Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле укытучыларының берләшмәсе төзелгән


Данис Шакиров
Данис Шакиров

Ул мөгаллимнәрнең хокукын яклау белән шөгыльләнәчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән Татар теле укытучылары һәм милли мәктәп җитәкчеләренең берләшмәсе төзелгән. Әлеге оешма Русия юстиция министрлыгында теркәлү узган. Бу хакта 10 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында узган милли мәгариф торышына багышланган җыенда Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров әйтте.

Оешманы Дөнья татар конгрессы һәм Мәгарифне үстерү институты гамәлгә куйган. Шакиров сүзләренчә, берләшмә татар теле укытучылары хокукын яклау белән шөгыльләнәчәк.

“Еш кына җәмәгатьчелек һәм мәктәптәге укытучыларны хокукый яктан яклау кирәк. Һәр елны мәгариф өлкәсе канунына ниндидер үзгәрешләр кертелә. Укытучыларны хокукый яктан яклау, методик ярдәм итү мәсьәләсе бар. Билгеле, һәр укытучы аерым мәктәпнең кысасында эшли”, диде ул.

Аның сүзләренчә, берләшмәнең милли мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылардан торган әгъзалары билгеләнгән инде. Хәзер эш тәртибен көйләргә җыеналар.

Татар теле укытучылары берләшмәсен төзү тәкъдиме быелның 26 апрелендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар иҗат әһелләре белән очрашуда яңгыраган иде. Казандагы 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире Камәрия Хәмидуллина Татарстан һәм Русия төбәкләрендә Татар теле укытучылары берлеген, үзгә бер хәрәкәтен оештырырга кирәк диде.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне хуплап, бу көндәлек эш булырга тиеш дип белдергән иде. Ул оешманы Татар конгрессы яисә Марат Әхмәтов җитәкләгән татар теле һәм туган телләр комиссиясе кысаларында оештырылырга мөмкин дип белдерде.

— Без бик күп өлкәләрдә югалтулар кичерүебез бар. Моның формасын әлегә мин әйтә алмыйм. Безгә уйларга кирәк. Әле без үзебездә җитәрлек эшләмибез. Без моңа игътибар итмәсәк… Конгресс яки комиссия аша эшләүнең формасын уйларбыз. Без моннан кемгә нинди ярдәм кирәклеген, кайсы мәктәп икәнен күрмәсәк? Бу эшне оештырырга кирәк. Формаль караганда безнең эшләр бик әйбәт, эчтәлегенә карарга кирәк. Сарытауда, Омскида ничек — без белмибез, — дип әйтте Миңнеханов.

2017 елда Русия президенты Владимир Путинның Йошкар-Олада туган телләрне укытуны ихтыярига күчерергә кушуыннан соң, прокуратура мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсендә күрсәтмәләр чыгарды. Татар теле дәресләре ихтыяри укытыла башлады һәм сәгатьләр саны шактый кимеде. Нәтиҗәдә, Татарстанда татар теле укытучыларының бер өлеше кыскартылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG