Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ашлык уңышы дүрттән бергә диярлек кимегән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел һектарыннан 28,4 центнер уңыш җыела, былтыр исә 36,8 центнер булган. Моңа начар һава торышы сәбәпче. Июльдә Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәл кертелде, чөнки башта кыраулар булды, аннары корылык чәчүлекләрдәге игеннәрнең үлеменә китерде.

Татарстанда беренче миллион тонна ашлыкны җыеп алганнан соң ясалган нәтиҗәләргә күрә, быел һектарыннан 28,4 центнер уңыш алганнар. 2022 елда исә Татарстан бер һектардан уртача 36,8 центнер уңыш алган булган һәм 5,3 млн тонна ашлык җыйган. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хәбәрендә әйтелә. Шул рәвешле быел уңыш дүрттән бергә диярлек кимегән.

Июльдә Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен гадәттән тыш хәл кертелде, чөнки башта кыраулар булды, аннары коры җил һәм корылык чәчүлекләрдәге игеннәрнең үлеменә китерде.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы начар һава торышы сәбәпле быел биш миллион тонна урынына 3,7-3,8 миллион тонна ашлык җыеп алуыбыз бар, дип фаразлады.

Шул ук вакытта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанга елына 3-3,3 млн тон ашлык кирәк, дигән иде.

  • Татарстанда һәм Башкортстанда чәчү эшләре апрель аенда ук башланган иде. Майда исә һавалар кисәк суытты. Иртә башланган чәчү иртә мул уңыш җыеп алуны вәгъдә иткән иде. Тик басуларда игеннәрнең шактыен кырау сукты.
  • Быел майда Башкортстанда 91 мең, Татарстанда 30 мең һектар игенне кырау суккан иде. Татарстанда иң зур югалтулар Ютазы районында – анда тишелеп чыккан игеннең 95 проценты зарарланган, дип хәбәр ителде.
  • Былтыр Татарстан рәсмиләре моңа кадәр булмаганча мул уңыш 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алу белән мактанды.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Моңа кадәр Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәт белән аңлатты. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты.
  • Украина хакимиятләре берничә тапкыр Русия безнең ашлыкны ташый дип белдерде, моны урлашу дип атады.
  • Татарстан авыл хуҗалыгы чит ил техникасына, орлыкларына ихтыяҗ кичерә. Республика кырларында эшләүче техниканың зур өлеше дә чит илнеке санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG