Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хәрби-патриотик туризмны үстерергә тәкъдим итәләр


Кыйгы районы Сабантуеда Русиянең Украинага һөҗүмен хуплаган мәйданчык. Иллюстратив фото
Кыйгы районы Сабантуеда Русиянең Украинага һөҗүмен хуплаган мәйданчык. Иллюстратив фото

Моны республика парламентының ЛДПР фракциясе җитәкчесе Вячеслав Рябов тәкъдим итә.

Башкортстанда хәрби-патриотик туризмны үстерергә ниятлиләр. Алай гына да түгел, республика туризмын үстергәндә моны иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе итәргә кирәк дип тә саныйлар . Әлеге тәкъдимне Башкортстан премьер-министры Андрей Назаровка республика парламентының ЛДПР фракциясе җитәкчесе Вячеслав Рябов җибәргән, дип яза РБК.

Депутат фикеренчә, бу республикага туристлар агымын арттырачак.

«Патриотик туризм яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә булыша, туган якның урыннарына мәхәббәт тәрбияли, илеңә башкача карарга мөмкинлек бирә, аның тарихына һәм мәдәниятенә синең дә катнашың булуын тирәнрәк аңларга, ватан үсешендә ролеңне ныгытырга булыша», диелгән бу мөрәҗәгатьтә.

Вячеслав Рябов фикеренчә бүген Башкортстанда хәрби-патриотик туризмны үстерү һәм таныту өчен бөтен шартлар да бар. Ул мәсәлән туристлар «Патриот» хәрби-патриотик паркына бара алачак ди.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Башкортстанда "ватанпәрвәрлек тәрбияләү"нең төрле юлларын тәкъдим итеп кенә торалар.
  • Мәсәлән 2023 елдан башлап республикада түрәләр 9 май алдыннан хакимият оешмалары биналарына Җиңү байрагы да эләргә тиеш. Бу байрак булмаса 25 мең сумга кадәр штраф кертергә тәкъдим ителә. Корылтайда әлеге канун өлгесе “тарихи хәтерне сакларга һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләргә булышачак”, дип саныйлар.
  • Март ахырында Башкортстан прокуратурасы Корылтайга республикада патриотик тәрбия бирү турында канун өлгесе керткән иде. Бөтен яшьтәге кешеләргә дә патриотик тәрбия бирү күз уңында тотыла, әмма беренче чиратта балалар һәм яшьләр белән шөгыльләнмәкчеләр.
  • Башкортстан түрәләре төрле белдерүләр ясаганда да халыкка "ватанпәрвәрлек", "сугышны хуплау" хисләре сеңдерергә тырыша. Мисал өчен, Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта башкорт һәм татарның милли бәйрәме - Сабантуйның асыл мәгънәсен Украинадагы сугышны хуплауга кайтарып калдырды. "Хәзер бу кыр эшләре төгәлләнү бәйрәме генә түгел. Беренче чиратта барыбызны берләштерүче патриотик чара", дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG