Сугыштан качкан 23 яшьлек Казан танк училищесы офицеры Фәрхәт Җиһаншинга Франция тышкы эшләр министрлыгы сәяси сыену бирүдән баш тарткан. Виза бирмәүнең төп сәбәбе — соңгы ун елда аның оппозиция эшчәнлеге алып бармау дип әйтелә. Бу хакта Russie-Libertés Русиядә кеше хокуларын яклаучы француз оешмасы вәкиле Ольга Прокопьева “Сота”га белдергән.
Аның сүзләренчә, мондый документ протест эшендә катнашу тәҗрибәсе булган кешеләргә генә бирелә. Бу хәлне ул бюрократик мәсьәлә дип белдергән. Фәрхәт Җиһаншинның чит ил паспорты юк. Ул бу документсыз Франциягә керә алмый.
Сугыштан качкан офицерның хокукларын яклаучы “Точка невозврата” сугышка каршы оешмасына биргән әңгәмәсендә Җиһаншин үзе хакында тәфсилләп сөйли һәм Русиянең Украинага каршы алып барган сугышны хөкем итә.
“Мин Украинадагы сугышка, үтерүләргә, кешелексезлеккә каршы чыгам. Үземнең хезмәттәшләремә, ватандашларыма мөрәҗәгать итеп, кыю һәм дөрес карар кабул итәргә чакырам. Курыкмаска кирәк. Без барыбыз да бу тираниягә каршы чыгарга тиеш. Хезмәттәшләремне коралны куеп фронттан китәргә чакырам. Сез хыянәтче түгел, акыл белән эш иткән кеше булачаксыз. Вакыт узгач сез халыкның каһарманнары булырсыз. Дөреслек һәм гаделлек начарлыкны һәрвакыт җиңәргә тиеш”, ди ул.
Фәрхәт Җиһаншин — Казан Суворов училищесын, соңрак Казан югары танк училищесын тәмамлаган. 2021 елдан танк училищесында взвод командиры вазифасын башкарган. 2022 елның җәендә уку йорты командирларын Украинаның Херсон өлкәсенә сугышка җибәрүләре билгеле булган. Җиһаншин сугышка барудан баш тарткан һәм август аенда Русия гаскәреннән китүе турында рапорт язган. Казанда аның гаризасы кабул ителсә дә, соңрак Мәскәүдән телеграм килә. Хатта нәрсә язылганын офицерга күрсәтмиләр. Узган елның 21 сентябрендә башланган “өлешчә” мобилизациядән соң аны кабат Украинага сугышка җибәрергә телиләр.
23 сентябрьдә ул гаиләсе белән Казакъстанга кача. Соңрак Әрмәнстанга күчәргә тели, ләкин Астана һава аланында аны тоткарлыйлар һәм ике көнгә изоляторга ябалар. Шуннан соң ул Франциядән сәяси сыену сораган. Әмма Франция тышкы эшләре министрлыгы илгә керү өчен юл документы бирүдән баш тарткан. Ул Казакъстанда яшәү имин түгел дип саный.
Бүген Җиһаншинга карата җинаять эше ачылган. Ул федераль һәм дәүләтара эзләүгә бирелгән.
- Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага. 21 сентябрьдә исә илдә мобилизация игълан ителде.
- Мобилизациядән соң Русиядән йөзләрчә мең кеше китте. Forbes хакимияттәге үз чыганакларына сылтанып, илдән кимендә 700 мең кеше китүен хәбәр итте. Кайбер медиа чаралары 1 миллион санын да атый. Китүчеләр күбесенчә белемле яшь егетләр, алар демография һәм икътисадның терәге булып тора.
- Казанда полигонда "онытылып калган" мобилизацияләнгән иргә каршы җинаять эше ачтылар.
- Башкортстанның Учалы районыннан 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
- Дини карашлары сәбәпле сугыштан баш тарткан егетне колониягә җибәрделәр.
- Мобилизация башыннан бирле хәрби хезмәттән яки фәрман үтәүдән баш тарткан хәрбиләргә 1064 җинаять эше ачылган.
* Быел Русия думасы дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы канун өлгесен кабул итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум