә эләгүчеләр, контракт нигезендә чакырылучылар, аннан качкан кешеләр бар. Хәзер сәяси генә түгел, хәрби берәмлекләр оеша. Украинадагы сугыштан алар пистолет, автомат, граната алып кайта. Мәсәлән, Кавказда коордианцион үзәк оештырырга җыеналар. Сугышка якын булган Курски, Орлов, Воронеж, Липицки өкләләре дә берләшергә мөмкин. Бүген Русиядә җитди, контрольдә тотып һәм идарә итеп булмаган кораллы көчләр оеша. Алар теләсә-кайсы вакытта Русия мәйданында калкып чыгарга мөмкин. Бу көрәштә безгә демократия һәм яхшылык ягында булырга кирәк, ләкин хәрби юл белән көрәшергә туры килүен дә кире какмыйм", ди ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Русиянең киләчәге "сайлау бүлгеләрендә түгел, урамнарда һәм мәйданнарда хәл ителәчәк" дип саный ул. Милли республикаларның язмышына килгәндә, хәрәкәт рәисе чын федерализм һәм халыкларның үзбилгеләнүе өчен чыгыш ясаячагын әйтә.

"Хакимияткә кем килүенә карамастан, Русиядә тулы мәгънәсе ачык язылган чын федерализм булырга тиеш дип саныйбыз. Илдә сәяси милләт булып оешкан халыклар күп. Чеченнар – сәяси милләт һәм үз дәүләтләренә ия. Аның оккупациягә кадәр бәйсез яшәгән тәҗрибәсе бар. Башкорт, татар, калмык, якут һәм башка халыклар да өлгергән. Аларның бәйсезлек игълан итәргә хакы бар. Русия хакимияте чын федерализмны бәян итәргә һәм халыкларның үзбилгеләнүгә хакы барлыгын әйтергә тиеш. Сугышның дәвам итүе, Русиянең сәяси һәм хәрби зәгыйфьләнүе тышкы идарә итүгә китерергә мөмкин. Бу кадыровчылар, пригожинчылар, саклану министрлыгының көчләре тигез булып, гражданнар сугышына китерүе ихтимал", ди ул.

"Татарларга республика кысаларында гына калу – зәгыйфьлек"

Руслан Кутаев халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итәчәген, шул исәптән 4-7 ноябрьдә Польшада узачак Русия халык депутатларының беренче корылтаенда катнашачагын әйтте. Әйтергә кирәк, бу уңайдан "Азат милләтләр лигасы" белдерү белән чыкты. Лига "Русиянең хәзерге шәкелендә саклануын аклаучы бернинди сәяси көчләрне һәм үзәкләрне дә" танымавын белдерде.

"Азат Русия өчен" хәрәкәте рәисе урынбасары Руслан Айсин фикеренчә, Польшада узган җыен кебек чараларда татарларга һәм башка асаба халыкларына да катнашырга кирәк.

"Бүген Русия хакимияте кануни түгел. Аның халыклар исеменнән сөйләргә хакы юк. Без Польшадагы "сөрген парламентында" Русия халыклары вәкилләре буларак катнашырга тиеш. Читтә калсак, киләчәктә бу системга керә алмаячакбыз. Бүгенге көндә Путин режимы ачык дошман булса да, оппозиция эчендә дә сәяси көрәш баруын онытмаска кирәк. Демократик, яисә либерал оппозиция булсын, без аларга үз фикеребезне җиткерергә, Русия халыкларына һуманитар һәм физик геноцид алып барылуын әйтергә тиеш. Татарларга каршы бу эш инде 500 елга якын бара. Яңа оешкан сәяси конструкциядә безгә беренче урында торырга кирәк, чөнки безнең халык басым кичерә. Бу безнең җирләребез, монда бабаларыбыз җирләнгән, көрәшкән, аны беркемгә дә – либерал, демократик, социалистик оппозиция булсынмы – бирмәячәкбез", ди ул.

Айсин сүзләренә караганда, "Азат Русия өчен" хәрәкәте Идел-Урал халыклары вәкилләрен җәлеп итәргә җыена. Тиздән оешманың сайты эшли башлаячак. Алга таба моңа кадәр оешкан хәрәкәтләрне җыеп, аерым форум үткәрү нияте дә бар. Сүз – киләчәктә милли республикаларны яңадан кору турында бара.

Без Татарстанның тулы канлы бәйсез булуын әйтергә тиеш

"Миңа калса, без Татарстанның тулы канлы бәйсез булуын әйтергә тиеш. Әлбәттә, башка халыклар белән яңа конфедератив дәүләт оештыра алабыз, ләкин республиканың махсус статуска ия һәм зур сәяси берәмлек булуын белдерергә кирәк. Татарлар Татарстан белән генә чикләнми. Бу безнең өчен кысан, чөнки без сәяси милләт буларак оештык. Әгәр республика кысаларында гына калсак, без зәгыйфь позициядә торачакбыз. Кечкенә республиканы аны төрле яклап капларга һәм блок итеп кулланырга бик җиңел", ди ул.

Айсин фикеренчә, татарларга Идел-Урал конфедерациясен төзү турында уйларга кирәк.

"Без Идел-Урал конфедерациясе булдырырга тәкъдим итәбез. Анда яшәгән халыклар белән хезмәттәшлек оештырып, бер өстәлгә утырып, сәяси проект булдырырга кирәк. Республикаларга гына китсәк, безне барыбер кысрыклап чыгарачаклар. Тарихта безне берничә тапкыр алдадылар: 1917 ел булсынмы, 1918 елмы. 1991 елда Татарстанга союздаш республика статусын бирмәделәр, аннан соң да федерализм үз көчен җуйды, бүген Конституция дә кирәкмәгән кәгазьгә әйләнеп калды. Путин "көчле зәгыйфьне кыйный" ди. Әгәр дә без шул ук статуска керәбез икән, безне кабат бишенче-алтынчы тапкыр кысрыклап таптап чыгарачаклар", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Белешмә: "Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

Белешмә: "Азат Русия өчен" хәрәкәте

"Азат Русия өчен" хәрәкәте —Русиядә халыкларга үзбилгеләнү хокукы бирү, милли республикаларны яңадан кору, чын федерализм булдыру максаты белән оешкан хәрәкәт. Оештыру җыены 2022 елның 30 октябрендә Истанбулда үтте. Анда чечен, татар, украин, урыс, кырымтатар, чиркәс, дагыстан, кыргыз халкы вәкилләре, Төркиядәге элекке мөһаҗирләр, барлыгы 60лап кеше катнашты. Хәрәкәтнең рәисе итеп чечен активисты, Ичкерия хөкүмәтенең элекке вице-премьеры Руслан Кутаев, аның урыбасары итеп сәясәт белгече Руслан Айсин сайланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG